|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2019 Шоу-бизнес
Заворотнюклар каберлегендә дежурда утыра башлаганнарМенә соңгы яңалык: Мәскәү өлкәсенең Анкудин зираты җитәкчеләре Заворотнюкның туганнарының каберлегендә сакны көчәйтергә мәҗбүр булганнар, чөнки анда сенсация көтеп утыручылар күбәйгән ди. Настя мәрхүм була-калса, алар моны беренчеләрдән булып белергә тырыша икән. Сентябрь азагында НТВ каналында “Звезды сошлись” тапшыруында зиратта Заворотнюкның әтисенең кабере янында бер урынны резервка калдырулары турында күрсәткән булганнар.
Актрисаның башында яманшешнең соңгы стадиясен тапканнар дип язалар, әмма бу хәбәрне берсе дә расламый да, кире дә какмый. Анастасиянең балалары да, әнисе дә, тормыш иптәше дә дәшмәүне хуп күрә.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: riafan.ru
Фото: instagram.com / @a_zavorotnyuk
--- |
Иң күп укылган
|