|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина «Кәмит-Җәвит»тә катнашты (ВИДЕО)Рафинә Ганиуллина "Яңа гасыр" телеканалында бара торган «Кәмит-Җәвит» тапшыруында катнашкан. Тапшыруны телеканалда 5 октябрь кунне дөнья күрде. "Җәвит абыйның капка төбендә күңелле булды, хатирәләрне яңартты", дип уртаклаша җырчы. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Рафинә белән бергә тапшыруда ире Рәзил Камалов һәм сеңлесе Резеда Ганиуллина да төшкән. "Элегрәк капка төпләрендә симәнке чиртеп, авыл хәлләрен сөйләшеп, олысы-кечесе кич утыралар иде, хәзер авыл урамнары тып-тын, эт тә өрми. Бәлки кайбер авылларда саклангандыр бу матур күренеш", ди Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|