|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2019 Матбугат
Казанда татар телендә "Китап" радиосы эшли башлыйБүген Росокомнадзорда узган ешлык бүлү бәйгесендә өр-яңа радиостанция җиңеп чыкты. Бу хакта инстаграмда "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр итте. Бәйге Казанда 98,6 MHz ешлыгына уздырылган. Ә яңа радио "Китап" дип аталачак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге ешлыкка ия булу өчен "Татмедиа"дан тыш, "Большое Радио" һәм "Ореноблмедиа" ширкәтләре көрәшкән.
"Китап" радиосы ешлык алуда быел май ахырында да катнашкан иде. Әмма ул вакытта "Радио Вера" җиңде.
"Татмедиа"нең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Миргаязов сүзләренчә, "Китап" радиоканалы мәдәни-агарту форматында булып, анда әдәби әсәрләр яңгыраячак. Эфирга нигездә аудиокитаплар биреләчәк ди ул.
Казанда соңгы тапкыр татар телле радио өчен лицензия 2011 елда "Тәртип FM"га бирелгән иде. Ләкин ул да 2017 елда ябылды.
--- |
Иң күп укылган
|