|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашты (ФОТО)Татарстан китап нәшрияты 2-4 октябрь көннәрендә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узган Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашты. Әлеге чарада Бөек Британия, Германия, Казахстан, Төньяк Корея, Кыргызстан, Россия, Төркия илләреннән 16 нәшрият һәм китап сату эшенә мөнәсәбәтле оешма катнашты. Үзбәкстан үзе 30дан артык нәшрият һәм китап кибете продукциясен тәкъдим итте.
Татарстан китап нәшрияты бирегә үзенең иң яхшы китап үрнәкләрен алып килгән иде. Киштәләрдә бүләк өчен өзерләнгән затлы, матур бизәлешле, бай эчтәлекле китаплар, матур әдәбият, проза, поэзия, драматургия әсәрләре, балалар басмалары, тарихи китаплар, өлкәне, туган якны өйрәнүгә багышланган китаплар урын алды.
Татарстан китаплары урнашкан стенд белән шәрәфле, мәртәбәле кунаклар таныша алды. Алар арасында Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Р.Д.Корбанов, Россия Федерациясе китап нәшер итүчеләр ассоцияциясе президенты К.В.Чеченев, Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге киңәшчесе Н.Ю.Кәримов һәм башкалар бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|