поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.10.2019 Ана теле

Җөмләнең һәр кисәге “эшләргә” тиеш. Кадерен, тәмен беләбезме?

Җөмләдә сөйләм яңалыгын белдерү бурычын аның һәр кисәге үти ала – бу хакыйкать. Тик без ия белән хәбәрне күбрәк өйрәнәбез, җөмлә төзелешендә дә шуларга күбрәк диккать итәбез, сөйләмдә дә шуларны күбрәк кулланабыз.

Җөмләнең мәгълүм өлешләрдән торуы – табигый хәлдер. Сүзләрдән, сүзтезмәләрдән оешуы аңлашыла, чөнки фикер төшенчәләрдән тора. Сүз _тезмәләрнең бер-берсенә бәйләнеше, синтаксисның хәтта бер тармагы буларак җентекле өйрәнелгән. Тик, ни кызганыч, менә шул бәйләү чаралары турыдан-туры җөмләгә мөнәсәбәттә каралмый. Сөйләмдә хәбәрлекне һәм мөнәсәбәтлекне (модальлекне) – җөмләнең эчтәлек асылын тәшкил иткән мәгънә үзәкләрен белдерә торган форма калыплары үзенә аерылып – җөмлә кисәкләре дигән калыплар барлыкка килгән.
   
Хәбәр итәр өчен субъект булырга һәм аның әйтергә теләгән чынбарлык вакыйгасы булырга тиеш. Шуларны белдерү өчен ия, хәбәр төшенчәләрен, аларның үзара мөнәсәбәтен белү зарур, янәсе. Димәк, синтаксис шул кисәкләрнең мөнәсәбәтен өйрәнергә тиеш була. Сүзтезмәләр бәйләнешен читкә куеп. Ә бит, дөресен әйткәндә, нәкъ менә син теләгән шушы аерым бер сөйләмне оештырганда, нәкъ менә шушы җөмләне төзегәндә без аның ия, хәбәрен дә, башка кисәкләрен дә аерым-аерым һич тә уйламыйбыз. Шул ук вакытта уйда (аңда) җөмләләрнең төрле рәвешләре үзенә бер өлге-калып булып яшәргә тиеш. Турыдан-туры хәбәр итү өчен генә түгел, теге-бу мәгънәгә (мәсәлән, хәбәрне тыныч әйтү яисә дулкынлануны белдерү өчен, сорау бирү, өндәү яисә инде әйтелгән хәбәрне тулыландыру өчен һәм башка мәгънә төсмерләрен белдерү максатында татарча фикерләүгә) муафыйк килгән, милли рухлы булган калып-формалар гасырлар буе ясалган, камилләшкән, татарның үз милли аһәңенә яраклаштырылган. Синтаксис, тулаем алганда, менә шул өлге-калыпларны барлый, өйрәнә, мәктәптә өйрәтергә омтыла да. Тик аларның асылын җөмлә кисәкләре мөнәсәбәтендәге калыпларга гына кайтарып калдырырга ярамый.
   
Бу хакта уйланыр өчен берничә генә мисал: Гадәттә ияне без үтәүче, башкаручы функциясендә кулланабыз. Ә көндәлек сөйләмдә үзебез үк аңа башка функцияләр йөклибез. Мәсәлән: Аның синнән башка да эше җитәрлек; Быел кар күп; Аннары мәктәп күнекмәләрендә ия гел исем сүз төркеме белән белдерелә. Ә гамәлдә... Мисаллар: Ашаган белми, тураган белә; Салкын кулдан тота; Бу чаклысы да аңа шатлык иде һ.б.
   
Инде сөйләм яңалыгын белдерүче төп чара – хәбәргә килсәк, гадәттә, без аны фигыль белән белдерергә күнеккәнбез. Ул һичшиксез заман һәм зат белән белдерелгән булырга тиеш, дип күнеккәнбез. Мисал: Автобус вакытында килмәде. Вахит эшкә соңга калды; Хәмит  4–5кә генә укый; Президент радиодан сөйләячәк.
   
Ә менә үзебезнең көндәлек сөйләмебезгә игътибар итсәк, хәбәрлекнең хәбәр булмаган һәм фигыль булмаган очраклары да бихисап: Җирне яхшылап сөр син аны, энем. Менә аннан соң ашлыкны умырдың да алдың инде! Ялы беткәч, кызыкай егете белән Казанга ычкынмасынмы! Син күпме генә тырышма, ул барыбер үзенекен итә; Каш ясыйбыз дип күз чыгармаек һ.б.
   
Җөмләнең иярчен кисәкләренең дә грамматика дәреслегендә канун-кагыйдәләштерелгән форма-калыпларын, бәйләү чараларын алмаштыру, үзгәртү мөмкинлекләре бик күп. Аларны җөмлә кисәкләрен өйрәткән бүлекләрдә дә, сүзтезмәләрнең бәйләнешен өйрәткән бүлекләрдә дә табарга мөмкин. Сөйләмеңне камилләштерү максаты куеп, кызыксынырга,, эзләргә, иҗадый күнегүләр башкарырга гына кирәк.
 
Хәзер сөйләм яңалыгын ия белән хәбәрдән башка чаралар белән белдерү мәсьәләсен анализлауга күчик. Мисаллардан башлыйк: Мин аны бик сагындым. Аны иң сагынган кеше мин. Их, аны сагынуларым! Сагынудан саргаймыйм гына. Сагынылган! Сагынырсың! һ.б.
   
Кыскасы, җөмләнең һәр кисәге хәбәр белдерүгә хезмәт итә; һәрхәлдә татар телендә җөмләнең бу максатта эшләүче кисәкләре традицион грамматикада теркәлгәннәргә караганда, әлбәттә, күбрәк.
   
Сөйләмне һәм аның төп күзәнәге җөмләнең чын асылын ачыкларга алынган синтаксистлар моңа игътибар итми калмаган. Шуңа күрә дә җөмлә кисәкләренең атамаларын билгеләүдә, аларның функция-вазыйфаларын тәгаенләүдә үк төрлелек күзәтелә. Элекке нәхү фәнендә, мәсәлән, аергыч (атрибут) булган да, тутыргыч (объект) булган. Болар нәкъ менә хәбәргә мөнәсәбәттә аерымланган. Аннары гына аларга хәл һәм тәмамлык кисәкләр өстәлгән. Игътибар итик: элекке кайбер дәреслекләрдә кереш, эндәшләр дә иярчен кисәк саналган.
   
Кисәкләрнең ничек тәгаенләнүе, классификацияләнүен, үзара мөнәсәбәтен билгеләүдә һәр галимнең, кем әйтмешли, үз кыйбласы, үз фикер агышы бар. Гыйбадулла Алпаров, мисалга, менә болай фикер йөрткән: “җөмләдә баш килештә әйтелгән сүз “ия” булып, аңа ярашып, бәйләнешле итеп әйтелгән сүз җөмләнең “хәбәре” була...” (Менә бит формаль-шәкли грамматика тарафдары ничек фикер йөрткән – җөмлә кисәкләре арасында бернинди мәгънә мөнәсәбәте юк). Шулай да ул болай дәвам иттерә: “... Җөмләнең баш кисәкләре шушы ия белән хәбәр, бәлки, иң төп кисәге фәкать хәбәр генә дип әйтергә ярый, чөнки иясез нәхви сөйләм булса да, хәбәрсез сөйләм булырга мөмкин түгел (Нәкъ шулай! дип өстик – И.Н.). “Бу – бер, дип ул дәвам иттерә. Икенчедән, иянең үзенә хәбәрнең (фигыльнең) баш тәмамлыгы дип кенә карарга да юл бар”, дип. Монысы да бик дөрес!
   
Аңлашылды булса кирәк: сөйләмнең төп күзәнәге буларак җөмләнең хәбәрлекне һәм мөнәсәбәтлекне төгәл, ачык, кыска, хисле, аһәңле, үтемле итеп бәян итү, җиткерү өчен аның һәр кисәгенең мөмкинлекләрен барлап бетерергә, тулы файдаланырга тиешбез. Хәзер шуларны аерым-аерым тәфсирләргә керешик.
   
Хәбәр белән бәйле барлык кисәкләрне аныклагычлар дип атарга мөмкин булыр иде, бу ялгыш булмас иде. Чөнки җөмләнең барлык кисәкләре дә төп яңалыкка ачыклык кертү, аны конкретрак, төрле як-сыйфатларын тулырак күзалларга ярдәм итү хезмәтен үти.
   
Бер төркем иярчен кисәк ияне ачыклауга, икенче төркем хәбәрне ачыклауга хезмәт итә, шул ук вакытта ия төркеме үзе дә, гомумән алганда, хәбәрне ачыклый, аны тулыландыра.
   
Иярчен кисәкләрдән аергыч, тәмамлык, хәл, баш кисәк иянең үзенең дә хәбәрне ачыклаудагы урыны, үзенчәлекләре синтаксиста төпле өйрәнелгән, без дә аларга шактый җентекле тукталдык инде. Ә менә боларга өстәп санала торган аныклагыч, тиңдәш, эндәш, кереш һәм башка өстәмә, аерымланган кисәкләр дәреслек, кулланмаларда билгеләп кенә кителә, тәфсилле өйрәнелми. Ә бит көндәлек сөйләмдә без аларга ихтыяҗны даими тоеп торабыз, тик куллану тәҗрибәбез әлегә җитәрлек түгел.Шуны истә тотып, аларга махсус  тукталырга булдык та.
   
Аныклагыч – ул сөйләмдә турыдан-туры хәбәрне ачыклау, аңа өстәмә мәгълүмат, мөнәсәбәт төсмере яисә хис төсмере бирү өчен эзләп табыла. Мәсәлән: Быел сабан туена Мәхмүт тә, ике абыйсына ияреп, кайтты. Мәхмүтнең кайтуы хәбәр ителә, шунда ук өстәмә мәгълүмәт сыйфатында аның ике абыйсы белән кайтуы өстәлә.
   
Аныклагыч башка кисәкләргә берничә төрле чара-юл белән бәйләнә. Әлеге очракта ул тын-интонация белән аерылды. Гомумән дә, аныклагычны тавыш, интонация, аерым алганда, паузаның төрле төсмерләре белән ап-ачык итеп бирергә мөмкин. Аеруча язганны укыганда аңлатмаларны аерып әйтү шактый кыенлык тудыра, чөнки алар язуда төрле тыныш билгеләре белән,– бер очракта өтерләр белән, икенче очракта сызык, өченчесендә нокталы өтер, дүртенче очракта өтерле-сызык белән, җөмлә эчендә янә дә бөтен бер кызыл юл белән һәм дә башкача аерымланыла,– боларның барысын да тавыш, интонация, паузаның төрле төсмерләре белән биреп була. Менә Г.Ибраһимов әсәрендәге бер җөмләдә өтерләр белән аерылган аныклагычларны тавыш белән болай аерырга мөмкин булыр иде: Әйберләрне шул зур имән төбендә, күләгәдә, калдырдылар да текә ярдан, ава-егыла, зур кыенлык белән түбәнгә, Яманкул төбенә, Фәхринең гәүдәсе табылган җиргә, төштеләр.
   
Сиздегез булса кирәк: сөйләм оештырганда аныклагычларны бер-бер артлы тезеп китү ихтыяҗы туып тора, бу хәл сөйләмне катлауландыру, төгәллек, ачыклыкка хилафлык китерү куркынычыннан да килеп туа. Шуңа күрә дә иң кирәкле аныклагычларны гына өстәргә, икенчел, ярдәмчелләрен җөмләгә кертмәскә яисә аларны бүтәнчә бирү юлларын (парцелляция һ.б.) табарга кирәк.
   
Әйтик, язуда аныклагычларны әле санап кителгән тыныш билгеләреннән башка өстәмә сүзләр файдаланып аерырга була: ягъни, икенче төрле әйткәндә, аңлатып бирсәк һ.б. Менә синтаксис китабыннан бер мисал: Үзе буйсынган сүздән ерак торган хәл аерымлана, ягъни (икенче төрле әйткәндә) аерым интонация һәм пауза белән әйтелә.
   
Мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсеннән таррак булган аныклагыч исә, мәсәлән, хәтта, аеруча, бигрәк тә, шул исәптән кебек сүз-әйләнмәләр белән килә яки аныклагыч янына шул сүзләрнең берсен кую мөмкинлеге була. Әйтмә сөйләмдә бу берәмлекләр артык булыр иде – аларны пауза һәм үзгә интонация бик иркен алыштыра.Мәсәлән: Җәйгә чыккач, буш вакытын гел шунда чокчынып үткәрде: бакчасын ташлардан арындырды, алмагачларның төбен кабартты, ботакларын кисте, су сипте...
   
Хәзер китерәләчәк мисаллар – бүгенге матбугаттан, сез аларны әйтмә сөйләмгә күчерегез – ягъни, икенче төрле әйткәндә сүзләрен, пауза, интонация чаралары белән белдерегез: Аның сүзләренең бик үтемле булуының тагын бер сере – эштән аерылмауда, ягъни шәхси үрнәге белән раслауда; Аннары кафедра белән, ягъни клиникадагы дистәләрчә шәфкать туташы, лаборантлар белән күп мәсьәләне хәл итү дә аның бурычы.
   
Менә мондый күнегү үткәрүнең икенче файдасы да бар: сөйләмдә аныклагычны тиңдәш кисәкләр – синонимнар белән бутаудан коткару чарасы була ала. Югыйсә, хәбәр әйткәндә аны бик күп яктан тасвирлап китү теләге көчле була, чаманы онытып, төрле сыйфатлар тезелеп кителә. Бу очракта аныклагычны башка өстәмә кисәкләрдән ачык күзаллау бик мөһим. Әгәр ягъни, икенче төрле әйткәндә, бүтәнчә, шул исәптән, шул җөмләдән, аеруча, мәсәлән, бигрәк тә дип өстәп булмый икән, димәк, сөйләмгә тиңдәш кисәкләр, синонимнар бәреп кергән булыр. Мисал: Моңарчы ул (музей) җәмәгатьчелек башлангычында эшләде, ягъни ачылса ачылды, ачылмаса юк (Татарстан радиосы, 1994, 16 июль).
   
Аныклагычларның өстәмә төсмерлеләре  соңгы вакытта активлашты. Моның иҗтимагый сәбәпләреннән – ул терминнарның активлашуы, яңа төшенчәләр сөйләмгә күп керә, аларны терминнар белән тәгаенләргә кирәк, ә баштагы чорда аларны аңлатып бирергә туры килә. Мәсәлән: Элек плюрализм, ягъни фикернең төрлелеге өстенлек итсә, хәзер толерантлык, ягъни охшаш, тәңгәл фикерләү.
   
Өстәлмә бирүнең икенче ихтыяҗы – ул элек тыелып та, хәзер рөхсәт ителеп, активлаша барган гарәп-фарсы алынмаларының күпләп керә баруы. Мәсәлән: Аны Министрлар кабинеты Рәисе урынбасары итеп, ягъни вице-премьер итеп, элекке заманнардагыча әйткәндә, вәзир итеп билгеләделәр.
   
Аныклагыч-өстәлмәләрнең формасы-төзелешенә килгәндә, алар бер генә сүздән, берничә төрле тезмә-синтагмалардан да, бөтен бер синтаксик конструкция, хәтта җөмлә эчендә озын бер җөмлә рәвешендә дә булырга мөмкин: Ул фашистлар өне – Рейхстагта булган солдат; Көннәр быел да, гыйнварның беренче көннәрендә дә, салкын тора; Хәтимәнең әле дә хәтерендә: аңа халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсеннән бүләк – бронза медаль белән Тула самавары биргәннәр иде.
   
Җөмлә эчендәге синтаксик конструкцияләрне гадәттә аналитик төзелмәләр дип һәм чагыштырмалы төзелмәләр дип атыйлар: Кем соң ул – Фатыйх Туйкин? Вакыт узудан нык саргайган фоторәсемнән күренгәнчә, япь-яшь егет булган; Моннан берничә ел элек,–Бөек җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан,– шәһәрдә ачылган музей экспонатларга баеганнан- байый бара; Бүген бала саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, артмаган, киресенчә, кимегән; Василә апа, инде олы яшьтә булуына карамастан, фермада яшьләрдән калышмыйча эшли бирә; Польшаның зыялылары да үз җирләрендә һәлак булган безнең сугышчыларны (78 мең 556 кеше) Хәтер китабына теркәгәннәр; Бразилиядә өлгергән бананнарны угыч аша уздырып (бер стакан суга ике банан һәм тәменә карап шикәр өстәп) эчәләр икән (Т.я., 2000, 19 сент.).
   
Сөйләмне үтемле, тәэсирле итәр өчен тел чараларын  белеп-тоеп куллануның кадерен, тәмен белгән язучы, журналист, җәмәгать эшлеклеләре, мулла-имамнарыбыз мондый аныклагыч, өстәлмәләрдән файдаланырга тырыша. Минтимер Шәймиев, мәсәлән, урысча бер чыгышында саф татарча “Килеп терәлдек инде” дигән гыйбарә белән сөйләмен көчәйтеп җибәрде. Яисә Балтач мәгариф җитәкчесе конференциядәге чыгышында “... бу очракта ят сүз белән әйтергә туры килә, тарификация үткәрдек...” дип аңлату өстәлмәсе белән сөйләмен тулыландырды.
   
Җөмлә эчендәге аныклагычларның еш булу-булмавы сөйләм мотивларына, ягъни сөйләмнең кемнең, кемгә, нинди нияттән, нинди шартларда оештырылуына һәм сөйләм-стильнең төренә карап та аерыла. Әйтик, иҗтимагый-сәяси һәм фәнни стильләрдә алар күбрәк очрый, чөнки бу төр сөйләмдә хәбәр итү, яңалык әйтү алгы планда булса да, шул ук вакытта әлеге яңалыкка карата мөнәсәбәт белдерә бару да үзәктә тора, үзенә күрә кагыйдәгә әйләнгән. Хәбәрлекне һәм мөнәсәбәтлекне үреп барырга кирәк. Бу бер җөмлә кысасында гына башкарылырга тиеш; бик сирәк очракта гына җөмләнең тышына чыгарырга була. Ничек итеп?
   
Хокукый актларны кабул итү, үтәлешен тикшерү хәкимиятнең төрле баскычында (сирәк булса да, формаль булса да) тикшерелә...; Конгрессның соңгы җыены уңаеннан да ана теле мәсьәләләренә карата,–социолингвистик планда махсус хисап докладлары булмаса да,– кайбер гомуми бәяләр бирелде; Дәүләтчелек мәсьәләсе татар төшенчәсен ике яссылыкка аера. Татарстандагы татарлар һәм Татарстаннан читтәге татарлар. Хәлбүки, демократия һәм гадел милли сәясәт урнашкан бер дәүләт эчендә мондый хәл гайре табигый саналса да...һ.б.
   
Кыскасы, аныклагыч ул, беренче чиратта, сөйләм яңалыгын белдергән хәбәргә, шулай ук хәбәрлекне һәм мөнәсәбәтлекне белдерергә хезмәт иткән бүтән кисәкләрне – ия, хәл, тәмамлык, аергыч кисәкләрнең төгәллеген ачыклау, өстәмә мәгълүмат бирү өчен тагылган аерым сүз, сүзтезмәләр, бөтен бер синтаксик конструкцияләр булырга мөмкин; алар, гадәттә, ягъни, икенче төрле әйткәндә, бүтәнчә һ.б. шундый сүз, әйтелмәләр белән хәбәрнең, башка предметның төгәл бер сыйфатын аерып чыгаралар. Анда, ягъни Странсбургта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисен – Фәрит Мөхәммәтшинны да яхшы беләләр икән. Бу җөмләдә ике аныклагыч булды.
   
Күрдек ки, сөйләмебезне төрләндерүдә, тәэсирен көчәйтүдә аныклагычларның мөмкинлекләре җитәрлек икән. Күзәтегез, үзләштерегез әле.
                                          Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»