|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2019 Җәмгыять
Җитди вазыйфа: Рөстәм Нәбиев Башкортстанда кеше хокукларын яклаячакОмскида десантчылар казармасы ишелеп, шул казада исән калган, аякларын югалтса да, үзен югалтмаган спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев зур эшкә билгеләнде. Егет Башкортстанның кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет вәкиле итеп сайланган. "Башкортстан республикасы башлыгы Радий Фәритович (Хәбиров - ред.) инстаграм битендә совет төзү турында указ һәм аңа кандидатлар туплау турында пост куйган иде. Күп кенә кеше минем кандидатурамны тәкъдим иткән. Мин моңа башта игътибар итмәдем. "Рөстәм Нәбиев советка керергә лаек! " дигән сүзләрне күргәч кенә, указ турында укып, аңлап алдым. Соңыннан миңа Уфа шәһәре админтсрациясеннән советка керергә тәкъдим ясадылар һәм мин ризалаштым"- ди Рөстәм Нәбиев.
⠀
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, совет 36 кешедән торып, 5-6 кешелек төркемнәргә бүленәчәк.
Рөстәм Нәбиев аңа ышанган һәрбер кешегә үзенең рәхмәтен әйтә. "Мин мондый җаваплы эштә беренче тапкыр. Ышанычыгызны аклармын. Һәм һәрбер кулдан килгән әйберемне эшләрмен"- ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|