Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразовага: "Шундый хәлгә калдың мени?" (ВИДЕО)Гүзәл Уразованың инстаграмга элгән чираттагы посты интернетта шау-шу уятты. Татарстанның халык артисты гастрольләрдән бер күренешне видеога төшереп элгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы гримеркада чәчен вентилятор белән киптереп утыра.
"Фен булмаганда нишләргә? "Полевые условия". Чәчне менә шулай киптерергә кирәк ул. Бернәрсә кирәкми, фен да йөртәсе юк", - дип уртаклаша ул.
"Тастымал ни өчен соң ул?", "Чәчеңне вентилятор йолкымасын", "Батарейда җылы булса, анда да киптерергә була", дип комментарийлар язалар җырчыга.
"Үләм, Гүзәл, шундый хәлгә калдың мени?" - дигән тагын берсе.
--- |
Иң күп укылган
|