|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2019 Криминал
«Клиент үлгән», дип банкта 90 яшьлек ветеранның акчасын урлаганнарБелоретта яшәүче 90 яшьлек ветеран, тыл хезмәтчәне Виктор Трофимовның банк исәбеннән 300 мең сум акча югалган. Чиләбе өлкәсеннән Дәүләт думасы депутаты Анатолий Литовченко пенсионерны яклап чыккан. Ул Эчке эшләр министрлыгына һәм төбәк прокуратурасына запрос әзерләгән. епутат сүзләренчә, өлкән яшьтәге кеше фатирын саткан һәм банкка 300 мең сум акча салган. Пенсионер бабай элекке финансист - ул һәр ай саен салган акчасының процент ставкасын күзәтеп барган. Виктор Трофимов счетта күпме акча калганын белергә уйлагач, аңа банкта акча юк, чөнки «клиент үлгән», дип хәбәр итәләр.
«Банк урындагы гәзиттә Виктор Трофимовның тулы адашына багышланган некрологны күргән һәм счетларын япкан имеш. Акчаның кая югалуы аңлашылмый», - дип аңлатты депутат.
Банк бүлеге - пенсионер яшәгән Белоретта, ә баш офис Чиләбедә урнашкан, дип билгеләп үтелә.
«Хәзер ул Көньяк Урал башкаласына йөзләгән чакрымга судка барырга мәҗбүр. Инде ике дистәгә якын утырыш узды, тикшерүләр 2018 елдан бирле дәвам итә», – ди парламентарий.
Фото: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|