поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2010 Дин

ҺӘР КИТАП БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕМЕ?

Ислам мәгърифәте үсү шартларында дини китапларның саны артмый калмый. Китап күргәзмәләрендә, кибет киштәләрендә үзенең китапларын тәкъдим иткән төрле нәшриятларның, авторларның саны да ел саен диярлек күбәеп тора. Тик барлык китапларның да сыйфаты тиешле дәрәҗәдәме икән? Аларда бирелгән мәгълүмат чынбарлыкка туры киләме?

Кайбер китапларны ачып карасаң, форзацында авторның исеме, басылып чыгу урыны, тираж саныннан башка бернинди мәгълүмат бирелми. Укучыга дин өлкәсендә белем бирергә тиеш булган әдәбият өчен бу хәл берничек тә дөрес була алмый. Китап Мөфтиләр Шурасы, Диния нәзарәте карары буенча басылып чыккан яки алар тарафыннан расланган булса гына, ул укучыда ышаныч тудыра ала. Бу, әлбәттә, сатуда булган ярты китапны кулланылыштан чыгарырга кирәк дигән сүз түгел. Күпчелек укучылар моңа бик игътибар итмиләр дә. Ләкин китапларның расланмаганлыгы тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин бит. Мәсәлән, китапка дөрес түгел мәгълүмат яки ислам тәгълиматына туры килмәгән агымнар фикерләре урнаштырылу ихтимал.

 

Халыкта «китап – белем чишмәсе» дияләр диюен, ләкин ул чишмәдәге суның сыйфаты да төрле булырга мөмкин икән шул. Бу хакта дин әһелләренең фикерен тыңлап карыйк әле.

 

Рөстәм хәзрәт Зиннуров, «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы, Казанның һәм Татарстан Республикасының үзәк төбәге казые:

 

– Коръәндә әйтелгән: «Үзегез белмәсәгез, белүче кешеләрдән сорагыз». Китапта фәлән мөфтият яки галимнәр шурасы тарафыннан расланган дигән язу булмаса, кеше шикләнсә, авторын белмәсә, иң дөресе – исемен язып алырга һәм сорарга. Дөрес мәгълүмат алу урынына ялгыш мәгълүмат алып, аның белән гомер буе яшәп, соңгы көннәреңдә генә шуны танып үкенү – бик авыр нәрсә. Китапларны тикшерә торган орган оештырылган иде, тик ул эшләп кенә китә алмады. Мин ышанып торам, үткән корылтайдан соң бу мәсьәлә галимнәр, казыйлар шурасы тарафыннан тагын кузгатылыр. Цензура дигән әйбер кирәк, ул булырга тиеш. Кызганычка, без бөтен китапны да тикшереп бетерә алмыйбыз, бигрәк тә автор безгә үзе тапшырмаса. Россия законы буенча без аны тыя да алмыйбыз. Дөрестән дә, бу бик җитди мәсьәлә, безгә моның буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп.

 

«Ислам китапханәсе» кибетләренең берсендә сатучы (исемен күрсәтмәүне сорады):

 

– Сатуда булган китапларның кайберләрендә, чыннан да, хаталар очрый. Шул ук төрле авторлар тарафыннан язылган мөселман календарьлары – без анда ислам диненә туры килмәгән мәгълүматка тап булабыз. Хәтта тәҗвид китапларында хаталар китә. Китаплар сатуга чыгарыр алдыннан яхшылап тикшерелергә тиеш, бу процессны даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк.

 

 Мәсгут Әсхәтович Миниуллин, «Инсан Медиа Групп» ширкәте генераль директоры, дини китаплар кибете хуҗасы:

 

– Россия дәрәҗәсендә экстремистик дип каралган әдәбиятның исемлеге бар. Без сатуга шул исемлектә булган китапларны гына кертмибез. Алардан башка барлык теләгән китапларны да сата алабыз. Әлбәттә, безнең үзебезнең эчке цензура да бар, чөнки китапларның эчтәлеген тикшереп торырга кирәк. Сатуга дип каралган китапларны сайлаганда без үз тәҗрибәбезгә һәм безгә ярдәм итүче таныш хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәбез.

 

Бу өлкәне контрольдә тота торган орган юк. Моның яхшымы, начармы икәнен Аллаһ үзе генә белә. Бер яктан карасаң, китапларны тикшерә торган орган булса, безгә җиңелрәк булыр иде. Икенче яктан, без, шәхси оешма буларак, хәзерге шартларда нәрсә сатуыбызны үзебез билгели алабыз.

 

Хаталарга килгәндә, алар чыннан да бар һәм бу инде турыдан-туры авторның намусына гына бәйле, алар мөфтият тарафыннан тикшерелми. Шул ук вакытта, моның белән шөгыльләнә торган үзәк барлыкка килсә дә, мин аның киләчәгенә өмет багламыйм. Беренчедән, ислам әдәбиятының нәшер ителү күләме көннән-көн арта, шуңа күрә бу эшне алып барырга вакыты та җитмәс. Икенчедән, һәр нәшриятка аерым фикерләр хас була ала. Шул сәбәпле, китаплар тикшерелгәннән соң, теге яки бу төбәккә туры килми дип цензураны үтмәскә мөмкиннәр. Минемчә, бу мәсьәләдә нәшриятлар турыдан-туры мөфтиятләр белән эшләргә, китапларны тикшертергә тиеш. Чөнки тикшерелмәгән китапларда дөрес булмаган агымнар пропагандасы күзәтелергә мөмкин.

 

Татар җәмәгатьчелеге китап чыгару мәсьәләсенә игътибар бирсә иде. Чөнки, беркемгә дә сер түгел, татар милләте ислам дине ярдәмендә генә сакланып калды. Ә татарча ислам әдәбияты күләме бик аз. Балалар китаплары да юк диярлек.

 

Вәлиулла хәзрәт Якуп, ТР мөфтиенең дәүләт структуралары белән эш итү буенча урынбасары:

 

– Ислам диненә плюрализм хас. Шуңа күрә анда төрле агымнар да бар. Аерым китапны бер төркем идеал дип санаса, икенчесе аны хәрам дип әйтә ала. Согуд Гәрабстанында суфичылык һәм шигый әдәбиятларын яндыралар, ә Ливиядә һәм Иранда ваһһабчылар китапларын утка ташлыйлар. Анда дәүләт сакта тора. Бездә алай түгел, шуңа күрә бу мәсьәләдә кыенлыклар туа. Россия Федерациясе дөньяви дәүләт. Монда төрле кеше төрле китапны чыгару хокукына ия. Тыелган әдәбиятның федераль исемлегенә кермәгән китапларга беркем дә чик куя алмый.

 

Бездә бу мәсьәлә белән узган корылтайда сайланган Голәмалар шурасы шөгыльләнәчәк. Ул 16 кешедән тора. Аның бер өлеше дөньяви галимнәр. Шураның беренче утырышында дини әдәбиятны тикшерү нигезләмәсе кабул ителде. Анда экспертиза оештыру, грифлар кую мәсьәләләре каралган. Әмма бу эш әле башланырга гына тора. Дөресен генә әйткәндә, әлегә хәтле моның белән беркемнең дә шөгыльләнгәне юк иде. Кайбер китапларда «мөфти тәкъдим иткән» дигән язулар бар барлыкка. Ләкин хакыйкатьтә ул китаплар фәнни экспертиза үтмәгән.

 

Без өмет итәбез ки, яңа Голәмалар шурасы экспертлары дини әдәбиятны фәнни нигездә тикшереп бәяләмәләр бирер. Шул вакытта гына без җәмәгатьчелеккә, дини даирәләргә «бу китап хупланган, аны укысагыз, рухи файда алырсыз» яки «бу начар китап, аны уку хәтәр нәрсә» дип әйтә алабыз. Икенче очракта, әйткәнемчә, китапны тыю турында сүз бара алмый. Ул китап барыбер сатылачак. Тик үзебезгә караган мәчетләрдә, безне хөрмәт итә торган шәхси кибетләрдә андый китаплар мөфтият мөрәҗәгате буенча сатудан алына ала. Менә шундый ситуация, әлегә мактанырлык нәрсә юк. Чагыштырыр өчен мисал итеп Дагыстанны алыйк. Анда Диния нәзарәте бу мәсьәлә белән күптәннән бирле конкрет рәвештә шөгыльләнә. Хупланган китаплар исемлеге булдырылган, ә үзләренә туры килмәгәннәрен халыкка җиткермәскә тырышалар.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»