|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2019 Криминал
"Кешегә әйтсәгез, әниегезне үтерәм!"Бу хәл Оренбург өлкәсендә булган. Хатын эчкечелеккә бирелгән ире белән аерылышырга уйлый. Балаларын үзе белән алмакчы була. Әмма ир моның белән бер дә ризалашмый һәм хатынын базга ябып куя. Ә балаларын: "Кешегә әйтсәгез, әниегезне үтерәм", - дип куркыта.
Хатын атнадан артык базда тора. Аны анда күршесе таба. Ул аның хәлен белергә кергән һәм тавышын ишетеп калган. Арытаба полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Ир бу вакытта исереп йоклаган. Әлеге вакыйга буенча тикшерүләр бара, иргә 5 ел төрмәя яный, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|