|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2019 Матбугат
![]() Алмаз Хәмзин "Ватаным Татарстан", "Сөембикә", “Татарстан яшьләре”, район газета-журналлары турында төртмәле ШИГЫРЬ язганЮмор һәм нәфис сүз остасы, бүгенге көндә пенсионер булса да, үзе әйтмешли, "редакциядә каләм кыштырдатып йөрүче" Алмаз Хәмзин татар матбугаты турында төртмәле шигырь язган. "Журналистлар да дәшмәгәч, гади халыкка нишләргә кала?" ди ул. Маладис, безнең хөкүмәт –
Зур уңышка иреште:
Миллион тиражлы “Чаян”
Хәзер өч меңгә төште.
Йөз меңле “Казан утлары”
Инде дүрт меңгә калган.
Китап елында әдипләр
Романга ун мең алган.
“Сөембикә” журналы да
Тиражга мантый алмый.
Бай хатыннар укый белми,
“Әбиләр носки ямый”.
“Ватаным Татарстан”да -
Соңга калган хәбәрләр.
Язып кара дөресен менә -
Арт ягыңа тибәрләр...
“Татарстан яшьләре” дә
Яшәралмый картайды
Яшьләр укымагач, саны
Унике меңгә калды.
“Акчарлак” гәҗите хәзер
Һәркемнең өстәлендә.
Җылынып йоклыйлар хәтта,
Ябынып өсләренә.
“Ирек мәйданы”нда – ирек,
Яз, басалар, ни кирәк!
Дөреслек юк беркайда да,
Монда бар – сирәк-мирәк.
“Безнең Гәҗит” Илфатныкы –
Танылган журналист ул.
Экраннан “типтеләр” үзен
- Гәҗитеңдә саграк бул!
“Мәдәни җомга” гәҗитен
Тынычлыкта тотмыйлар.
Кемгәдер шунда кушып
Котылырга уйлыйлар.
Район гәҗитләренең
Правалары аз инде...
Кем ит сата, түрә мактый,
Шул гәҗит яхшы инде.
Менә шундый безнең хәлләр,
Бер дә алга бармыйбыз.
Хөкүмәттән юк инде, юк,
Алладан алалмыйбыз.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге шигырь бу атнада Татмедиага караган "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыкты.
– Никадәр михнәтле тормыш белән яшәсә дә, үз максатына ирешердәй халык без. Эчке тәрбиясе югары, иманлы, денле, укымышлы да ул. Авыл апа-абыйларының газета алдырмауларыннан оялып утырганнарын еш күрәбез бит. Үзебезне кимсеткәнне без шактый күргән инде. Кимсетәләр дип елап утырып булмый. Әлегесе заманда милләткә укырга, гыйлемен, иманын ныгытырга берәү дә комачау итми, - дип уртаклаша Алмаз Хәмзин.
--- |
Иң күп укылган
|