поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.10.2019 Икътисад

Мөхәммәд Джинна: “Самара хәләл юлына басты”

3 – 5 октябрьдә Самара World Halal Day халыкара икътисади форум кунакларын каршы алды. Аның кысаларында Куйбышев мәйданында хәләл товарлар һәм хәләл хезмәт күрсәтү күргәзмәләре оештырылган иде.

- Биш ел элек шушы җайланмага сертификат алып, халыкны рак авыруыннан дәвалый башлаган идек. Ул авыру кешенең тән температурасын күтәрә, нәтиҗәдә иммунитет ныгый, һәм кеше авыруны үзе дә җиңә. Өч ел эчендә 300ләп кешегә сәламәтлек бүләк иттек. Бернинди химия дә кирәкми. Бу хәләл дәвалау ысулларының берсе, - дип сөйләде Кореядан китерелгән “Remiccion10C” госпиталендәге аппаратны күрсәтеп торучы. Шул ук илдән китерелгән хәләл хушбуйлар, косметика да искиткеч эффектлы, диләр.
 
Самара өлкәсенең Сызран ит комбинаты җитештергән колбасалар да бик тәмле һәм сыйфатлы. Аның директоры Михаил Усов комбинатның уңышлы эшләвен хәләл ит һәм колбаса җитештерү белән бәйли.
 
- ГОСТ буенча эшләнгән колбасаны Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да илтеп сата алмыйсың, чөнки бөтен җирдә дә үзләренең производствосы бар. 2006 елда без, Тарихи мәчет имамы, губерна Думасы депутаты Усман Илингин ярдәме белән, хәләл колбаса җитештерә башлаган идек. Продукциябез хәләл стандартлар буенча, аерым линиядә ясала. Хәләл итне Пензадан кайтарабыз. Хәзер инде безнең колбасаларны Татарстан, Идел буе регионнары, Мәскәү бик яратып ашый. Тиздән Санкт-Петербург, Ростовны да яуларга җыенабыз. Ә бу саммитта катнашуыбыз чит илләр белән элемтә урнаштыру өчен, - дип сөйләде Михаил Викторович.
 
Саммит аша бөтендөнья базарына чыгарга хыялланучы өлкә оешмалары шактый күп иде – Самараның “Шатлык”, Похвистневоның “Дуслык”, Гали авылының “Хәләл” цехларында җитештерелгән ит продукциясе һәм колбаса, “Кухмастер” компаниясенең консервланган яшелчәләре, “Макфа” комбинатының төрледән-төрле токмачлары, Жигулевски “Услада” кондитер фабрикасы тәм-томнары, Гүзәлия Җәләлетдинованың Хәләл туризм флаерлары һәм башка әйберләр матур итеп, зур зәвык белән урнаштырылган иде.
 
 
Ә менә Мордовиянең Белозерье авылында яшәүче Касыйм Баймашевның “Карпай” дип аталган көнбагышлары Германия, Португалия, Греция, Израиль кибетләрендә сатыла да икән инде. Аларны чиертеп карарга теләге булган кеше Россиянең “Пятёрочка” кибетенә сугылсын, анда да бар алар. Эре дә, мае да артык күп түгел. Көнбагыш яратучы күп кеше “Карпай”ны үз иткән инде.
 
Күргәзмәдә Россиянең башка регионнарыннан килгән җитештерүчеләр дә байтак иде. Уфаның “Рәхмәт” сәүдә ком-паниясенең кул белән эшләнгән рәхәт-лукумнары, Казан кызы Камилә Хәсәнованың полифенол нигезендә ясалган сәламәтлек бәлзәме, “Мөхәммәдия” мәчете намазлыклары һәм Коръән китаплары...
 
Мөхтәрәм кунаклар 200ләп оешманың бизнес җимешләрен карап бетергәннән соң “Бөтендөнья хәләл көннәр”ен ачу тантанасы башланды.
 
- Самара регионы - төрле культуралар, төрле диннәр үрелгән җир. Шуңа да безнең предприятиеләр “хәләл” тех-нологияләрен төгәл үтәргә өйрәнәләр, Бөтендөнья базарына чыгарга әзерләнәләр, - дип белдерде өлкә хөкүмәте рәисе Виктор Кудряшов.
 
World Halal Day оешмасы рәисе Мөхәммәд Джинна исә:
 
- Хәләл сүзе дин термины гына түгел. Ул бөтен дөнья культураларын тоташтыручы үзенчәлекле феномен. Самара шушы юлга баскан икән, димәк, 5 - 10 ел эчендә ул хәләл сегментында әйдәп баручы регионга әвереләчәк. 550 кешелек саммитны оештыра алган Самара өлкәсенә рәхмәтләребезне белдерик, - дип сөйләде.
 
Саммитны ачу тантанасы “Лотто” кунакханәсенең конференцияләр залында үтте. Анда 28 метрлы экран урнаштырылган, 24 метрлы шаурма әзерләнгән иде.
 
Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров, төрле илләрдән килгән кунакларны саммит башлану белән тәбрикләп: “Самарада үткәрелгән вакытыгыз файдага булсын. Безне уртак эш берләштерә: дөнья икътисады үсешен булдыру, инвестицияләр өчен шартлар тудыру, дәүләтләр, төрле халыклар арасында хезмәттәшлек урнаштыру... Форум-ның тыгыз программасы һәркемне канәгатьләндерер, дип ышанам”, - диде ул ахырда.
 
Форумның эшлекле өлеше дә “Лотто” кунакханәсендә уза. Анда эшкуарлар үзләренең проектларын тәкъдим итәләр, аларны тормышка ашыру өчен бөтен дөнья буенча партнерлар эзлиләр. Самара өлкәсе эшкуарлары да үзләренең инвестиция программаларын тәкъдим итәләр.
 
Ә Куйбышев мәйданындагы күргәзмә өч көнгә исәпләнгән. Бүген аның соңгы көне. Барып күрегез, хәләл продукция сатып алыгыз, туганнарыгызны сыйлагыз.
Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА фотосурәтләре.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 04.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»