Бу доганы үзегезгә саклап куегыз. Балагызны мәктәпкә озатканда эчтән укыгыз.
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2019 Дин
Баланы мәктәпкә озатканда укыла торган ДОГАБалаларыбызның рухы баеп, тагын да югары үсүенә ата-аналары кылган догаларның тәэсире зур. Бу доганы үзегезгә саклап куегыз. Балагызны мәктәпкә озатканда эчтән укыгыз. “Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа.” “Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла.
Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бүләк ит”, дип дога кылына.
--- |
Иң күп укылган
|