|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2019 Мәдәният
Тинчурин театрының гастрольләр ГРАФИГЫ билгелеТинчурин театры үзенең иң яхшы премьералары белән сезнең шәһәр-районга чыга. Шулай ук спектакльләрне Мәскәү тамашачысы да күрә алачак. 10 октябрь - Кайбыч районы - “Син бит минем бергенәм” (премьера)
11 октябрь - Чувашия - “Син бит минем бергенәм" (премьера)
15 октябрь - Түбән Кама - "Син бит минем бергенәм" (премьера); "Али баба һәм өч карак"
19 октябрь - Балтач районы - "Мәхәббәт баскычы"
3 елга сузылган тәнәфестән соң театр кабат Уфа каласында яшәүче яраткан тамашачыларына да үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә:
25 октябрь - "Син бит минем бергенәм" (Премьера)
26 октябрь - "Алай түгел, болай ул" (Премьера)
27 октябрь - "Гомер буе сине көтәм" (Премьера)
25 октябрь - Уфа шәһәре - "Син бит минем бергенәм" (премьера)
26 октябрь - Уфа шәһәре - "Алай түгел, болай ул"
27 октябрь - Уфа шәһәре - "Гомер буе сине көтәм"
Театр 86 нчы сезонында да, матур традицияне дәвам итеп, Мәскәү тамашачысына үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
14 ноябрь - "Эх, алмагачлары!";
15 ноябрь - "Күрәсем килгән иде...".
Шулай ук сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Күптән түгел коллектив күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең жанры - драма. Режиссеры - М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев. Спектакльнең премьерасы 29 һәм 30 нчы ноябрьдә булачак.
--- |
Иң күп укылган
|