|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2019 Җәмгыять
Ярдәм килгәнче 20 минут күршесен күтәреп торырга туры килгәнМәскәүнең Чиркизовская урамында үтеп-сүтеп йөрүчеләр шушы көннәрдә чәчләр үрә торырлык бер хәлгә шаһит булган. Күп катлы йортның дүртенче катында тәрәзәдән бер хатын икенчесен кулыннан тотып, егылып төшүдән сакларга тырышкан. Ул хатын ычкынып китәрлек булып тәрәзәдә нәрсә эшләде икән? Бәлки, үрелеп урамнан берәрсен карагандыр? Бәлки, тәрәзә югандыр. Монысын хәзер ачыклыйлар.
Ничек кенә булмасын, хатыннарның берсе ни сәбәпледер тәрәзәдән ычкынып, аска оча язган, бәхеткә каршы, икенчесе – күршесе – тегене кулыннан эләктереп калырга өлгергән. Өлгергән һәм бар көченә кычкырып, кешеләрне ярдәмгә чакырган. Ләкин ярдәм килгәнче аңа 20 минут күршесен кулыннан эләктереп, күтәреп торырга туры килгән!
Бу тавышны ишетүчеләр йөгереп кереп, “очучы” хатынны кире фатирына сөйрәп алырга ярдәм иткән. Шулай, җәмәгать, гомерең бетмәсә, яшисең. Бетсә, күркә талаганнан да җан тәслим кыласың.
Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: “РИА Новости”
Фото: “РИА Новости”
--- |
Иң күп укылган
|