|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2019 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюкның элеккеге ире: «Мин аны коткару өчен барысын да эшләдем»Анастасия Заворотнюк яман шеш белән көрәшә. Актрисаның гаиләсе белер-белмәс теләсә нинди хәбәр таратмауны үтенә, ә аның элеккеге ире Дмитрий Стрюков интервью биреп йөри. Танылган "няня"ның элеккеге ире StarHitка аның элеккеге проблемалары турында сөйләгән.
Заворотнюк АКШта яшәгән вакытта риэлторлык белән шөгыльләнгән. Әмма бер сату-алу вакытында хокук сакчыларына бер документ шикле тоелган һәм аны кулга алганнар. Дмитрий Стрюков шундук килеп аны коткару өчен барысын да эшләве турында сөйләгән.
– Аны ялган документ ясаганы өчен кулга алдылар. Мин Настяны коткару өчен барысын да эшләдем. Үземнең адвокатларым ярдәмендә аны чыгардым, әмма аңа ишеккә күрсәттеләр, ягъни аны илдән кудылар, ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|