поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
30.09.2019 Язмыш

«Хатынның әнисенә: «Әгәр дә бу сурәтләрне алып ташламасаң, кызың белән аерылышам!» – дидем»

Газета-журналларга язганым юк иде. Ә бу юлы кулыма каләм алмыйча кала алмадым. Үземнең гаилә тарихын бүтәннәргә дә сөйлисем килде. Бәлки, кемнәрдер гыйбрәт алыр.

Бәхетемне озак эзләдем. 30 яшькә җиткәндә генә бер рус кызы белән чәчләребез чәчкә бәйләнде. Яшермим – яраттым. Матур гына дуслашып йөрдек. Марҗаның да бар җаны дигәндәй, ул үзе дә начар хатын булмады. Тик әти-әниләр генә башта ризалык бирмәде. Аннары күнделәр инде: «Сезгә яшәргә», – дип кул селтәделәр.
 
Менә өч ел инде тормыш итәбез, сугышып урамга чыкканыбыз, кеше көлдергәнебез юк. Ләкин дөньябыз түгәрәк түгел, мәхәббәт җимеше – балабыз юк. Табиблар бернинди чир дә, сәбәп тә таба алмый, шулай да өметләндерәләр. Ә бит гомер уза. Балалы гаиләләрнең чөкердәшеп яшәүләрен күреп, икебезнең дә җан сыза.
 
Эшемдә бик якын дустым бар, татар егете. Биш вакыт намазын калдырмый. Берәр җиргә барырга сөйләшсәк тә, аңа килсәм, ул, намаз укып чыгам әле, көтеп тор, дип, үзенең йокы бүлмәсенә кереп китә. Мондый хәл өч тапкыр кабатланды. Эчем дә поша, көтеп тору кызык булмый башлады. Ә берьюлы ул намаз укырга кереп киткәч, карыйм, тумбочка өстендә Коръән тәфсире ята. Вакытны уздырыйм дип ачып укымакчы булган идем, битне ачуым булды: «Алар терлек кебек. Тик юлдан тагын да ныграк язганнар», – дигән сүзләргә күзем төште.
 
Кызыксынып укый башладым. Дус­тым намазын укып бетереп чыккач, бу китапны кайдан алып буласын сорадым. Минем инде бу чакта аны бөтенләе белән укыйсым килә башлаган иде. Рәхмәт яусын, ул бу китабын миңа бүләк итеп бирде. Өйгә кайткач, тагын укыдым. Укыган саен, күзем ачыла бара, үземнең наданлыкка ачуым кабара. Бик тырыша торгач, намазга бас­тым. Хатынның әнисе белән бер фатирда яшибез. Күземә әбинең иконалары күренә башлады. Моңарчы игътибар да иткәнем юк иде. Мәсьәләне кабыргасы белән куйдым. «Әгәр дә бу сурәтләрне алып ташламасаң, кызың белән аерылышам!» – дидем. Әби мине бик ярата иде. Кич белән эштән кайтсам, иконалардан җилләр искән. Бүлмәләр яктырып, киңәеп киткәндәй тоелды.
 
Бер атна әби бер сүз дәшмәде. Ял көнендә аш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Сүз башлады бу: «Вот ты попросил убрать иконы, мы убрали. Взамен что дашь? У нас сейчас в душе пустота, зятек...» – диде. Мин, озак уйлап тормыйча, аңа үзем укыган Коръән тәфсирен тоттырдым. Ул, русчалап: «Безгә дә укырга можномы?» – дип сорады. «Не только можно, но и нужно», –  дип җавап кайтардым. Ләкин башта ваннага кереп госел коенып чыгыгыз, дип тә өстәдем. Үзем, аларга комачауламас өчен, өйдән үк чыгып киттем.
 
Ике-өч сәгатьтән соң кайтсам, хатын белән әби мәш килеп шул китапны укып утыра. Тылсымлы китап булды бугай ул. Күпмедер вакыттан соң хатын да, әби дә намазга басты. Мөслимә булып, шәригать кануннары белән яши башлагач, беркөнне хатын: «Безнең никахыбыз юк бит», – дип борчылуын белдерде. Мәчеткә барып, никах укытып кайттык. Иң кызыгы һәм сөендергәне, никах укытып ун ай узгач, безнең балабыз – курчак кебек кызыбыз туды.
 
Тик шунысы кызганыч, рус милләтеннән булган хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга бастылар, ә менә үземнең татар әти-әнине намаз әһеле итеп булмый әле. «Без болай да мөселманнар. Безнең гөнаһыбыз юк!» – дип җавап бирәләр. «Аларны да оҗмахлы итү өчен нишләргә икән?» – дип уйланам хәзер.
 
Фәнис, Әлмәт шәһәре
Фото: пиксабай

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.09.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы