поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.06.2010 Җәмгыять

“МӘМКӘЛӘР” МОРДАР КИТӘ

Бүтән авылларда бар микән, белмим, безнең авылда “мәмкә” дигән бик тә сөйкемсез бер сүз яши. Үз-үзен яклап сугыша белми торган, башкалар кыерсытканда баш иеп торучы йомшак малайларга тагалар андый кушаматны. Безнең җәмгыять соңгы берничә дистә елда нәкъ әнә шундый көрәшкә сәләтсез мәмкәләр белән тулды.

Рәсәйдә рәхәт: көн дә бәйрәм, көн дә Сабантуй! Нәкъ шулай, чөнки бәйрәм саен шәһәрдән авылга чыгып китүче юл чатларында Сабан туйлары чаклы халык җыела.

 

Шундый бәйрәм көннәрнең берсендә Чаллы-Сарман юлында әлеге дә баягы халык көтүенә килеп эләктем. Үткән бер машинага кул күтәреп торыш. Туктасалар, яннарына якын барышлы түгел, әрсезрәкләр сырып ала. Сөйләшеп күңел юатыр идең ичмасам, ник бep таныш кеше булсын. Шулчак юл читендә көтүдән аерылыбрак баскан бер егет күзгә чалынды. Халыкның пырдымсызлануына да, үткән-сүткән машиналарга да исе китми кебек аның. Гүя ул кая да булса кайтырга түгел, ә болай гына, шушы этеш-төртешле кәмитне тамаша кылу өчен генә чыккан. Сөйләшер кеше табылды болай булгач!

 

– Агай-эне, тәмәкең юкмы? Көйрәтик әле бер, – дидем янына килеп. Ир-атның сүз җилеме күбрәк шулай ябешеп китә бит ул. Егет миңа карамыйча гына әле бер, әле икенче кесәсен капшаштырып алды. Таба алмады. Тәмәкесе юк, күрәмсең.

 

– Ярар, ату мә, минекен тартабыз, – дип аңа үзем сигарет суздым.

 

Егет аны калтыранып-кабаланып тартып диярлек алды да, читкәрәк тайпылып, пыскыта да башлады. Вәт кәмит! Сездән тартырга сорап килгән кеше соңыннан үзе үк сигаретын чыгарса, нишләр идегез? Һич югы гаҗәпкә калыр идегез, шулай бит? Ә моның исе дә китмәде. Логика юк димәк. Югалган. Димәк, егеткә нидер булган, күңелендә ниндидер авыр борчу бар. Мондый чагында кешегә якын килмәвең хәерлерәк. Мин дә кул селтәп китеп барган булыр идем. Ләкин аның карашындагы таныш, тонык яктылык шиккә салды. Әллә нинди мәгънәсез, шайтани төс бар иде анда. Куркыныч булып китте, чөнки нәкъ шундыи ук карашны элегрәк тә күргәнем булды. Бер дустымның үләр алдыннан нәкъ әнә шулай йөзе тоныкланган иде. Берничә сәгатьтән ул үз-үзенә кул салды. Матчадагы бишек элә торган боҗрага асылынган. Үзен тибрәткән бишек боҗрасына.

 

... һәм менә әлеге егеттә нәкъ шундый ук караш.

 

– Син нәрсә, теге дөньяга җыенган кеше кебек торасың монда, әйдә, сөйләшик әле бер, –дигән булдым шаярткандай итеп.

 

Егет кинәт сискәнеп китте.

 

– Ә син аны каян беләсең?

 

Әһә, димәк, ялгышмаганмын. Шикләнүем дөрес булган. Егетнең ниндидер вәсвәсәгә бирелеп, төшенкелек диңгезенә тәмам батып барган чагы. Ә батып барганда саламга да ябышасың. Шул да ярдәм итеп куярга мөмкин. Ә кем белә, бәлки бу егет өчен мин әнә шундый бер салам булырмын, бәлки аңа нәкъ менә шушы мәлендә бер җылы сүз, киңәш җитми торгандыр. Бәлки язмыш мине бу Хода бәндәсе белән аңа ярдәм кулымны сузу өчен очраштыргандыр?

 

Ничек итсәм иттем, әмма егетне мин үзара әңгәмәгә тартып керттем. Юмалап сөйләшергә дә, каты сүзләр әйтергә дә туры килде, әлбәттә. Хатыны өеннән куып чыгарган икән мескенне. Танышларында кунгалап йөргән-йөргән дә, менә бик зур «егетлеккә» тәвәккәлләгән – авылына кайтып асылынырга булган.

 

Ул арада каяндыр калтырап беткән бер автобус кисәге килеп чыкты. Этешә-төртешә шуңа тыгылдык. Әлеге егет белән без иң арткы урынга барып чүмәштек. Чаллыны чыгып 20 чакрымнар киткәч, кыбырсый башлады. Туган авылына якынлашып киләбез икән.

 

– Утыр урыныңа, кузгаласы булма! – дидем мин аңа кискен итеп.

 

Егет нишләптер берсүзсез ризалашты. Кыскасы, мин аны үзебезнең авылга кунакка алып киттем, шушы халәтендә ташлап калдырсам, зур фаҗигагә нәкъ менә мин юл куярмын, гөнаһлы булырмын кебек тоелды.

 

Өйдә әнкәй белән абыем эшнең нәрсәдә икәнен ярты сүздән аңлап алдылар, кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Намаз карчыгы әнкәем табын янында егетнең күңеленә сиздерми генә якты нур салды. Ә инде Нәҗип абый тумыштан оптимист кеше. Аның белән бер сөйләшеп торсаң да, яшисе килә башлый.

 

Өстерәп алып кайткан әлеге кунакны икенче көнне кирегә – үз авылына озата чыктым.

 

– Әле ярый, син очрадың, брат, – диде ул автобуска утырганда. – Югыйсә баш беткән иде минем.

 

Ниндидер бер хатын белән ачуланышкан өчен дә асылыныр чиккә барып җиткәч, чыннан да бетәсе булган инде аның башы. Шушы вакыйгадан соң ул авыл кешеләре очраган саен егетнең хәлен сорашып, сәлам әйтеп җибәрә башладым. Берничә айдан соң әйттеләр: «Ә, улмы? Асылынып үлде бит ул!» – диделәр.

 

Күңелне һәрчак тырнап торса да, бу хәлне уйламаска, искә төшермәскә тырышып йөрдем. Ләкин менә тагын хәтердә яңарды. Интернет хәбәрләрен караштырып утырганда Россиядә мордар китүчеләр турында мәгълүмат күзгә чалынды. Безнең илдә ел саен 60 мең кеше үз-үзенә кул сала икән. Уртача зурлыктагы бер шәһәр халкы бит бу! 1995-2003 елларда Россиядә 500 мең кеше мордар киткән. Статистика мәгълүматларына караганда, үз-үзенә кул салучы 20 кешенең берсе генә үлә икән. Шулай булгач, соңгы елларда шушы илдә 10 миллион кеше мордар китәргә тырышып караган дигән сүз. 1913 елда Россиядә үз-үзенә кул салучылар 100 мең кешегә нибары өчәү туры килгән, ә хәзер – 66. Бу илдә мордар китүчеләрнең саны дөньядагы уртача күрсәткечтән өч тапкырга күбрәк. Үзләренә кул салучы ир-атлар саны хатын-кызлардан алты тапкырга артыграк, һәм аларның яртысыннан күбесе 30 яшьтән яшьрәкләр. Илдә ел саен 2800 бала мордар китә.

 

Бу илкүләм фаҗиганең сәбәпләрен сорасаң, күпләр әйтәчәк: «Тормыш авыр, шуңа асылыналар», – диячәк. Ә ул тормыш дигәнең кайчан җиңел булган соң? 1552 елда, әйтик, безнең бабайларның нигезләре җимерелгән, йортлары яндырылган заманда аларга рәхәт булганмы? Шул чакта бабаларыбыз, тормыш авыр дип, берәм-берәм мордар китә башласалар нәрсә килеп чыгар иде? Шөкер, алар вәсвәсәгә бирелмәгән, ничек тә яшәргә, каршылыкларны җиңеп көн итәргә тырышкан, шул рәвешчә җирдә үз нәселләрен, димәк, безне саклап калган. Димәк, бу ямьсез күренешне тормыш авырлыгына гына сылтап калдырып булмый, аның сәбәпләре тирәндә – әхлаксызлыкта, денсезлектә, килер буыннар алдында җаваплылык хисе булмауда. Ә бит үз-үзеңә кул салу мөселманнар арасында элек-электән гөнаһ булып исәпләнгән, Аллаһтан курыккан кеше мәңге дә андый кара эшкә бармаган. Берән-сәрән мордар китүчеләр диннән язган кешеләр булган алар. Әнә, Такташның җан дусты Мокамай гарьлегенә түзә алмыйча асылынып үлгән. Аны дин тоткан дип әйтеп буламы? Әгәр ул денле булса, бурлык юлына басмас иде. Мордар китүчеләргә карата мөнәсәбәт тә башкачарак булган бит элек. Хәтта андыйларны зиратка күммәгәннәр. Утын лапасына кереп асылынган Марина Цветаеваның каберенә язулы такта куючы да булмаган хәтта. Күп еллар узгач, Алабуганың өлкән кешеләре сүзләренә карап кына шул тирәдәге бер кабергә мемориаль таш урнаштырганнар. Мордар китү әнә шулай тыелган, каһәрләнгән ул чакта. Ләкин, без беләбез, әшәкелекне тыеп кына җиңеп булмый. Ул заманнарда һәр кеше үз тормышы өчен иң ахыр чиккәчә көрәшү, авыр чакларда да тормышыңны саклап калу өчен иҗтиһад итү рухында тәрбияләнгән. Бүгенге фаҗиганең тамыры ипи-сөт яисә бензин бәясенең кыйммәт булуында, яки хатыннарның азгынлыгында түгел, ә ата-бабалардан килгән әнә шул иң кирәкле сыйфатның зәгыйфьләнүендә.

 

Соңгы елларда авыл саен, чат саен мәчет төзесәләр дә, дин көчәйде дип әйтеп булмый. Төшенкелеккә бирелгән бәндәләргә ярдәм кулы сузардай дин әһелләре дә сирәк. Димәк, малайларны чын ирләр, кызларны чын хатыннар итеп тәрбияләп үстерү тагын шул ук мәктәпләр җилкәсенә төшә. Бүгенге мөгаллим балаларга күркәм белем бирү белән беррәттән иң беренче чиратта аңа нибары бер генә тапкыр бирелә торган шушы гомернең кадерен төшендерергә, аны саклау өчен көрәшергә, вәсвәсәләргә бирешмәскә өйрәтергә бурычлыдыр. Хәзер мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре дигән дәрес керә. Төрле афәтләр вакытында беренче ярдәм күрсәтергә, үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Кирәкле нәрсә. Ләкин тәнеңне генә түгел, рухыңны, горурлыгыңны сакларга, төшенкелеккә бирешмәскә кем өйрәтер? Бүтән авылларда бар микән, белмим, безнең авылда «мәмкә» дигән бик тә сөйкемсез бер сүз яши. Үз-үзен яклап сугыша белми торган, башкалар кыерсытканда баш иеп торучы йомшак малайларга тагалар андый кушаматны. Безнең җәмгыять соңгы берничә дистә елда нәкъ әнә шундый көрәшкә сәләтсез «мәмкә»ләр белән тулды. Әнә, безнең әткәйләр буыны. Сугыштан кыйналып, аяк-кулларын өздереп кайтканнар. Тәннәре гарипләнгән әнә шул кешеләрдә никадәрле көчле рух булган. Әнкәйләрне сөеп никадәр бала таптырганнар. Чөнки гомернең һәр мизгеле дөнья бәясе икәнен аңлап кайтканнар алар. Шуңа без туганбыз, тормыш дәвам иткән. Их, әнә шундый буыннар, әнә шундый көчле рухлылар үрнәгендә үстерәсе иде балаларыбызны. Мин үзем педагог түгел, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп акыл сатарга җыенмыйм, монысына минем баш җитми. Әмма беләм: безгә тормышның вак-төяк проблемалары алдында бөгелеп төшмәүче, горур ирләр тәрбияләүче мәктәп кирәк. Югыйсә хатыннары белән талашкан саен башларын элмәккә тыгучы «мәмкә»ләр тулы бер милләтнең киләчәгенә балта чабып яталар бүген.


Нәсим АКМАЛ
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»