|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2019 Мәдәният
Тинчурин театры актеры Ирек Хафизовның бүлмәсенә төнге уникедән соң кергәннәр...- Бүген төнлә булды бу хәл. Унике тулып узган иде, әкрен генә ишек шакыйлар, - ди Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Галимулла улы. - Ул да булса - балалар! Һәр елдагыча, тортка шәмнәр куеп, котларга кергәннәр! Бик матур итеп котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Дуслардан да котлаулар күп килә. Дусларым күп, онытмыйлар, барысына да рәхмәтлемен.
Театрда, Аллаһыга шөкер, бик матур гына эшлибез. Бүгенге көндә Башкортстаннан килгән режиссер Илшат Мөхетдинов спектакль чыгара, Салават Әбүзәровның "Хыялый" спектаклен куя. Шулай ук, Илгиз Зәйниев белән Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" спектакленә әзерлек башладык. Анда без хатыным Гөлчәчәк белән төп рольләрне башкарачакбыз. Коллектив Башкортстанга гастрольгә чыгарга тора. Кызганычка каршы, бу юлы минем спектаклем булса да, икенче состав бара. Әйткәндәй, Уфа тамашачысын бик сагынып барабыз, заллар тулы була. "Кызыл таң"чылар да чакырырга онытмый, моңа да рәхмәт. Киләчәктә дә күрешергә, очрашырга язсын!
Котлауларга без дә кушылабыз! Тормышында һәм иҗатта зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
--- |
Иң күп укылган
|