|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2019 Криминал
"Юк кына сәбәп өчен": Башка шәһәргә эшкә килгән татарстанлы кеше үтерүдә гаепләнәТүбән Новгородка эшкә барган Татарстан һәм Удмуртия кешеләре бер ир-атны үтергәнче кыйнаган. Әлеге мәгълүмат Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсеннән алынды, дип яза Татар-информ. 27 сентябрьгә каршы төндә Краснобаково районының Ветлужский бистәсендәге йортта яшәүче 51 яшьлек ир-ат янында ике кунак булган. Юк кына сәбәп өчен, кунаклар хуҗаны каты кыйнаган. Хуҗа алган җәрәхәтләрдән үлгән, дип яза агентлык.
Шикләнелгән затлар тоткарланган. Алар Татарстанда яшәүче 31 яшьлек һәм Удмуртиядә яшәүче 30 яшьлек ир-ат булган.
Ир-атлар Түбән Новгород өлкәсендә төзелештә вахта ысулы белән эшләгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|