поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2010 Дин

МӘҖЛЕССЕЗ, ТӘГЪЗЫЯСЫЗ КАЛЫЙКМЫ?

Үлем котылгысыз, җир йөзендә туган бөтен кешеләр иртәме, соңмы шул үлемне татыячак. Үлем кешелек җәмгыятендә үзенә күрә бер йолалар комплексы белән бәйле. Кеше үлеме, билгеле, туганнарына, якыннарына зур тәэсир ясый, бу дөньяның фанилыгын искәртә, һәрберебезнең ахирәткә китәчәген дәһшәтле хакыйкать рәвешендә алдыбызга бастыра. Үлем димәк шушы ике барлыкның - дөньяның һәм ахирәтнең бер чиге, күчеш зонасы да. Ул күчеш кешеләрнең тормышына да бәйле - әлегә исән калганнар үлгән кардәше белән тиешле йолалар белән мәшгуль булып кына соңыннан янәдән гадәти хәяткә күчәләр. Шәригатьтә ул матәм тоту һәм истәлек мәҗлесләре белән шартланган.

Шулай ук Исламда күмү, мәетне озату процедурасы бәйнә-бәйнә эшләнгән. Гомуми шәргый өлеше белән һәр мөселман халкына хас йолалар булуы дә мәгълүм. Хатын-кызлар матәм тотарга тиешләр: ирләре буенча 4 ай ун көн, ә башкалары буенча 3 көн. Матәм киемдә, тотышында чагылыш таба.
 
Динебездә әлбәттә үлем юкка чыгуны аңлатмый, чөнки кешенең җаны үлемсез, тәне генә үлә. Димәк, үлем, күмү, үлгән кешенең белән бәйле вазифаларыбызны бетерми. Без аның каберен тәртиптә тотарга, ә җаны өчен - дога кылырга, садакалар бирергә һ.б.ш. хәерле гамәлләр эшләп багышларга тиешбез. Үлгәннәрнең җаннары барзахта булалар - алар безнең исәннәр дөньясы белән элемтәдә торалар. Аларга атап кылынган игелекләр аларга ирешә, аларның халәтенә тәэсир ясый. Шуның өчен бу турыда нык итеп уйларга, төшенергә кирәк. Шунысы мөһим - үлгән кеше инде үзе үзенең хәлен һич үзгәртә алмый, аның гамәле киселгән, аңа ярдәмгә без - исәннәр генә килергә мөмкинбез. Бу җәһәттән мәрхүмне искә алу мәҗлесләре бик әһәмиятле, чөнки анда аңа багышлап күп саваплы гамәлләр кылына. Аңлашыла ки, без мәрхүмнәребезне яратабыз, аларны жәллибез, югалту хисләрен кичерү сәбәпле кайгырабыз. Шундый вакытта бөтен туганнар белән җыелып мәрхүмне искә алып, аның хөрмәтенә мәҗлес үткәрү бик табигый. Безнең халык шундый мәҗлесләр бәрабәрендә үлем дәһшәте тәэсирен йомшарткан, югалтуга туганнарын күнектергән, тырналган күңелләрне ниндидер дәрәҗәдә тынычландырган.
 
Ислам культурасында кабер булу, аны зиярат итү мөмкинлеге мөһим роль уйный. Каберләргә таш кую халкыбызда меңләгән елга сузылучы гадәт ул. Без хәзер дә Болгар бабаларыбызның кабер ташларын күрә алабыз, аларны дога белән искә алып рухларын шатландырабыз.
 
Бүгенге көндә халкыбыз глобальләшү процессларына бирешеп, модага ияреп үлү турындагы фикерләрдән кача. Күбесе шундый тормыш алып бара, гүя ки алар үлемсез. Болганчык туксанынчы елларда Апанай мәдрәсәсе бинасын ниндидер махинация бәрабәренә хосусыйлаштырырга өлгергән бер "академик" белән сөйләшү искә төшә. Җитмештән узган бу абзый шушы динебезгә мөһим "күчемсез милекне" сатарга маташа. Кайсыдыр вакыт мөддәтеннән соң үлүең бар, вакыф бинасын законсыз сатып гөнаһ өчен җавап бирүең бар дигәнгә, ул абыйның гаҗәпләнүен онытып булмый. Ул үзенең үлү ихтималын күзгә дә китерми иде.
 
Совет чорында шундый күренеш тарала башлады - үлем белән бәйле бөтен нәрсәдән читләшү омтылышы. Күпчелек хәтта хәзер үз өйләрендә түгел, ә хастаханәләрдә җан тәслим кыла. Ничектер үлем хәстәрен без медикларга тибәрергә, андый авыр нәрсәдән ерагаерга тырышабыз һәм үзебезнең үләчәгебез турында да аз уйлыйбыз түгел, уйларга тырышмыйбыз. Никадәр карт-корткалар яшь булырга тырыша, операцияләргә үзләрен дучар итә, кыяфәтләрен "ремонт"лый. Ничектер җеназалар да шәһәрдә күренмәмешле рәвештә уза. Үлем турында сөйләмәскә, ул теманы онытырга тырышу хәзер русларда гына түгел, татарларга да күчә бара. Мәчет тирәсендә бөтерелүчеләрнең бер өлеше мәрхүмнәрне дога белән искә алу мәҗлесләрен бетерергә көрәшәләр. Мәетләргә үләксә дигән караш, үлде - бетте кебек мәгънә алар тарафыннан сеңдерелә.
 
Мондый караш хакыйкатьтә кеше яшәешен илаһилаштырудан килеп чыга, үлем һәм аның белән бәйле нәрсәләр җәмгыятьтән кысрыкланып чыгарыла. Тереклек чорын абсолютлаштыру, аның ахирави чорына ышанып бетмәү белән бәйле. Менә ни өчен бөтен атеист һәм ваһһабилар үлем вакыйгасын минимальләштерергә тырыша. Туганы үлү сәбәпле кемдер мәҗлес җыя, кайгыра икән - андый үз-үзен тотуы алар тарафыннан сәер дип кабул ителә. Ваһһабилар исә үлем кичергән кардәшләрен изоляциядә калдыралар, ул йогышлы авыру эләктергән кемсә кебек кала, кайгыруын фикердәшләре алдында күрсәтә алмый, мәҗлес җыясы түгел, җәмәгать белән дога кылудан ул мәхрүм.
 
Әлбәттә, мондый позиция нормаль түгел. Сиңа кадерле булган кешене югалту, табигый ки, тирән яра булып тоела, күңел әрни. Ул яраны рухи яктан дәвалау тиешле һәм вакытында андый чаралар күрелсә бөтенесе рәтләнә. Югалту кичергән кеше аңа күнегә, үзенчә ризалаша ала. Ә җәмгыятьнең вазифасы - моңа теләктәшлек оештыру. Татар халкында ул борын борыннан мәҗлесләр үткәрү аркылы калыпланган. Бездә югалту кичергән кешене ялгыз ташлап калдырмаганнар. Махсус вакыт мөддәтләрдә мәҗлесләр сериясе хасил булган күңел ярасын дәвалау сеанслары ролен үтәгән һәм үти. Яраткан кешене бакыйлыкка югалту шундый әрнеткәч җәрәхәт сала ки, аны дәвалау кыска минутлар белән хәл ителә алмый, ул дәвалау - вакытка сузылган процесс. Кеше табигате шулай яратылган, моны инкяр итү мөмкин түгел. Татарлардагы тәгъзыя мәҗлесләре - җәмгыять белән берлектә югалту кичергәннәрнең авыртуларын уртаклашу да, ярдәм күрсәтү дә.
 
Гарәп илләрендә бәдәви гарәпләрнең йолалары киң колач җәйгән, безгә дә чүл гарәпләренең миһербансыз йолаларын күчерергә тырышалар, әмма аларның шикле иманнары турында безне Аллаһы тәгалә Коръәндә «Бүлмәләр» сүрәсендә кисәтә: «14. Күчеп йөрүче бәдәви гарәбләре әйттеләр: "Иман китердек", - дип, син әйт: "Сез иман китермәдегез, ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", - дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягыш мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп ихлас күңел белән Аллаһуга вә Аның расүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер".
 
Хәзер исә ваһһабилар тәэсиренә бирелгәннәр үлем белән ялгыз кала бирәләр. Ә бит алар татар фикерле, татар бәгырьле, чүл гарәбе түгел. Әлбәттә, аларга мондый кичерешләр эзсез үтми. Икеләтә кыен рәвештә кичерелә, мәҗлесне үткәрмәгәннән экономияләнгән аз акчаларны саклап калу сөенече киләчәктә писхологик һәм психиатрик күп проблемаларга китерә.
 
Димәк, күрәбез ки, һәм ваһһабилар һәм атеистларның максаты уртак: үлемне җәмгыять аңыннан кысрыклап чыгару, бөтен әһәмиятне шушы фани дөньяга бирү, актуальләштерү, ахыр чиктә үлем юк кебек кыланып яшәү. Аларның хыялы ачык: кеше үлеме - ул табипларның һәм җирләү бизнесы белән шөгыльләнүчеләрнең генә эше. Мондый караш исә җәмгыятьнең мәрхәмәтсезләнүенә генә китерәчәк. Битарафлык һәм катылык - андый җәмгыять әгъзаларының төп сыйфатлары. Татарлар арасында да хәзер ваһһабилар кирәк кадәр үзләрен таныттылар, һәм аларны характерлый торган сыйфатлар нәкъ менә шушы - катылык белән битарафлык.
 
Халкыбызга исә үлем феноменына гелән дөрес караш һәм мөнәсәбәт хас. Бездә үлемнән, мәеттән чиркану, качу юк иде, мәгәр лаеклы рәвештә кешечә озату һәм аның туган-якыннарына мәҗлесләр инфраструктурасы аркылы лаеклы тәгъзыя күрсәтү, юату, югалту ярасын күмәкләшеп сихәтләү ягъни. Шундый акыллы мөгамәлә бездә киләчәктә дә сакланса иде. Мәҗлесләрдә катнашу халкыбызда яшьләрне алдан ук котылгысыз үлемгә әзерләү мәктәбе ул, имам вәгазе, укылган аять-сүрәләр, сөйләнелә торган хикмәтләр, хикәятләр, озын үтемле догалар, багышлаулар һичшиксез кеше психикасын тотрыклыландыра, тынычландыра, чыныктыра. Үлем мондый тәрбия үткәннәр өчен үзенең серле дәһшәтлелеген югалта, ул аңа алдан ук әзер була. Шул сәбәпле бездә үлемгә ул ниндидер фаҗигалы чәлперәмә килү түгел, ә табигый нәтиҗә, тиешле тәмам булу гына. Гади чагыштыру үткәрик - мөселман халыклары арасында, сер түгел, мәҗлессезләре дә бар. Ул тотрыксыз, истерикага бирелүчән халыклар, чәчрәп чыгулары белән, күптин-күп мәгънәсезлекләре белән татарлардан холык ягыннан нык аерыла. Хәзер исә безгә дә мәҗлесләрдән колак кагу сәбәбеннән андыйга әйләнү хәвефе бар.

Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ --- | 01.06.2010
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»