поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2008 Сәясәт

МИН – ҮРМӘЛӘҮЧЕЛӘР ТОКЫМЫННАН...

Танышларым еш кына кызыксыналар: "Син, журналист кеше, чит илләргә күп йөрисеңдер инде. Бу арада кайларга чыгып кайттың әле?" "Элеккеге Советлар Союзы республикаларыннан, әйтик, Грузия, Литва, Латвия, Үзбәкстан, Кыргызстаннан кала бер генә чит илдә булганым юк" дигәч, күбесе шакката. "Кит аннан, хәзер студентлар да арка кыздырырга Төркиягә, йә Мисырга барып кайта бит", – диләр, сәерсенеп. Еракка йөрмәвемнең сәбәбен әйткәч, көлеп җибәрәләр. Ә сәбәбе шул: мин самолетта оча алмыйм, куркам.

Европа илләренә дә чыкканым юк хәтта. Идел белән Урал арасында гына буталып йөрим. Европа тарафына поезд белән барып кайтырга исәп юк түгел анысы, гәрчә поездда да курку бетми. Очудан курку – бер миңа гына хас фобия түгел икән. Бу куркуның диагнозы да бар хәтта – авиафобия. Бик танылган артистлар, мәсәлән, америкалы поп-йолдыз Майкл Джексон самолетта сәяхәт итмәскә тырыша ди. Аның ватандашы Дэвид Боуи, Русиягә гастрольгә килгәч, очудан шүрләп, Владивостоктан Мәскәүгәчә поездда аунап барган. Онытып торам: үзебезнең Туфан абый Миңнуллин да очмый бит. Димәк, авиафобияле "авырулар" арасында мин ялгыз түгел. Бу бераз юата. Бер журналда хәтта бездәйләрне иң нормаль кешеләр дип язганнар. Мантыйгын да аңлатканнар. Баксаң, биеклектән курку, очудан курку – җирдә атлап, үрмәләп яки шуышып йөрүче һәр җан иясенең иң табигый тойгысы икән.  Чөнки безгә – үрмәләүчеләргә Ходайдан бирелгән җан саклау инстинкты егылып төшеп имгәнүдән, бәрелеп үлүдән курку хисен салган. Аннары, самолетта очудан тамчы да курыкмыйм дип шапырынган кешеләргә дә ышанырга ярамый. Очарга дип самолет ишеген атлап кергәндә үк күпчелек пассажирларның йөрәк тибешләре тизәя, уч төпләре тирләп чыга, эчтән генә дога укый башлыйлар. Ә менә һәрдаим болытлардан да югарырак менеп-төшеп йөрүчеләр – пилотлар, борт-инженерлар, стюардессалар ничек җиңә икән үзләрендәге табигый инстинктны? Минем Миргазиян җизни – очучы. Кайсы илләр, нинди кыйтгалар өстеннән генә очмаган ул! Африкада, Эфиопия, Ангола илләрендә гражданнар сугышы дөрләгән чорда, әллә күпме күктәшен югалткан. Малярияле джунглида үлем чигендә яткан. Вьетнамга, Лаоска да очкан. Европа  күген дә күп айкаган. Үзе – Ютазы районындагы утыз гына йортлы Алма-Ата авылында үрмәләп үскән малай, җир кешесе.  Улы Наил дә әтисе кебек үк очучы. Бүген – Кытайдан, иртәгә – Англиядән чылтырата. Алардан: "Һәр очыш алдыннан йөрәк сикерәдер инде, ничек курыкмыйча алып менеп китәсез ул тимер арбаны күккә?" – дип сорасаң, икесенең дә күзләре яна башлый. Җизни бигрәк тә гайрәтләнә:

 

– Һи-и, өстәге иркенлек! Аннан бөтен дөнья уч төбендәгедәй күренеп бара! Матурлыгы гына ни тора! – дип сайрый башлый. Шулайдыр, шулайдыр. Безгә соң, матурлыкның үз яссылыгыбыздагысы да бик җиткән! Җитми икән, әнә, туган авылымны өч яклап таулар кочаклаган, иң биегенең – Биектауның түбәсенә менәм дә карыйм. Шуннан караганда да хәл китеп тора әле: матурлыкка матур, егерме-утыз чакрымгача авыллар, урманнар, кырлар, елгалар җәйрәп ята, ә менә мәтәлеп төшеп китсәңме...

 

ОЧКАН БАР ИДЕ ЛӘ

 

Очуы төштә генә рәхәт ул. Җирдән җиңел генә этенеп китеп, өй түбәләреннән аз гына өстәрәк, тирбәлеп кенә очып барасың. Бер дә куркытмый. Тимер очкыч эчендә түгел бит син, ә кош кебек, үз гәүдәңне үзең идарә итәсең. Менә шулай гына очып булсын иде ул! Гомумән, тимер-томырның күккә менүе – бер дә юньле эш түгел инде. Җир астының барлык байлыгы өскә чыгып бетеп, дөньяны тәмам машиналар, агулы газлар, завод-фабрикалар сөреме, сасы сулар басып киткәч, ахырзаман җитәсе дә бик табигый кебек... Тукта, фәлсәфәгә бирелеп киттем бугай. Сүз башым бит – авиафобия.

 

Казанга беренче тапкыр очып килгәнмен икән ләбаса! Бу минем очкычка беренче тапкыр утыруым булган икән. Яшьлек бит, курку-өркүләрнең әсәре дә юк. Ул заманда (җитмешенче еллар уртасы), КамАЗ төзелеше гөрләгән чорда, Бигеш аэропорты – кошлар базарыдай җанлы алан иде. Көненә егермеләп самолет очкандыр аннан. Казанга гына да унлап рейс бар иде кебек. Студент булып, каникулларда, бәйрәмнәрдә өйгә кайткалап йөрүләр дә һаман шул һава транспортына бәйле иде. Безнең төбәккә, Баулыга терәлеп торучы Ярмәкәй ягына Мәскәүдән – Казанга һәм Октябрьский янәшәсендәге Баулы очу аланына кунып алып, Уфага баручы рейска эләктең исә, Казаннан 400 чакрымдагы туган ягыңа сәгать ярымда кайтып җиттең дигән сүз! Анысына  билет юк икән, Бөгелмәгә көненә әллә ничә рейс бар, ә Бөгелмәдән Октябрьскийга нибары илле чакрым гына юл кала, автобуслар йөреп тора. Шулай итеп, Казанда биш ел уку дәверендә утыз-кырык тапкыр самолетта очылган. Куркылмаган. Бәлки куркытып торучылары азрак булгандыр? Бәлки үз тирә-юнебездәге һәлакәтләр хакында ишетү-белү күңелгә курку сала башлагандыр? Туксанынчы еллардан соң радио, телевидениедәге һәр яңалыклар тупланмасы авиа, автоһәлакәтләр хакындагы хәбәрләрдән башланып китә бит.

 

ЭЧӘСЕҢ ДӘ ОЧАСЫҢ!

 

Алга таба, каядыр очасы булса, мин куркуны басу хәстәрен күрә башладым. Берәү дә мине эчкече димәс, әмма аэропортка килгәндә сумкамда һәрвакыт аракы йөртәм. Хәзер ничектер ул – очмагач, белмим, ә ул заманда, ягъни егерме биш-утыз еллар элегрәк, шешәсе ябык  эчемлекләрне досмотр хезмәте берсүзсез уздыра иде. Шешә самолет салонына кереп утыргач кына ачыла. Аның "сәвитский" бөкесен ачарга пәкем дә, салып эчәр өчен калай кружкам да үзем белән. Тончыга язып, шундук башка китәрлек порцияне салып эчәм дә, самолет көпчәкләре җирдән аерылганда, миңа инде – диңгез тубыктан. Язучылар белән бергә Ырымбурга да, Богырысланга да шулай эчеп очтым. Татар  Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә, бөтен Кавказны, аннары Урта Азияне урап, ике-өч ай гастрольдә йөргәч, чәчәкле-гөлле, эссе Ташкенттан карлы-бозлы март Казанына да шулай салмыш хәлдә кайтып төштем. Ә менә соңрак, инде артистлыктан китеп, журналистлыкка күчкәндә, Бакуга очканда "яндым"! Бусы хакында тәфсилләбрәк сөйләргә дә ярыйдыр.

 

"Татарстан яшьләре" редакциясе белән дуслашып йөргән чак. Әллә 1982, әллә 83 нче ел – төгәл генә хәтерләмим. Советлар Союзының кояшлы республикаларыннан берсе (кояшсызы юк та иде бугай) Азәрбайҗанда яшь журналистлар һәм язучылар семинары үтәчәк икән. Казаннан ул чакта "Т.Я." журналисты Рафыйк Юныс белән яшь язучы Нәбирә Гыйматдинова тәгаенләнгән. Нәбирә бара алмый булып чыкты һәм үзе урынына мине тәкъдим итте. Рафыйк абыйның аракыны иснәп тә карамаган, бик тәртипле, өстәвенә таләпчән кеше икәнен беләм. Алдан кисәтеп куйдым: "Үзем белән аракы алам", – дидем. Аны-моны әйтмәде. Иртәгә очабыз дигән көнне кибетләрне актарып, аракы эзлим. Юк кына бит. Хәзерге кебек муллык заманы түгел. Аптырагач,  начар гына портвейн сатып алдым. Башка китмәсә,  җитми калса нишләрмен дип, берне түгел, ике шешә алдым. Хуш, икенче көнне матур гына очып киттек. ТУ-134  булдымы икән, бик дәү самолет инде бу. Салон тулы бала-чага, пионерлар. Каядыр ял итәргә очалар, күрәсең. Качып-посып кына беренче шешәнең пластмасс бөкесен ачып, калай кружканы тутырып эчеп куйдым. Аракыны аз эчсәң дә исертә, ә бу бит ун-фәлән градуслы гына нәрсә, берьюлы күп эчәргә кирәк. Янәшәмдә, чыраен сытып, миңа җирәнүле караш ташлаштыргалап, Рафыйк абый утыра. Самолет бетон юлдан аерылганда, мин инде шактый исергән идем.  Бераздан җебеп, йоклап киткәнмен. Берзаман, Әстерханга җитәрәк микән,  күңел болганып уянып киттем. Теге хәерче шәрабның галәм киңлегенә чыгасы килүе икән. Ярый әле,  юньле самолетта моның өчен (миндәй исерек куркаклар өчен түгелдер инде, ә  күңеле болганучан пассажирларга) махсус каплар куела икән. Әстерханда очкыч бериш пассажирларын төшерә, яңаларын ала. Шул арада Рафыйк абый мине култыклап алып чыгып, аэропорт бинасында әрләп йөргәне томанлы гына булып истә калган. Бакуга  җиткәндә мин айнып бетеп килә идем инде.

 

Бакуда, июнь эссесендә, семинарда утыруны диңгездә коену, каштаннар  җиләсендә ял итү, күңелле аралашулар белән уздырдык. Бер атна вакыт сизелми дә үтте. Кайтыр көн якынайган саен, самолетта өч сәгать очуны ничек кичерәсе булыр инде дигән хәсрәт башны бораулый. Анда  эчемлек табу проблемасы юк: йөзем үскән җирдә яхшы шәраблар да җитәрлек, аракы да табып була. Азәри дуслар күчтәнәчкә  шәраб та бирделәр әле. Ләкин килгәндәге матавык искә төшә дә, Рафыйк абый каршында оят булып китә. Өстәвенә, бик кырыс итеп кисәтеп тә куйды бит әле:

 

– Кайтышлый эчмисең! Түзәрсең,  самолеттан төшеп калмассың әле...

 

Һәм мин саф баш, аек акыл һәм эчем тулы курку белән самолетка кереп утырдым. Куркуым кимесен диптер инде, Рафыйк абый үзе тәрәзә яклап утырды. Самолет күтәрелеп, диңгез яры өсләп оча башлады. Мин, пружинадай җыелып, очкыч борылганда аз гына кырынласа да  ах-ух килеп, Рафыйк абыйның беләгенә ябышам. Ул мине тынычландырган була. Ә мин исә, самолет ватылса-нитсә, чиелдап, диңгез төбенә китәсебезне уйлап барам. Минем  нервылануыма, күзләремне каплавыма, куркып кулына ябышуларыма  өч сәгать буена ничек түзгәндер күршем, белмим. "Эчеп утырса, тынычлап кайткан булыр идем",  – дип  тә уйлап куйгандыр инде, мескен.

 

Шуннан соң тагын бер-ике тапкыр гына очтым да, шып туктадым мин. Сигез-ун чакрымга күккә күтәрелү, герметик торба эчендә ябылып утыру миңа котчыкмалы куркыныч гамәл булып  тоела башлады. Берара автобуста йөрү дә газапка әйләнде хәтта.  Авиафобиядән  диагнозым клаустрофобиягә күчте. Әле дә мин кеше күп автобуста, тыгыз лифтта йөрергә куркам. Шуңа күрә, бушрак автобус килгәнен көтеп, сәгать буена тукталышта тора алам.  Лифтка кеше  өерелеп керсә, аларга иярергә ашыкмыйм: йә буш лифт көтәм, йә сигезенче катка җәяү генә  тәпилим.

 

Элекке очышларымны, автобуста дер калтырап йөрүләремне искә төшереп (хәзер машинада тынычрак йөрим, хәтта зур тизлектә таксида килгәндә дә), үземнең фобияләремне аңларга тырышам. Һәм шундый фикергә киләм: үземне самолетка утырырга мәҗбүр итә  алмавым, психиканың шуңа карышуы биеклектән куркудан да түгел, ә куркуымнан курку икән бит! Ягъни мәсәлән, үземнең куркачагымны алдан белеп, шул куркудан нервым талкыначагын сизенеп карышу инде бу. Кыскасы, тыныч яшисе килә. Күбрәк җәяү йөрисе килә. Шау-шулы мәйданнарны читтәнрәк урап үтәсе килә. Модалы кешеләргә ияреп, көтү белән йөрүләр дә минем өчен түгел. Андый маймыллыклар читтән берәр түмгәк өстенә менеп кенә карап торсаң да яхшы күренә. Гомумән,  шау-шулы  шәһәрдән, самолетлар, машиналар, поездлардан ераккарак китеп, берәр тыныч авылга кайтып, җиргә яланаяк басып йөрисе килә. Бер генә дә очасы килми...

 

Фотода: Казан - самолет тәрәзәсеннән.


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»