|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2019 Шоу-бизнес
"Татарча солянка": егетләр парады, чикерткә һәм музыка
Сентябрьнең 26сында концертлар сезоны старт алды. Беренче “Татарча солянка” - ул һәрвакыт интрига! Кем җәй буе ябыккан, кем киресенчә тулыланган. Берәүләр образларын үзгәрткән, икенчеләре үзләренә тугры калган. Тамашачының җыр-моңга сусаганы сизелә: концерт башланырга ун минут бар әле дигәндә, УНИКС тулып та бетте. Чыш-пыш сөйләшүчеләр, телефонга текәлүләр дә әллә ни күзәтелмәде. Тамашачы зарыгып бәйрәм башланганын көтте.
Сәхнәдә концертның дирижерлары - Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов күренде. Гөлназ чын Голливуд йолдызы: озын кып-кызыл күлмәк сайлаган. Ә Айрат Ильясов турында әбием тазарып, матураеп киткән дияр иде. Гөлназ-Айрат тандемы безгә күптәннән таныш: бу кичтә дә алар бер сулышта эшләде. Концерт дәвамында 11нче айфонны бәяләп алдылар, БМВ тавышын да тыңлаттылар. Хәттә күзне йомдырып, Балтач урамнарына экскурсия оештырдылар.
Концертны Илназ Гарипов ачып җибәрде. Беренче эш башлаганнарга аягы җиңел булсын диләр. Чыннан да, Илназның аягы җиргә тимәде диярлек. Сикереп биеде, өздереп җырлады. Ничек йөгереп чыкса, шулай сәхнә артына кереп тә югалды.
Концерт буйдаклар парады диярсең: яшь һәм талантлы егетләр күп иде. Миндияр Шәймарданов, Рамил Әйметдинов, Фәрид Низамиев.. Фәрид дигәннән, үзе өйләнә алмаса да, ул җәй буе кеше өйләндереп йөргән. Коллегаларының концерт графикларын күреп кенә аңга килгән. Көз җиткән, ләбаса! Концертлар куярга кирәк. Крыловның “Стрекоза и муравей” әкияте герое икән Фәрид. "Шул чикерткә сыман лето красное пропел, мин, - ди.
Айгөл Рәхимова исә яңа сезонга җитди караган. Үзенә мин ябыгырга тиеш дигән максат куйган. Җәй буе Константиновка тирәли йөгергән. Иртән тору авыр, Айгөл уяну буенча мең дә бер методиканы да сынап караган. Мактарга кирәк, Айгөл үз дигәненә ирешкән. Чын курчак!
Сәхнәдә Фазлыевлар күренгәч, тамашачының куллары сумкаларга, кесәләргә шуышты. Бер-бер артлы смартфоннар күренде. Мәш килеп видео төшерделәр. Фазлыевлар, сүз уңаеннан, көзгә ныклап әзерләнгән. Җәй буе язганнар да сызганнар, язганнар да сызганнар. Күлмәк тектереп, җыр язып, җәйне күрмәгәннәр.
Җырчы Чәчкә дә сезон ачылышын зарыгып көткән. Кәефе шәп иде! Яңа бик килешле костюм кигән. Ябыккан! Минем күршедә утыручы абый шундук бәяләп, "ууу!" дип кычкырып куйды. Янәшәдәге утыручы хатыны гына бу адымын хупламады. Күз карашы белән ирен утлы табада сикертеп алды.
Сәхнәдә Вадим Захаров күренгәч зал тагын да җанланды. Арткы рәтләр торып ук басты! Чын халык мәхәббәте инде! Вадим үзе дә мәхәббәтле: гадәттәгечә тыйнак кына җырлап, хисләр уятып, матур гына кереп китте.
Үзебезнең "Татарча солянка" бик тәмле, тансык иде. Күп тә түгел, аз да. Монысыннан ләззәт алып, киләсе порцияне көтәрлек булды!
Назлыгөл СӨНГАТОВА |
Иң күп укылган
|