поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2019 Ана теле

Ана теле: Җөмлә кисәкләреннән тиңдәшләрне тоемлыйбызмы, кадерен беләбезме?

Сөйләмдә тиңдәш кисәкләр хәбәргә яисә хәбәр төркеменәме, ия төркеменәме караган бүтән кисәкләр белән мәгънәдәш кисәкләр, ягъни аларның синонимнары тәшкил итеп, аларның саны чикләнмәгән була. Бер яктан болар, хәбәрне төгәлрәк, тулырак күзаллау өчен уңай чара булса, икенче яктан аларны сөйләм оештырганда мавыгып китеп, күпләп саналу ихтималы тискәре күренеш дип тә таныла ала.

Менә бу җөмләдә хәтта бер генә баш кисәккә – хәбәргә караган тиңдәш кисәкләр дә бер-берсенә “өелеп”, катлаулылык китереп чыгарган: Мех хәзерләү, аучылык эшен оештыру, ау һәм балык тоту кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш шулай ук егерь вазыйфасына керә (Календарь, 1988, 7 март).
   
Яисә тиңдәш кисәкләрнең синонимнар белән алыштыру мөмкинлегеннән урынсыз файдалану очрагына мисал: Марзия апа булган барлык тәҗрибәсен, осталыгын яшьләр белән бүлешергә, уртаклашырга омтыла (Хезмәт даны, 1983, 7 окт.); Поливцев кинәт үзгәреп, кызарып-бүртенеп, Кубичикны бүлдереп, аның сүзенә каршы килергә маташты.
   
Сиздегез булыр: хәбәр яңалыгы, аны ачыкларга комачаулаган өстәмә тиңдәшләр күче эчендә тоныкланды.
   
Тиңдәш кисәкләр синтаксиста шактый төпле өйрәнелгән. Менә В.Хангилдин фикерләре: “Җөмлә кисәкләренең тиңдәшлеге өчен берничә төрле шарт табылырга тиеш. Төп шарт аларның үзара тезү бәйләнеше белән бәйләнгән булуы. Алар бер-берен ачыклап, аныклап килергә тиеш түгел, бәлки семантик һәм грамматик яктан бертигез хокукта булырга тиешләр”, ди. Чыннан да, ул китергән мисалда: Мин Казанда, Островский урамында, 25 нче йортта  торам җөмләсендә урын хәлләре санау интонациясе белән әйтелсә дә, тиңдәш түгел.
   
Тиңдәшлекнең икенче шарты итеп галим кисәкләрнең тезү юлы белән килүен, димәк, тезүле теркәгечләр яки шулар ролендәге мөстәкыйль сүзләр белән күрсәтелә алуын билгели. Мисалы менә бу: Гасырлар буе тырыш хезмәт, батыр кулларны көтеп, тудырырга, үстерергә зарыгып яткан бу шәфкатьле җирдә бик күп итеп игеннәр, җимеш агачлары үстерәсе, бөтен дөнъяны яшел кырга, рәхәт һәм бәхет бакчасына әйләндерәсе килә иде.
   
Тиңдәш кисәкләрнең бәйләнешендә өч төрле мәгънә аерыла: җыю, каршылык һәм бүлгәләнү төшенчәләре. Боларның һәркайсына аерым-аерым тукталыйк әле. Тиңдәшлек белдерүче сүзләр гадәттә җыю теркәгечләре (алар: һәм, да-дә, та-тә, вә, янә, тагы, ни–ни) яки шулар ролендәге мөстәкыйль сүзләр белән күрсәтелә. Бу очракка карата мондый закончалык–кагыйдәләр бар. Әйтик: тиңдәшләр ике генә булганда җыючы теркәгеч шул ике тиңдәш арасында була: Фәтхинең әле хат язасы һәм башлаган китабын укып бетерәсе бар иде.
   Мәктәп баласы тиңдәш кисәкләрне үткәндә аларның нәкъ менә шушындый төрен үзләштереп кала да үзе дә шушындый төрен куллануга күнегеп, сөйләмен бик чикли. Башка төрләрен куллана калганда да хаталар җибәрә торган була.
   Ә бит җөмләдә еш кына берничә тиңдәш бер-бер артлы тезелеп киткән була, бу очракта теркәгеч йә актыктагы ике тиңдәш арасына гына куела яки бер үк төрдәге теркәгеч һәрбер тиңдәш янында куелырга мөмкин: Апа безгә алма, чия, җиләк һәм төрле уенчыклар алып килә. Теркәгечләрнең кабатлануы, әлбәттә, очраклы түгел, ул мәгънә төсмерен көчәйтү яисә ассызыклау максатында була. Менә Мәҗит Гафуриның бер җөмләсе: Әтинең аска җәяргә киез алуда да, безгә яңа күлмәкләр алуда да һәм ит алып тәмле шулпа ашатуда да кайгысы юк.
   
Тиңдәш кисәкләр, әлбәттә инде, бер үк төрле кушымчалы була, тик ул кушымчаларның барысын да кабатлау мәҗбүри түгел. Мәктәп грамматикасында бу кисәтелә, әмма тормышта, хәтта матур әдәбияттә, матбугатта да аны үтәмәү очраклары булып ята. Радиодан бер чыгыштан: Безнең техника Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада бара торган төзелешләр өчен вак комташ чыгара (Татарстан радиосы, 1989, 9 окт.).
   
Тиңдәшләрдә кушымчаларның, җыю теркәгечләренең бер төрле яңгырашлы булуы ул төгәллеккә, татарча аһәңле яңгырауга ярдәм итә. Менә бу җөмләдә, киресенчә, килеп чыккан: Тавыш үзгәртеп тә, кыланып маташасы да юк. Теркәгечләр (тә, та) төрлелеге җитмәгән, кушымчалар төрлелеге дә (үзгәртеп, маташкан) килеп чыккан. Үзгәртү, маташу формасы бөтенләй икенче яңгыраш бирер иде  (Татарча календарь. 1988, 27 март).
   
Шул ук вакытта тиңдәшләр ишле булып, аларны тезеп китү сөйләмнең бертонлылыгына китерүе дә ихтимал. Аннан да котыла белергә кирәк. Мәсәлән, тиңдәшләрне төркем-төркем итеп, бер төрле теркәгеч белән аеру: Иртәрәк башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк куллардан төшмәде (Ш.Камал).
 
 Аннары, татарда бит әле тиңдәш кисәкләр бер формада гына була дигән кагыйдә юк. Мәгънә тиңдәшлеге – анысы икенче мәсьәлә, җөмлә кисәге тиңдәшлеге – шулай ук. Мин бүлмәгә кердем, форточканы яптым җөмләсендә тиңдәшлекне Мин бүлмәгә кереп, форточканы яптым; Мин бүлмәгә кергәч, форточканы яптым рәвешләрендә дә белдереп була. Традицион синтаксик анализ барышында монда бәхәс туа: кереп, дигәч, өтер куеламы? Күпчелек куя. Ни өчен куела? Монысына инде җавап ачык түгел, аерымланган хәл дип тә аңлатмакчы булалар. Алай түгел бит. Җавап бер генә: кереп һәм яптым – тиңдәш кисәкләр, ә тиңдәш кисәкләр өтер белән аерылырга тиеш.
   
Шул ук вакытта тиңдәшлек билге-сыйфатларын теләсә ничек бозарга ярый дигән фикер дә тумасын. Менә хәзер әйтәсе җөмләләрдә тиңдәшлек формасының бозылуын һәм моның мәгънә төзелешенә хилафлык китерүен үзегез дә тоярсыз: Уйламаганда, көтмәгәндә булды бу хәл (Хезмәт даны, 1982, 19 гыйнв.). Мөгезле эре терлек һәм дуңгызларның үлүе кимеде; Киез, мех эчле итекләрне бөтен кешегә дә җитәрлек кайтару мөмкинлеге юк микәнни? (Дуслык, 1988, 25 февр.). Шул ук -ып/-еп формасын да теләсә кайчан кулланырга ярамый икән: Стенада ничә еллар эленеп торган менә бу плакатларны яңартыр, китапханә оештырыр идем; Дөресе: яңартыр идем, оештырыр идем...
   
Тиңдәшлек билгеләреннән иң көчлесе ул хәбәрне фигыль белән белдергәндә  аларның бер формалы булуы . Мәсәлән, бер заманда. Бу мисалда исә үткән һәм хәзерге заманда: Торак фондының 90 процентына су кертелгән, канализация үткәрелгән, үзәктән ягып җылытыла; Әлмәттән килгән җиңел һәм бер йөк машинасы янына Сарманнан тагын шуның кадәр өстәлеп, Иске Әлмәткә таба кузгалып киттек. Бу мисалда бер кисәге кыскартылган, икенчесе тулы түгел. Җитмәсә, берсе икенчесенекеннән ерак аерылган, арага бүтән  кисәк куелган.
   
Бу кагыйдә башка сүз төркемнәре белән белдерелгән тиңдәшләргә дә карый. Мәсәлән, сыйфатларга: Съезд дәүләт һәм иҗтимагый тормышның хокук нигезләрен даими ныгыта барырга кушты. Монда дәүләт һәм иҗтимагый тиңдәшләре сыйфат билгесен сакларга тиеш иде, әйтик, дәүләти һәм иҗтимагый (җәмәгати).
   
Мондый кытыршылыклар, минемчә, әлеге дә баягы, тиңдәш кисәкләрнең бер үк кушымчаларын кыскартырга кирәк, дигән кагыйдәгә сукырларча ябышып ятудан килә. Ә бит татар теле агглютинатив тел буларак кушымчаларга бай, аларның бер-бер артлы тезелеп килү очрагы да сирәк күренеш түгел, мондый очракта кайсы кушымча кыскартыла соң? Һәрхәлдә мәгънә төгәллегенә, әйтү аһәңенә китеклек килергә тиеш түгел. Менә бу мисалдагы кебек: Шул ук вакытта Дәүләт Советы берләшмә һәм предприятиеләрнең мөстәкыйльлек чикләрен киңәйтү ягында... Берләшмәләрнең тиңдәш кисәгенең -нең кушымчасын гына кыскарту кирәк булгандыр...
   
Болар җыю рәвешендәге тиңдәшләр иде. Татар теле янә, әйткәнебезчә, каршылык тиңдәшләренә (алар каршы куючы теркәгечләр: ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, ә, бәлки, исә, мәгәр) һәм бүлгәләнү тиңдәшләренә (алар бүлүче теркәгечләр: йә, йәки, йәисә, әллә-әллә, әле-әле) дә бай. Куллану яссылыгы ягыннан да алар төрле-төрле – бер үк җөмләдә җыю, каршылык һәм бүлгәләү тиңдәшләре бергә дә кулланылырга мөмкин: Иртән аяз, ләкин шактый салкын һәм җилле иде.
   
Менә бу төрлелектән сөйләм оештырганда, әлбәттә, дөрес һәм урынлы файдаланырга кирәк. Теге-бу теркәгечне куллана алу мөмкинлеге – ул әле һәр очракта кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Югыйсә кайбер кеше, аерым алганда, хәтта язучы, журналист, радио, телевидение комментаторы бер теркәгечкә күнегә дә, үз сөйләменә колак та салмыйча, шуны тәкърарлый да тәкърарлый. Соңгы вакытта, мәсәлән, һәм теркәгече басымчакка әйләнеп бара. Тиңдәшлек кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә һәм белән белдерелә.
   
Ә дөресендә бу сүз – теркәгечне татарча әйтмә сөйләмдә бөтенләй кулланмаска да мөмкин, мәсәлән, игътибар итегез әле: авыл кешеләренең, яисә татарча дөрес сөйли торган зыялылар, укытучылар сөйләмендә һәм бөтенләй диярлек очрамый. Бәйлек буларак аның синонимнары белән, вә, илә, берлән күбрәк кулланыла, ә теркәгеч буларак аны пауза алыштыра. 
   
–Җыю һәм каршылык бәйләнешләрендәге тиңдәшләр тезмәсенә килсәк, монда төп бәйләү чарасы булып пауза, интонация тора, чөнки мондый тиңдәшләр тезмәсендә шул ике төрле мәгънә (җыю, каршылык) теркәгечсез дә бик яхшы аңлашыла. (Зәкиев, 489 б.).
   
Җөмлә кисәкләрен үзләштерүне дәвам иттерербез.
                                            Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»