поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
11.10.2019 Милләт

“Яктылык”та кунак бар

8 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өлкә “Ак калфак” оешмасы утырышы булып узды. Анда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

“Безнең өчен бу көтеп алынган очрашу”, - дип башлады утырышны “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов. Залда җыелган тамашачылар Кадрия Рәис кызын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ул “Яктылык” мәктәбенең Самара шәһәре hәм өлкәсе өчен генә түгел, барлык татар халкы өчен дә әhәмиятле булуын билгеләп үтте. Бу мәктәптә укучы балаларның үзебезнең мохитта тәрбияләнүләре белән горурлануын белдерде. Башка милләтләр арасында яшәп, милләтара дуслык-татулыкны саклап, гореф-гадәт-ләребезне үтәп яшәүләре, туган телебезгә якынаерга омтылулары, милләтебезнең киләчәге булырга әзерләнүләре өчен “Яктылык” укучыларына зур рәхмәтен җиткерде.
 
Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия киңлекләрендә hәм чит илләрдә эшләп килүче 748 оешманы берләштерә. Оешмалар аралашып, очрашып, эшләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып яшиләр. Тиздән Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы вәкилләре (йөзләп хатын-кыз) “Яктылык” мәктәбенә дә рәсми визит белән килергә җыеналар икән. “Бу безнең оешманың беренче тукталышы булачак. Чөнки балалар - hәр милләтнең бүгенгесе hәм киләчәге”, - ди Кадрия Идрисова. Булачак очрашуда “Ак калфак” әгъзалары татар балалары белән туган телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү, мәктәптә hәм җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту, тәүфыйклы була белү турында әңгәмәләр уздырачаклар.
 
Җыелган ата-аналар да, балалар да Кадрия апаның чыгышын зур кызыксыну hәм игътибар белән тыңладылар. Хәтта ничек итеп дөрес исәнләшә белергә кирәклеген, исәнләшүнең нәрсә булуын hәм каян барлыкка килүен, халкыбызның милли киемнәре, hәр элементның әһәмияте турында бик кызыклы итеп сөйләде ул. Милли кием темасы “Яктылык” директоры Радик Газизовны да битараф калдырмады. Ул: “Хатын-кызларның күлмәк, итәк озынлыгы нинди булырга тиеш?” - дигән сорау бирде. Кадрия апа, күлмәк яки итәк тезне каплап торырга тиеш, дип аңлатты. Ул итәкнең аннан да озынрак булуы, аеруча мәктәп укучыларына, мәҗбүри түгеллеген искәртте. Чыннан да, бик озын кием комачаулый гына. Баскычтан атлаганда, җәмәгать транспортына кергәндә яки чыкканда, итәккә абынып егылу куркынычы тудыра. Шулай ук Кадрия Идрисова тар hәм кысан киемнәрнең организмга тискәре йогынтысы турында да сөйләде. Мондый киемнәрне еш киеп йөрү нәсел җебе өзелүенә китерергә мөмкин, дип аңлатты. “Без милләтнең киләчәге, аның үсеше hәм ныгуы турында яшьтән үк уйларга, үз милләт кешеләре белән гаилә корырга, яшьтән үк әти-әни булырга әзерләнергә тиеш”, - дип тәмамлады чыгышын Кадрия Рәис кызы.
 
Очрашу ахырында Кадрия апа үзенең электрон почтасы адресын калдырды. Укучылар hәм ата-аналар туган сорауларын шунда юллый алалар, диде.
 
Аннан соң Кадрия Рәис кызы “Яктылык” мәктәбенең туган якны өйрәнү музеен карап чыкты hәм аны бик югары бәяләде.
 
Кунакның көн тәртибендәге икенче пункт – Гөлнара Насыйрованың “Алтын инә” тегү остаханәсе иде. Кадрия Идрисова андагы кул эш-ләренең күплеген hәм гүзәллеген күреп сокланды, биредә эшләүче уңганбикәләрне мактады, тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Төрле милли киемнәр кигән фарфор курчаклар коллекциясе (бәлкем шәhәребездә ул бердәнбердер) Кадрия апаны таң калдырды.
 
Очрашу барышында киләчәк күргәзмәләр, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында уздырылачак мастер-класслар турында фикер алышу булды. Бераз чәй эчеп алганнан соң, Кадрия апа белән саубуллашу вакыты да җитте. Өлкә “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Разия Әюпова Кадрия ханыма ихлас рәхмәтләрен белдерде. Ә остаханә җитәкчесе Гөлнара Насыйрова, истәлек итеп, кадерле кунакка үз куллары белән эшләнгән калфак һәм изү бүләк итте.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 11.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы