поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.10.2019 Криминал

16 яшьлек Виктория репетитор янына дип чыгып китә һәм югала

Быел август аенда, ике меңенче елларда зур тавыш куптарган җинаятьләрнең берсе – җырчы Михаил Кругны кем үтергәнен ачыкладылар кебек. «Тверские волки» бандасы киллеры, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Александр Агеев бу җинаятьне үзе эшләвен таныды. Тикшерүчеләр өчен һич көтелмәгән уңыш бу. Еш кына алар, күп еллар үтсә дә, дөньяга даны таралган җинаятьләрне ачыклый алмыйлар бит.

1971 елның 10 октябре. Мәскәү-Симферополь самолетындагы теракт
 
Ул көнне Украина гражданлык һава флотының Ту-104Б очкычы Симферополь-Мәскәү-Симферополь маршруты буенча ике рейс ясарга тиеш була.
 
Мәскәү вакыты белән 19.02 сәгатьтә самолет башкаланың Внуково аэропортына исән-имин төшә һәм экипаж кире Симферопольгә очарга әзерләнә башлый. 20.16 сәгатьтә 7 экипаж әгъзасыннан торган самолет 18 пассажирны алып һавага күтәрелә. Тик Ту-104Б бортына Кырымга барып җитү насыйп булмый, бер минутлап очканнан соң, самолет диспетчер чакыруларына җавап бирми башлый. Соңыннан очкычның калдыкларын Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районының Баран авылы янында табалар.
 
Тикшерү күрсәткәнчә, самолет бортына бомба куелган була. Билгесез затлар аны утыргычлар белән фюзеляж арасына яшергәннәр. Шартлаудан беркем дә исән калмый. Терактны кем оештырганын тикшерүчеләр әлегәчә ачыклый алмаганнар.
 
1981 елның 11 декабре. Зоя Федорованы үтерү
 
Танылган совет актрисасы Зоя Федорованы фатирында атып үтерәләр. Аның мәетен хәл белергә килгән туганы таба. Ишекне ачып кергәч, ул кулына телефон тотып өстәл артында утырган Федорованы күрә. Актрисаның башы артка ташланган, ә бите кан белән капланган була.
 
“Зеленый огонек”, “Свадьба в Малиновке” һәм “Москва слезам не верит” фильмнарында уйнаган рольләре белән танылган актрисаны нигә үтергәннәре сер булып кала бирә. Кайберәүләр Федорова криминаль дөнья белән бәйле булган, АКШка кыйммәтле бизәнү әйберләре алып чыгып сату белән шөгыльләнгән, дип сөйлиләр. Ни генә булмасын, Федорованы кем үтергәне ачыкланмаган.
 
1992 елның 26 октябре. «Центровые» төркеме башлыгы Олег Вагинны үтерү
 
Свердловск өлкәсендә даны таралган “Центровые” оешкан җинаятьчел төркеменең лидеры, эре эшкуар Олег Вагинны элиталы районда урнашкан йорт ишек алдында атып үтерәләр. Шул ук йортта эчке эшләр министрлыгы, прокуратура хезмәткәрләре һәм хәтта Свердловск өлкәсе губернаторы да яшәгән.
 
Вагинга тән сакчылары белән подъезддан чыгып килгәндә һөҗүм итәләр. ОПГ башлыгы ишектән күренүгә, “Москвич” машинасыннан киллерлар чыгып, аңа ут ачалар. Авторитет башка подъездга кереп качарга омтыла, тик анда аны тагын бер киллер көтеп торган. Хокук саклаучылар җинаятьне кем эшләгәнен ачыклый алмаганнар.
 
1994 елның 13 сентябре. Сильвестер кушаматлы Сергей Тимофеевны үтерәләр
 
“Ореховские” оешкан җинаятьчел төркем башлыгын Мәскәүнең үзәгендә, көпә-көндез юк итәләр. Киллер авторитетның машинасы астына бомба куйган була. Тимофеев салонга кереп утыргач, машина шартлый. Сильвестерның дошманнары күп була, тик конкрет кем үтергәне билгесез булып кала.
 
Имеш-мимешләргә караганда, машина эчендә чит кеше шартлаган, ә Тимофеев Европада исән-имин яши ди
 
1994 елның 17 октябре. Журналист Дмитрий Холодовны үтерү
 
“Московский комсомолец” журналисты Холодовны газета редакциясендә үтерәләр. 27 яшьлек журналист билгесез кеше биргән дипломатны редакциягә алып килә. Имеш, анда Саклану министрлыгындагы коррупция, корал белән законсыз сәүдә итү, моңа кагылышлы кешеләр турында документлар булган. Дипломатны ачкач, көчле шартлау яңгырый, Дмитрий шунда ук һәлак була. Дүрт елдан соң аны үтерүдә гаепләп 6 кешене кулга алалар. Ләкин, күпмедер вакыттан соң, дәлилләр җитмәү сәбәпле, аларны иреккә чыгаралар.
 
Формаль рәвештә Дмитрий Холодовны кемнәр үтерүе ачыкланмаган.
 
1995 елның 1 марты. ОРТ гендиректоры Владислав Листьевны үтерү
 
ВИД телекомпаниясенә нигез салучы, ОРТ генераль директорын үзе яшәгән йорт подъездында атып үтерәләр. Ул вакытта Владны соңгы юлга озатырга дистәләгән мең кеше җыела, телетапшырулар туктатыла һәм бөтен ил буенча телевизор экраннарында аның портреты гына күрсәтелә.
 
Журналистны үтерү эшен тикшергәндә – олигарх Борис Березовскийдан, бизнесмен Сергей Лисовскийдан, “Солнцевский” ОПГсы лидерыннан сорау алганнар. Әмма җинаятьне кем кылганын ачыклый алмыйлар.
 
2011 елның 26 марты. «Лукойл» топ-менеджеры кызы Виктория Теслюкны урлап китеп үтерәләр.
 
Дмитровск шоссесы буйлап, МКАДтан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Грибки бистәсендә яшәүче 16 яшьлек Виктория репетитор янына дип Мәскәүгә чыгып китә һәм югала. Шул ук көнне аны эзли башлыйлар, ә иртәгәсен аның югалуы буенча җинаять эше кузгаталар.
 
Викториянең мәетен 27 апрельдә, Мәскәү өлкәсенең Талдом районындагы “Родник” бакчалык ширкәтеннән ерак түгел җирдә табалар. Экспертлар кызны үтерер алдыннан газаплауларын, мыскыллауларын ачыклаганнар. Викторияне югалган көнне үк үтергәннәр.
 
Шунысын да әйтергә кирәк, кыздагы кыйммәтле бизәнү әйберләренә тимәгәннәр. Туганнары сөйләвенчә, кызга һәм аның туганнарына янаучы булмаган. Криминалистлар Викториянең тырнак астыннан үтерүченең генетик материалын табалар. Тик әлеге бәндәнең кем икәне бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган.
 
2011-12нче еллар. Идел буенда һәм Уралда 32 хатын-кызны үтерү
 
Бу елларда әлеге регионнарда ялгыз хатын-кызларны үтерү сериясе булып ала. Полиция үтерүләрне бер үк кеше башкарган дигән нәтиҗәгә килә. Залим ялгыз яшәүче карчыкларның фатирларына ТСЖ яки социаль хезмәткәр булып кергән һәм корбаннарын буып үтереп, мал-мөлкәтләрен алып чыккан. Маньяк бары тик 75-90 яшьтәге хатын-кызларны гына аулаган.
 
Үтерүләр Казанда башланып китә. Тугыз пенсионер ханым буып үтерелә, унынчысы ниндидер могҗиза белән исән кала. Тик ул маньякның йөзен тасвирлап бирә алмый. Соңрак моңа охшаш җинаятьләр Ульян, Түбән Новгород, Ижау, Пермь, Самара һәм Уфада кабатлана. “Идел буе маньягы” полициядән бик оста эзен яшерә. Ул бары бер тапкыр гына видеокүзәтү камерасына эләккән.
 
Шуннан чыгып, хокук саклау органнары аның сурәтен ясый алганнар. Әмма маньякны бүгенге көнгә кадәр тота алганнары юк. Җинаятьчене тотуда ярдәм итүчегә Русия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппараты өч миллион сум премия түләргә вәгъдә итә.
 
«Лента.ру».
Фото: пиксабайдан очраклы фото

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.10.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»