|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина һава суларга чыккан җиреннән кая барып эләккән (ФОТО)Рафинә Ганиуллина прогулкага чыккан җирдән тиз генә авылга кайтып килгән. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчының әтисенең туган көне булып узган. "Туган көненә моннан да зуррак бүләк булмас дидек. Буш китмәдек, бишебезгә - биш капчык бәрәңге төяп җибәрде, рәхмәт", - дип уртаклаша ул. Билгеле булганча, Рафинәне һәм аның дүрт сеңлесен әнисе Зөлфия ханым берүзе үстергән. Бу хакта Рәфинәнең күп тапкырлар интервьюларында әйткәне бар. Әтисенең биш балалы гаиләсен ташлап чыгып киткәненә егерме елдан артык икән инде. Гаилә таркалуның сәбәбе әтисенең эчкечелеге булган, шуның аркасында ул алимент та түләмәгән, балаларын да карашмаган. Рәфинә кияүгә чыкканда әтисен хәтта туена чакырмаган.
Алай да, икенче улын алып кайткач, әтисе оныгын күрергә килгән булган. "Оныкны күрергә әти килгән, кияү егете кебек, әйеме?" - дип сорау биргән иде җырчы инстаграмда.
--- |
Иң күп укылган
|