|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2019 Матбугат
![]() Алексей Венедиктов – «Матбугат.ру» хәбәрчесенә: «Күпер җимерелгән икән, кемгәдер кайгы, кемгәдер шатлык» (ФОТО)Бу көннәрдә Казанда “Эхо Москвы” радиосы баш мөхәррире Алексей Венедиктов кунак булып йөри. 2-3 көнлек сәфәре вакытында ул Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга өлгерде, Казан мэры Илсур Метшин белән интервью эшләде. Бүген исә көннең икенче яртысында Алексей Алексеич Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән очрашырга тиеш иде. Казанга килүенең сәбәбен ул үзенең телеграм-каналында бер сүз белән аңлатты: “Сагындым”. “Эхо” башлыгы Татарстан башкаласында югары даирә җитәкчеләр белән генә түгел, ә бер үк һөнәри мәйданда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашырга да җай тапты. Казан федераль университетында журналистика белгечлегенә өйрәнүче студентлар һәм республика матбугаты хәбәрчеләре белән 2 сәгатьлек очрашуда шакмак күлмәкле аксакал күпсанлы сорауларга җавап бирде.
![]() “Матбугат.ру” хәбәрчесе Алексей Алексеевичка яхшы һәм начар хәбәрләр турында сорау бирде. Ни өчен начар хәбәрләр игътибарны күбрәк җәлеп итә? “Начар һәм яхшы хәбәр ул шартлы билгеләмә, - диде Венедиктов, - әйтик, күпер җимерелгән икән, шул күпердән йөрүчеләргә кайгы, ә шул күперне төзәтергә дип акча өмет итүчеләргә шатлык”.
![]() Татарлар турында да сүз булды очрашуда. Белгәнегезчә, “Эхо Москвы”да бөтен Россиягә “Говорим по-татарски” дигән радиотапшыру чыгып килә. Венедиктов әйтүенчә, аны башлап йөргәндә өстәгеләр арасында аңа “ты работаешь на сепаратистов” дип әйтүчеләр дә булган. “Эхо” башлыгы мондый позициягә үзе дә шакката. Очрашуда Алексей Венедиктов үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, профессиональ этика һәм журналистикадагы замана проблемалары турында сөйләде. Бу сөйләшү студентлар арасында ажиотаж тудырды: килгән кунаклар залга сыешсын өчен, кайберәүләр хәтта идәндә утырырга да каршы килмәде.
![]() ![]() ![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|