поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.10.2019 Язмыш

«Яман шешне җиңсәм, бала алыр идем дидем»

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында яшәүче Федания апа Гыймадиева, чирләп киткәч: «Исән-сау терелсәм, бер бала алып тәрбияләп үстерер идем», – дип нәзер иткән була...

– Яман шеш чире белән хастаханәгә эләктем. 2000 еллар тирәсе иде бу. Каенатам үлгәч килеп чыкты әлеге авыру. Хастаханәдә бөтенесен  күрәсең. Бер палатада җиде хатын бергә яттык. Сөйләшәбез. Исән-сау терелеп кайтсам, болай эшлибез, тегеләй эшлибез, дибез. Мин дә Коръән укытсам, дип уйладым башта. Аллага шөкер, гел укытабыз дим. Нишләргә? Шунда Нурия исемле хатын миңа: «Федания, бер бала алып тәрбиялә», –дип киңәш бирде, – дип сөйли Федания Заһидулла кызы.
Әйтүе генә җиңел. Хастаханәдән чыккач, терелгәч, бар да онытыла төшә. Федания апа да алты ел буе әйткән сүзен үтәргә онытып яши.
 
– Аллага шөкер, әйбәт булып кайттым. Алты ел бала алмыйча йөрдем. Аннары ике тапкыр түбәдән егылып төштем. Менә этеп кенә төшергәндәй иттеләр. Бер-бер артлы булды. Берсендә – өй, икенче юлы лапас түбәсеннән егылып төштем. Кулым чыгып, соңгысы бик борчулы булды.  Шуннан ирем белән киңәшләштем. Шулай-шулай дип, сүз әйткәнемне сөйләп бирдем. Ул вакытта Зәйнәпбикә апа авыл советы рәисе булып эшли. Аның белән килештек, уртага салып сөйләштек. Зәйнәпбикә апа: «Ал, наный, булдырасың, тәрбиялисең», – диде. Аннан Айгөл Камиловналар янына – опека бүлегенә бардым, – дип сөйли ул, үткәннәрне искә төшереп.
 
Әле генә кебек, бүген тәр­бия­гә алган кызларына 18 яшь тулып киткән. Кыз инде төп йортны калдырып, укуын Түбән Кама шәһәрендә дәвам итә.
 
Алар Ангелинаны биш яшеннән тәрбиягә ала. Башта ике бала күрсәтәләр. Түбән Камадан булган малай: «Бу минем әти-әниемнәр түгел», – ди, шунда ук кырт кисә. Шуннан Казаннан бер инвалид баланы карыйлар. Федания апа аны һаман искә ала.
 
– Кулымда тора шул бала. Шәһәр җирендә булсам, их дип тә әйтми ала идем. Авыл җирендә гектарлы бакча. Эш бар, мал-туарын карарга кирәк. Аннары шушы кызны күрсәттеләр. Беренчесендә барып карадым, икенче юлы килеп алам, кызым, дидем. Өйгә кайтасың киләме, дип сорадым. Ул башын гына селекте. Шулай итеп, бер барганында сөйләшеп кайтсак, икенчесендә алып та кайттык. Ошаттык дип тә әйтә алмыйм. Ябык кына, кечкенә генә. Татарчалы-русчалы сөйләшәбез. Дөрес, өйгә кайткач та, «мама» дип тиз генә әйтә алмады. Илгизгә шунда ук әйтте. Эштән кайтуга «папа» дип кочаклап алды, – дип сөйли Федания апа, кызчыкны алган көннәрне искә төшереп.
 
Әни дигән сүзне кызчык бер атналап әйтә алмый әле. Илгиз абый махсус әнисен чакырырга куша. Ангелина шунда: «Сезне әти чакыра», – дип кереп әйтә.
 
Көннәрдән бер көнне төшке ашлар әзерләп, Илгиз абыйны көткәндә, телевизор кабызып куялар. Федания апа диванда утыра, бала уйнап йөри. Шунда экранда полициянең кемнедер тотып алуын күргәч, кыз кычкырып җибәреп, Федания апаның кочагына атыла.  Башын куеп, мыш-мыш килеп елый башлый. Нәрсә булды, дип сораганга: «Минем әни бар иде. Аны полиция алып китте», – ди. Кызга: «Сине дә, мине дә беркем алып китмәячәк», – дип юата ул баланы. Шул көннән башлап, Ангелина, әни, дип дәшә башлый.
 
Тәрбияләп үстергән, күңел җылыңны биргән сабыйның кире үз әнисе янына кайтуы белән килешергә буламы? Еш кына бала алып тәрбияләүче әниләрдән сорагач, аларның үз баласыдай караган сабыйларын башка беркем белән дә бүлешәсе килмәгәнен аңлап аласың. Федания апа да шулай. Тик аның киң күңелле  буласы, шул ук вакытта бала алдында сайлау мөмкинлеге калдырасы көн кебек ачык.
 
– Хәзер хатынның биш-алты баласы бар. Аңлый-белә башлагач, мин аның чын әнисе түгел икәнемне әйттем. Кызым, әтиеңнең машинасы бар. Әйдә, тапкан анаң янына барып кайтабыз, дидем. «Мин нәрсә дип әйтәм аңа», – диде, баштан ук. Анаң бит ул синең,  мин сине үстердем генә. Тапкан анаң бар, гомер биргән ул дигәч тә, каршы  килде. «Ничә баласы бар, әни. Шулар арасына мин сыймаганмынмыни?! Мин күп ашамыйм», – дип кырт кисте. Эчкән дә, баланы алып чыгып киткәннәрдер, монысы беренче булгандырмы, төгәл генә әйтә алмыйм.
 
Без судка барганда да ул тагын икенче балага авырлы иде. Аны  Ангелинаның әнисе икәнен белгәч тә елап беттем. Шунда бер ир-ат, безнең янга килеп: «Апа, ул баланы аракыга алыштырды бит. Детдомга бирде», – диде.
 
– Анасы ана хокукыннан мәхрүм ителгән була. Кызына алимент та түләргә тиеш. Башта түләмәде бит, аннан 500, 200-300 сум җибәрде. Бездә икәнен белә. Безнең авыллар шәл, оекбашлар сатып йөриләр. Теге хатынны күргәннәр, бик әйбәт дип сөйләгәннәр. Баланы акыллы, тәртипле, әйбәт укый дип әйткәннәр. Алай дип әйтергә дә тиеш түгелләр  иде. Ә баланы алырга килсә? – дип борчылуы урынлыдыр әни кешенең.
 
Әле Ангелинаны укырга керткәндә бер шәһәрдән икенчесенә чабып йөрү мәшәкатьләрен сөйләгәч тә, уйлап куйдым. Үз аналары да балалары өчен болай борчылмый. Алар документларын берничә урынга тапшырып карыйлар. Казанга да ике җиргә кертмәкче булалар. Хәзер Ангелина Түбән Камада фармацевтика буенча укый. Федания апаның олы кызы да шунда. «Мин документлар копиясе белән кыз­ны Казаннан Түбән Камага таксига утыртып җибәрдем. Аннары документларның төп нөсхәсен алып, үзем алар артыннан киттем. Шушындый билге белән ник син Казанда йөрисең, ник килмисез монда, дип колач җәеп каршы алгач та, бик сөендем. Сөенечемнән, елап кайттым. 10нчы сыйныфтан китте бала. Әни, китәм, 11нче сыйныфка бармыйм, диде.  Хәзер апаларында торып укый», – дип сөйли Федания апа.
 
Бала үстергәндә үзеңнеке кебек кабул итсәң генә, ятимне үз итеп була, ди алар. Бала алган вакытта Федания апаның каенанасы да исән була. Хатынның бу карарына беркем дә каршы килми. Киресенчә, өйдә дә бу нәни кызчыкны бик тиз яратып өлгерәләр. Илгиз абый да Федания апаның карары белән килешә.
 
– Юк, бернинди каршылык булмады. Бик рәхәтләнеп, бик сөенеп үстердек. Игелек­ле бала булды ул, Аллага шөкер. Бөтенесе тәрбиядән тора. Үзебезчә тәрбияләдек, үзебезнең балалар да бик тәрбияле. Хезмәт белән үстерер­гә кирәк, кырыслык белән баланы тәрбияләп булмый. Балалар да каршы булмады, бик сөенеп риза булдылар. Баланы усаллык белән тәрбияләргә ярамый, бары тик эш, акыл, хезмәт белән тәрбияләргә кирәк. Балаларны тигез күрдек, алгансың икән, үз балаң итеп кабул итәргә кирәк, – диде Илгиз абый, безне озатып.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.10.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»