поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
30.05.2010 Сәясәт

ТӘРТИП КИРӘК ТҮГЕЛ БУГАЙ

8 майда “Распадская” шахтасында, метан шартлап, шахтерлар һәлак булды. Әлегә кадәр 23 кешенең язмышы ачыкланмаган. 67 шахтерның мәете табылды. Һәлак булганнар гаиләсенә 3 миллион сум матди ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Тик шунысы бар: күп кенә мәгълүмат чыганаклары компенсациягә бирелә торган акчаны таларга маташу очраклары булуын хәбәр итә. Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка үлгән шахтер хатыны мөрәҗәгать иткән. Аның өенә 3 ир кергән. Һәм компенсациянең 500 мең сумын аларга түләргә тиешлеген җиткергән. Югыйсә тол хатынның фатирын яндырырга яисә 15 яшьлек кызына һөҗүм оештырырга вәгъдә иткәннәр. Җинаятьчеләр мондый “ясак”ны авария вакытында зыян күргән бар гаиләләргә дә салачагын ирештергән. Хатын милициягә бара һәм анда аңа җирле җинаятьчел төркем әгъзалары фотоларын күрсәтәләр. Ханым “Вокзальские” төркеме лидерын – Дмитрий Ширяевны танып ала. Ләкин тикшерүче берни дә эшләп булмаячагына, бу төркемнең хакимият структураларында таянычы булуына ишарә итеп, шикаятьне кабул итми. Шуннан соң ханым губернатор Аман Тулеевка хат яза. Ә теге, ашыгыч киңәшмә җыеп, чаралар күрергә куша...

 

Инде икенче хәбәр. Мәгълүмат чараларында шау күтәргән бу хәбәр дөрес түгел, диелә. “Генераль прокуратураның махсус комиссиясе дәлилләр тапмаган. Комиссия тол калган хатын-кызлар белән очрашкан. Аларның берсе дә көч белән акча таләп ителүенә дәлилләр китерә алмаган”.

 

Хәер, Аман Тулеев һәлак булган һәр шахтер гаиләсенә инде 20 майдан ук милиция хезмәткәрен беркеткән һәм бу гаиләләргә акча даулап алу очраклары булу ихтималын кисәткәннәр. Кая, кемгә мөрәҗәгать итәсе аңлатылган...

 

...Бу төрле чыганаклардан җыелган рәсми аңлатма. Ләкин миндә күп сораулар кала. Шахтерның куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар итмичә, билгеләнгән вакытны узып норма үтәргә тырышуы һәм шундый куркыныч, авыр 2 смена хезмәт өчен айга нибары 40-50 мең сум хезмәт хакы алуын, шахта хуҗасының берсе Абрамович икәнен сөйләп тормыйм. Бер генә өстәмә һәм ул гаять дорфа яңгырый: шахтер һәлак булмаса, гаиләсенә бу кадәр ярдәм итә алмас иде. 3 миллион сумны ул бит 5–6 ел эшләргә тиеш. Әле бер тиенен дә тотмыйча җыеп барса гына туплый ала. Менә шул яссылыкта шушы ятимнәргә, толларга карап кызыгучылар, көнләшүчеләр дә булыр. Җинаятьчеләрне дә кеше кайгысы борчымый. Хәер, бу нисбәттән фикерләр каршылыклы. Серле тормышта, аңлаешсыз вәзгыять хөкем сөргән вакытта яшибез бит. Башта рэкет турында сүз чыга, аннан, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел дип, инкарь ителә. Кешенең үзенә генә фаразларга кала: булганмы, юкмы? Коррупция, ришвәтчелек, җинаятьчелек колач җәйгән илебездә мондый хәлләр юк дип ышандыру кыен, билгеле. Әллә бандитлар белән килешкәннәрме: “Ярар, бу юлы тимәгез инде шахтерларга, башка корбаннар табарсыз”, - дигәннәрме? Әнә бит 20 майдан ук һәр гаиләгә бер милиционер беркетелгән булган. Болай дәвам итсә, һәр гаиләгә бер милиционер дигән девиз кирәк булмасмы?! Кем кемне кемнән саклый соң бу илдә?!

 

...Хәтеремдә 90нчы еллар. Коточкыч җинаятьчелек чәчәк ата. Базар, кибет, заводлар җинаятьчел төркемнәргә ясак түли. Авылдан алып килеп, ясаксыз бер капчык бәрәңге дә сата алмыйсың. Шул хәлгә аптыраганымны күреп, милициядәге таныш полковник абзый аңлаткан иде: “Илфат, тәртип салу өчен бер ай вакыт җитә. Тик хакимиятнең теләге генә кирәк. Бандитлар барысы да исәптә, күз алдында. Тик тота алмыйбыз. Кемнең кайда кешесе бар. Җинаятьләрен исбатларга мөмкинлек юк”.

 

Бүген 15-20 ел элек кылынган җинаятьләр өчен зур-зур төркемнәр хөкемгә тартыла. Шул елларда үтергәннәр, талаганнар. Әлбәттә, моны милициябез тырышлыгы, булдыклылыгы дип тә кабул итәргә мөмкин. Әмма мин алай уйламыйм. Бу җинаятьчеләр 15-20 ел буена кайда булган, ни белән шөгыльләнгән, ник аларга чират бүген генә җиткән? Һәм барысы да хөкем ителә микән? Теге полковник абзыйның әйткәннәре, ягъни “кул кулны юа”, “тыгыз бәйләнгән чылбыр” хикмәте бүген дә юк микән?

 

Шахтерлар фаҗигасеннән соң һәм ятим калганнарга рэкетлар бәйләнү хәбәрен белгәч, тәртип урнаштырырга тиешле әфәнделәрнең буш сүз, хисаплар белән эфир тутыруларын ишеткәч, шулай уйга калдым әле. Тәртип урнаштырырга теләмибез бугай. Ник икәненә башым җитми.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы