поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.10.2019 Җәмгыять

Чит илләргә балалыкка алынучылар язмышын кайгыртучы Ирек Биккинин: «Канадада яшәүче кызны 24 яше тулгач, Балтач районына илтеп, әнисе белән таныштырдым»

Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтми инде безнең халык. Юл газабы – гүр газабы дисәләр дә, бары тик юлга чыккач кына тирә-ягыңдагы кешеләрне яңа дөнья буларак ачасың, офык­ларың киңәя.

Себергә сәяхәтебез вакытында да андыйларны – үзе бер ачылмаган материк булганнарны шактый күрдем. Шуларның берсе – Мордовиядән Ирек Биккинин. Төбәкне өйрәнүче тарихчы булудан тыш, ул тагын бер бик игелекле эш белән шөгыльләнә: чит илләргә балалыкка алынган сабыйларны ата-аналары, якыннары белән очраштырырга булыша.
 
Әллә язмыш, әллә яшьлек хатасы аркасында сабыйларын башта балалар йортына, аннары чит-ят кулларга тапшырган «күке» әниләрнең дә күңелләре таш түгел икән бит. Еллар үткәч, алардагы боз да эри һәм күз яшьләре булып ага башлый. Йокысыз төннәр башлана, җан газаплары тынгы бирми. Менә шундый бичараларга ярдәм итә дә инде Ирек Дамир улы. Чөнки Россия кануннары буенча, тапкан анага үзе гариза язып, риза булып ташлап калдыр­ган сабыен еллар узгач та эзләү тыела. Ә менә тәрбиягә бала алган гаиләләр биологик әниләрен эзләргә, табарга, теләгән очракта, балаларны әти-әнисе белән оч­раш­тырыр­га да хокуклы. Ирек әфәндегә 100ләп шундый бәхетле очрашуларның шаһиты булыр­га туры килгән.
 
Ирек Биккинин
 
Тапкан ана түгел, баккан – ана, дисәләр дә, тәрбиягә бала алган чит илдә яшәүче хатын-кызлар үзләренә сабый табып биргән биологик әниләргә бик рәхмәтле. Аларның тормышлары җитеш. Бернигә дә мохтаҗлык­лары юк. Бәхетләре түгәрәк булсын өчен, шул сабыйлар гына җитми. Баласызлыкның сәбәбе төрле. Кайсылары соңга калган. Кайберләрен ана булудан табигать мәхрүм иткән. Яхшылык, игелек кыласы килүдән дә алучылар бар.
Ирек Биккинин әйтүенчә, Көнбатыш илләрендә балалар йортлары юк. Уллыкка алырга озын чиратлар икән. Шуңа чит илләрдән, бигрәк тә Россиядән алырга карар кылалар. Үзләреннән генә алырлар иде дә, анда ятимнәр юк дәрәҗәсендә. Дөресен әйткәндә, Россиядән бала алу бик мәшәкатьле эш, кимендә ике тапкыр килергә кирәк. Беренче тапкыр – сайларга, карарга. Икенчесендә мәхкәмәдән соң баланы алып кайтып китәргә. Ярый әле, бирсәләр. Документларның да 30-40 төрлесен җыярга, һәрберсенә акча түләргә кирәк.
 
 Ирек әфәнде биологик әниләрнең милләтенә карап тормый, сабыйларга әниләрен эзләшә. Ул табып биргән аналар арасында рус, чуваш, украин, казах, әрмән, таҗик, үзбәк, кыргыз кызлары да бар. «Ләкин татар хатын-кызларын эзләгәндә, күңелемне нидер тырнап тора башлый. Бала әнисеннән аерылганга үземне дә гаепле итеп сизәм», – ди.
Аңардан, еш кына: «Нигә аналар балаларыннан баш тарталар?» – дип сорыйлар. Сәбәпләр күп төрле. Арада яшьлек юләрлеге аркасында шул юлга басканнар да шактый. Мәхәббәттән башы әйләнгән яшь кыз тиздән әни буласын өйдәгеләрдән яшерә, ә инде сабыен дөньяга китергәч, бала тудыру йортында калдырып китеп, тиз генә аңардан «котыла».
– Әгәр дә якыннары игътибарлырак булып, ярдәм кулы сузса, дөньяда ятимнәр күпкә азрак булыр иде, – ди ул.
 
Тормыш авырлыкларына түзмәүчеләр дә бар икән. Ирек әфәнде күптән булган бер хәлне искә төшерде.
– Идел буе шәһәрләренең берсенә эшкә киткән яшь кыз яраткан егетеннән алданып бала таба. Аның кызы Русана хәзер Канадада яши. Кызга 16 яшь тулганда, аның үзен дөньяга китергән әнисен күрәсе килде. Җан тартмаса, кан тарта. Әнисен, ике энесен Башкортстанда таптым. Кызга 24 яшь тулгач, Россиягә килде. Аның төп теле французча, инглизчә бик үк яхшы сөйләмәсә дә, аралаша ала, балалар йортында тугыз яшенә кадәр яшәгәнгә, урысча да бөтенләй онытмаган, кайбер сүзләрне әйтә. Әмма татарча бөтенләй белми. Мин аны Самара өлкәсендәге Октябрьск каласындагы балалар йортына алып бардым, соңрак шул Октябрьскида яшәгән балачак дуслары белән очраштыр­дым. Аннары Башкортстанга, Балтач районына илтеп, әнисе һәм энеләре белән дә күрештердем (рәсемдә).
 
Гадәттә, ул балаларның биологик әниләренең тор­мыш­лары авыр икән. Бөкрене кабер генә төзәтә дигәндәй, бүген дә күбесе кайгыларын аракы чәркәсендә батырырга теләп, сәрхушлектә яши. Кайчандыр үзләре баш тарткан, озак эзләп табылган балалары еш кына ярдәмгә килә үзләренә, акча җибәреп торучылар да бар, ди.
– Биологик әниләрне күпчелек вакытларда табу җиңел – алар, баладан баш тартканда, үз адресларын күрсәтә. Әмма кайбер вакытларда ул печән кибәненнән инә эзләүдән дә авыррак. Асрамага бала алган гаиләләргә тапкан ананың баладан баш тартуы турындагы гаризаның күчермәсен бирәләр. Анда аның адресы, исем-фамилиясе күрсәтелгән була. Ләкин адрес та, исем-фамилия дә үзгәрер­гә мөмкин. Ә бу эзләүне тагын да кыенлаштыра. Еш кына алар, без эзләп тапканчы, бу якты дөньядан китеп тә барган булалар. Сирәк булса да, кайбер очракларда тапсаң да, элемтәгә керергә теләмиләр. Тормышларының ул ялгышлы битен бөтенләйгә ябып куеп, яңа тормыш башлаган булалар. Ул инде икенчегә кияүгә чыккан, ә иренең беренче баласы турында бөтенләй ишеткәне дә юк, – ди Ирек Биккинин.
 
 Шуңа күрә дә Ирек әфәндегә һәрбер адымын уйлап эшләргә, психолог булырга да туры килә. Бу язманы укыгач, кайберәүләр, нигә бу Америка ата-аналарына баланың тапкан анасын эзләп баш ватарга, акча түгәргә, дип уйлап куяр. Бу – аларның тормыш принцибы. Алар ялган белән яши алмыйлар. Асрамага алган бала үзенең тамырларын, милләтен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш, дип саный алар. Баланың кайсы милләттән булуын белгәч, бу халыкның ризыкларын пешерә, тарихы турында кызыксына башлыйлар. Аның үз милләтен белүен, аның белән горурлануын телиләр. Моның өчен төрле сайтларга кереп, илгә килергә туры килсә, музейларда йөреп, материал җыялар. Аннары аларны башка шундый ятим баланы тәрбияләүче гаиләләр белән дә уртаклашалар. Баланы төрле яклап камил үстерү, холкын-сәләтен, сәламәтлеген ачыклар өчен, тапкан аналарына атап хатлар да язалар. Алар башта Ирек әфәндегә килә. Инглизчә язылган хатларны тәрҗемә итеп, ул адресатына илтә.
«Ничек инде үз ятимеңне читкә, океан артындагы Америкага кадәр җибәрәсең?» – дип пошаманга төшүчеләр дә бар, билгеле. Ә инде 2008 елда Америкада ике яшьлек Дима Яковлевны җәй челләсендә әтисе машинада бикләп калдырып «оныткан»нан соң сабый үлгәч, хөкүмәт үз ятимнәрен аталарча кайгырта башлады. 2012 елда вакытсыз вафат булган сабый исеме белән аталган канун чыгарылды. 2013 елның гыйнварыннан ул тормышка аша башлый һәм Россия ятимнәренә Америкадагы гаиләләргә юл ябыла. Ләкин бу Ирек әфәнденең эшен киметми. Кайчандыр илдән яңа гаиләләргә киткән сабыйлар еллар узгач, үсеп, үзләренә тормыш биргән әти-әниләрен эзли башлый. Еш кына тормышын куркыныч астына да куярга туры килә Ирек әфәндегә.
 
Бервакытны шулай Ирландиядән бер гаилә ике малайны тәрбиягә ала. Берсенең әти-­әнисен Тула өлкәсенә Плавски шәһәренә эзләп баргач, күңеле нидәндер шомлана башлый. Төнгә каршы машинасына утыра да чыгып китә. Кунарга калмый. Соңыннан бу гаилә башлыгының кеше үтерүче куркыныч җинаятьче булуын ишетә – богаулар кидертеп, аны телевизордан күрсәтәләр. Шушы араларда гына да ул берничә карт кешенең гомерен өзгән була.
 
Күптән түгел һәр кешенең бәгырьләрен актарырлык хат ала Ирек әфәнде.
«Кадерле Зөлфия! Без сезгә үзебез тәрбиягә алган кызыбыз турында мәгълүмат алу өмете белән язабыз бу хатны. Без аны 2010 елда Стәрлетамактан алып киткән идек. Сезне сөендерергә ашыгабыз. Аны бөтенесе дә яраталар һәм аның бөтенесе дә яхшы. Без сезгә якты дөньяга шундый яхшы кеше бүләк иткәнегез өчен көн саен рәхмәт укыйбыз. Сез аны хәзер күрсәгез сокланып туя алмас идегез. Кызыбыз үзенең Россиядән икәнен белә һәм моның белән горурланып, дусларына да сөйли. Без аны кызлыкка алганда, аның күзе кылый һәм аягы да кәкрерәк иде. Хәзер аның күзе дә, аягы да сәламәт. Исемен Миша дип үзгәрттек. Сез кушкан исемен дә кал­дыр­дык. Миша бик шәфкатьле күңелле бала. Җәнлекләрне ярата. Ул җырларга, биергә һәвәс. Музыкаль театрга йөри. Бу хат сезнең күңелегезне яраламавын телим. Без сезгә начарлык эшләргә җыенмыйбыз. Хат язуымның сәбәбе – Миша хәзер зур үсә һәм үзенең безгә кадәрге тормышы турында сорау­лар бирә башлады. Аның эне-сеңелләре бармы? Әгәр булса, безгә алар хакында сөйләгез, кызыбызны сөендерер идек. Аллаһ биргән һәр көнне мин сезгә исәнлек сорап дога кылам. Берничә соравым да бар. Мишага математика авыр бирелә. Ә сез мәктәптә ничек укыдыгыз? Миша теләсә нинди мәгълүматка сөенәчәк. Без аралашуның сез теләгән теләсә нинди ысулына әзер. Хөрмәт белән, сезнең Питер һәм Сандра.»
 
Яшьлек хаталарыннан шактый еллар узгач, инде йөрәк яралары төзәлергә торганда, һич көтмәгәндә-уйламаганда шундый хат килеп төшсә, нишләмәк кирәк. Хәер, моның юлы бер генә инде. Картлыгыңда еламас өчен, яшьлегеңдә хата эшләмәскә. Тик «яшьлек – юләрлек», дип тә юкка гына әйтмиләр шул.
 
Аннары һәр илнең үз традицияләре, йола, гореф-гадәтләре. Бу яктан Урта Азиядә бигрәк тә балалар язмышы турында уйламыйлар. Казах, кыргыз гаиләләрендә өлкән хатынның – әни яисә әбинең сүзе – закон. Алар зинадан бала табарга җыенган кызларына аеруча мәрхәмәтсез икән. Оныкларын бала тудыру йортында калдырып китәргә кушу берни тормый аларга. Кызлары да әниләре сүзеннән чыга алмый. Тик гомерләре газапта уза, баланы сагынып яшиләр. Аннары шундыйлар «ДНК» тапшыруына килә дә инде. Ирек әфәнде Биккинин да булган шундый бер тапшыруда. Телевизор экраныннан күренгәч, аны хатлар белән күмеп куя язганнар.
Шәригать кануннарына туг­ры булып яшәүче Ирек Биккинин ата – улны, ана – кызны белми торган бу заман кешеләренә ярдәм кулы сузарга ашыга. «Бер-берсенә кирәк, бер-берсенә кадерле, тамыр­ларында бер үк кан аккан җаннар югалырга тиеш түгел, югалган очракта да, табылырга тиеш», – ди ул. Яз­мыш­ларны Аллаһы Тәгалә алдан язып куя дисәләр дә, ялгышларны адәм баласы, ни кызганыч, үзе ясый шул.

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.10.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»