|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2019 Җәмгыять
Бүген акыл хуштан язды, Өнсез калды гаҗизлегем... Ярым шәрә иңнәреңнән Шуып төшкәч нәүмизлегең - Сания Гәрәбә татар кызларына атап шигырь язганСания Гәрәбә тәхәллүсе астында иҗат итүче шагыйрә Сания Әхмәтҗанова бүгенге заман татар кызларына багышлап, көн кадагына суккан "Ае сүнгән гөл туташка" исемле шигырь язган. "Әдәпле кыз сәдәпле" дип халык мәкале белән башлый ул аны. Үзгәртми бирәбез: Соклануым тәхетендә
Гыйффәт туташ идең, сеңелем.
Ипле күлмәк, калфагыңны
Туялмады сөеп күңелем.
⠀
Гөлләр сирпеп үтәр идең,
Итәкләрең дулкын-дулкын...
Ул инсафлы килешеңә
Бизәк иде гүзәл холкың.
⠀
Бүген акыл хуштан язды,
Өнсез калды гаҗизлегем...
Ярым шәрә иңнәреңнән
Шуып төшкәч нәүмизлегең.
⠀
Ул җилбәгәй түшләреңдә
Ачылмаган сер калдымы?
Ае сүнгән манара күк
Килеп бастың күз алдыма.
⠀
Бер хәрәкәт – ефәк япмаң
Чишелеп китсә саксыз ымнан,
Дөнья күзе сукыраер
Бу сәнгати мәрмәр сыннан.
⠀
Кайт уеңнан – чык уеннан,
“Эш кенә бу, кәсеп!”, – димә.
Алдап-сатар булам диеп,
Саф тәнеңә гөнах кимә.
⠀
Мактап бозган “шайтаннар”га
Кирәк түгел тиңләшергә.
Манараңның алтын ае –
Вөҗданың бар киңәшергә.
⠀
Замананың теле тасма,
Күзе очлы – зәһәр сүзе.
Сәдәплә ул мөлкәтеңне –
Оялмасын Күкләр йөзе...
⠀
Асылыңа кайт, соңлама –
Бел бәяңне, татар кызы!
--- |
Иң күп укылган
|