|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина ерак туганын тапкан (ФОТО)Татар артистлары социаль челтәрләрдә үзләрен чит ил һәм Россиянең танылган шәхесләре белән чагыштыра башлады. Махсус кушымтага фотоларын кертәләр дә, йөз чалымнары белән кемгә охшаган икәнен ачыклыйлар. Бу хакта "Матбугат.ру"да язып чыккан идек инде. Рафинә Ганиуллина да әлеге дулкыннан читтә калмаган. Баксаң, кушымта җырчыны Американың ветеран рэперы, продюсер һәм актер Снуп Догка охшаткан икән. Әлеге шәхес үзенең бетмәс-төкәнмәс гаугалары, наркотиклар куллануы һәм башка тәртип һәм хокук бозулары белән танылган. Аның популярлыгы шундый зур ки, бүгенге көндә Снуп Догның альбом һәм сингллары бар дөнья буйлап 20 миллион күчермә тираж белән таралган. Инстаграмда әлеге фотоны урнаштырып, "Туганым, сәлам" дип көлеп яза Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|