поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.05.2010 Мәдәният

БУ – ТАРИХ

«Профессор Мамлок»

 

Татар дәүләт академия театрында Ф.Вольфның фашизмга каршы язылган «Профессор Мамлок» әсәренең постановкасы яңартылды.

 

Беренче спектакль 1 нче июльдә булып узды инде. Киләсе спектакльләр бүген һәм 5 нче июльдә була. Баш рольләрдә: Әбҗәлилов (Мамлок), Таҗдарова (Эллен), Солтанов (Зейдель), Шамильский (Эрнст), Булатова (Инга), Миңнебаева (Рут), Сәгыйтов (Гельпак), Камская (Руф) һәм Газизов (Рольф) иптәшләр уйныйлар.

 

Кызыл Татарстан. – 1941. – 3 июль. – № 154.

 

* * *

 

Әдәби-музыкаль кичә

 

16 нчы августта, Язучылар союзында Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Тукай залы хөкүмәт членнары, галимнәр, артистлар һәм журналистлар белән тулы иде.

 

Кичәдә фашизмга каршы язылган яңа шигырьләр укылды һәм яңа көйләр башкарылды. Н.Асеев, М.Шац, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, Г.Кутуй һәм Ә.Исхак иптәшләр үзләренең Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт тулган ялкынлы әсәрләрен укыдылар.

 

Җырчыларыбыздан М.Рахманкулова, Ф.Насретдинов, У.Әлмиев, С.Әхмәдуллина һәм башкалар Н.Җиһановның, Җ.Фәйзинең, М.Мозаффаровның, З.Хәбибуллинның һәм Ф.Яруллинның яңа язылган җырларын башкарды. Скрипач Каюм Байбуровның чыгышы да халыкта яхшы тәэсир калдырды.

Бу әдәби-музыкаль кичә совет сәнгате һәм совет әдәбияты көчләренең фашизмга каршы көрәшне идеология өлкәсендә дә, сугыш кырларында да алып барырга һәрвакыт хәзер икәнлекләрен һәм шуны алып баруларын күрсәтте.

 

Кызыл Татарстан. – 1941. – 20 август. – № 195.

 

* * *

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 27 нче һәм 28 нче сентябрьдә Илнең оборона фонды файдасына ике спектакль

 

Хуҗа Насретдин, Н. Исәнбәт әсәре, 5 пәрдәдә, комедия.

 

Кич 8 сәгатьтә башлана.

 

Касса көндезге сәгать 1 дән сәгатьтән кичке 9 га кадәр ачык.

                       

Кызыл Татарстан. – 1941. – 25 октябрь. – № 235.

 

* * *

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

 

(Зур драма театры бинасында)

 

31 нче октябрьдә һәм 1 нче ноябрьдә

 

Премьера  Нәкый Исәнбәт әсәре Идегәй

 

Билетлар көндез 10 сәгатьтән 2 сәгатькә кадәр Һәм кич 5 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр сатыла

 

Кич 7 сәгать 30 минутта башлана

 

Кызыл Татарстан. – 1941. – 29 октябрь. – № 255.

 

* * *

 

Театрларда һәм киноларда

 

Татар дәүләт опера һәм балет театры.

 

Бүген – «Башмагым»

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

 

31 январьда, көндезге 12 сәгатьтә – «Таймасовлар»

 

Кич – концерт-бал. Бөтен җыелган акча оборона фондына биреләчәк.

 

Зур драма театры

 

Бүген – «Минем улым», 31 нче январьда көндез һәм кич – «Маскарад»

 

Дәүләт циркы

 

Бүген – зур цирк тамашасы һәм французча көрәш ярышлары.

 

Кич 8 сәгатьтә башлана.

 

Татар дәүләт филармониясе

 

1 нче февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Усман Әлмиев концерты.

 

Соңыннан танецлар.

 

Концерт кич 8 сәгать 30 минутта башлана.

 

Бөтен җыелган акча «Совет актеры» исемле танклар колоннасы төзү фондына биреләчәк.

 

«Электро» – «Сиңа сокландым»

 

«Унион» – «Котовский»

 

 Кич – «Антон Иванович ачулана»

 

Кызыл Татарстан. – 1943. – 30 январь. – № 24.

 

* * *

 

Татар дәүләт академия театрында «Король Лир» трагедиясе

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Шекспирның «Король Лир» трагедиясен куюга хәзерлек бара. Әсәр өчен яңа декорацияләр атказанган сәнгать эшлеклесе Сперанский җитәкчелегендә эшләнде.

 

Пьесаны уйнауда театрның барлык төп көчләре катнаша. Алар арасында Әбҗәлилов, Ильская, Ильдар, Касим Шамиль, Булатова һәм башкалар бар. Хәзер театрда бу әсәргә репетицияләр бара.

 

                        Кызыл Татарстан. – 1945. – 16 январь. – № 11.

 

* * *

 

А.Дубинская. Милли театрның чәчәк атуы

 

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә милли театрның эшенә багышланган конференция булып үтте. Конференциядә автономияле алты милли республика – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия һәм Мари республикаларының делегатлары катнашты. Ватан сугышы көннәрендә мондый конференциянең чакырылуы үзе генә дә совет сәнгатенең актив иҗат тормышы белән яшәгәнлеген һәм үзенең культурасын сөя торган халыкның ихтыяры һәм рухы җиңелмәслек икәнлеген күрсәтә.

 

Конференциядә РСФСР Совнаркомы янындагы Сәнгать эшләре идарәсе начальнигы иптәш Беспаловның «Ватан сугышы көннәрендә милли театрларның бурычлары турында», сәнгатьне өйрәнү фәннәре кандидаты иптәш Таянның «Чирек гасыр эчендә милли театрлар төзелеше», профессор Григорьевның «Ватан сугышы көннәрендә совет драматургиясе» дигән темаларга докладлары һәм алты республика делегатларының информацияләре тыңланды.

 

... Соңгы елларда төрле милли телләрдә күп кенә опералар һәм драма әсәрләре тудырылды. Иптәш Җиһановның татарча «Ильдар» операсы һәм иптәш Заимовның башкортча «Акбүзат» операсы милли театр сәнгате әсәрләре арасында күренекле урын тоталар. Беренче буларак, татарча «Шүрәле» һәм «Фатих» балетлары иҗат ителде. Яңа язылган драма әсәрләреннән «Хуҗа Насретдин», «Тукай», «Томан арты», «Кыю кызлар», «Ташкыннар» һәм башка әсәрләр тамашачылар тарафыннан яратып каралалар. Сугыш вакытында Нәкый Исәнбәтнең «Мәрьям», Таҗи Гыйззәтнең «Таймасовлар семьясы», «Төнге сигнал» исемле әсәрләре һәм башка язучыларның күп кенә пьесалары барлыкка килде. Башкортстанда «Ватан чакыра» һәм «Сүнмәс йөрәк», Чувашстанда «Баһадирлар», мари республикасында «Шинельле кыз» исемле яңа әсәрләр язылды.

 

Шушындый уңышларга да карамастан, драматургиянең илебездәге тормышның бөтен ягын тирәнтен чолгап ала алганы юк әле. Театрлар алдында совет кешесе турындагы, фронттагы һәм тылдагы безнең геройларыбыз турындагы бик яхшы әсәрләр иҗат итү бурычы тора.

 

Сугыш көннәрендә фашизмга каршы көрәш фронтларында батырлыклар күрсәткән өчен татарлардан 2883 кеше, башкортлардан 450 кеше, марилардан 232 кеше, чувашлардан 263 кеше, удмуртлардан 246 кеше орденнар белән бүләкләнделәр. Безнең заманыбызның шушындый геройларын театр әсәрләрендә чагылдырырга кирәк. Совет сәнгате әнә шуңа омтыла.

 

Кадрларны сакларга, яшьләрне тәрбияләргә Татарстанда, Башкортстанда һәм башка республикаларда яңа театр студияләре оештырырга, репертуарны киңәйтергә кирәк. Театр, үзенең милли йөзен саклаган хәлдә, репертуарын киңәйтергә тиеш.

 

Рус һәм Көнбатыш Европа классикларының иң яхшы әсәрләрен, шулай ук кардәш республикалардагы халыклар телендә язылган яхшы әсәрләрне төрле милли телләргә тәрҗемә итәргә, тәрҗемә әсәрләрнең сыйфат ягыннан иң югары дәрәҗәдә булуына ирешергә кирәк.

 

Конференция иҗат итү һәм оештыру ягыннан күп кенә мәсьәләләрне алга куйды. Бу мәсьәләләр буенча озак вакыт җитди эш алып барылырга тиеш.

 

Кызыл Татарстан. – 1943. – 25 февраль. – № 46.

 

* * *

 

 

Усман Әлмиев концерты

 

1 нче февральдә Татар дәүләт академия театры бинасында Усман Әлмиевнең концерты булды. Сәнгатьнең яшь һәм талантлы бу работнигы үзенең концертын «Совет актеры» исемле танклар колоннасы төзү өчен багышлады. Гадәттә була торган бик күп концертлардан ул нәкъ әнә шуның белән аерыла да.

 

Казан хезмәт ияләре тарафыннан аеруча яратылып тыңлана һәм карала торган актерларның берсе – У.Әлмиев иптәшнең концерты үзен тулысынча аклады. Концерт энергияле төстә һәм зур темперамент белән үтте, үтәлгән һәрбер номер тамашачыда тирән тәэсир калдырды һәм зур канәгатьлек тудырды.

 

Концерт 2 бүлектән торды. Беренчесендә – Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр, ә икенчесендә – халык көйләре башкарылды. Татар совет композиторларыннан С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, А.Ключарев иптәшләрнең башкарылган әсәрләре тамашачылар тарафыннан аеруча зур игътибар белән тыңланганлыгын әйтергә кирәк.

 

Концертның уңышлы чыгуына композитор Заһид Хәбибуллин, рояль партиясен алып баручы Лидия Фукс һәм конферансье Маһинур Шарипова иптәшләр дә үзләренең тырышлыклары белән шактый дәрәҗәдә ярдәм иттеләр.

 

Кызыл Татарстан. – 1945. – 3 февраль. № 27.

 

* * *

 

Театрларда һәм киноларда

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

 

Бүген – «Күзләр». 9 нчы майда – «Гроза».

 

Зур драма татры.

 

Бүген һәм 9 нчы майда – «Печән өстендәге эт».

 

Яшь тамашачылар театры.

 

9 нчы һәм 10 нчы майда көндезге сәгать 4 тә – «Аңгыра».

 

Татарстан дәүләт филармониясе.

 

Бүген һәм 9 нчы майда Кызыл Армия йортында – «Роз Мари»

 

Ленин бакчасы

 

Бүген кичке 8 сәгатьтә танецлар.

 

Кызыл Татарстан. – 1945. – 9 май.



Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»