поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.09.2019 Мәгариф

Түбән Кама гаугасы. Гаеп кемдә?

Яңа уку елы башланып күп тә үтмәде, тагын гауга купты. Түбән Камада бер үсмер әнисе яшендәге хатын-кызга кул күтәргән. Әлеге вакыйга социаль челтәрләргә эләккәннән соң халык янә тәрбия мәсьәләсе турында уйланырга мәҗбүр булды. Узган гасырның туксанынчы елларындагы кайтаваз кире әйләнеп кайтмагае, дип борчылучылар да бар.

Алты ел эчендә биш мәктәп алмаштырган
 
Укучылар арасында низаглар чыгып тора. Малай-шалай гына түгел, кызлар да шук хәзер. Укытучылар белән балаларның уртак тел таба алмавына да гаҗәпләнмибез. Гадәттә, анысын белгечләр, ярату хисе җитмәү, элеккеге укытучыларның замана яшьләренең телен аңламавына бәйләп аңлата. Түбән Камадагы вакыйга исә бөтенләй башка сыймаслык хәл. Спорт мәйданчыгында 13 яшьлек үсмер әнисе белән бер яшьтәге хатын-кызга кул күтәрә. Улын якларга дип килгән ананы чәченнән өстерәп йөртә. Балалар ни өчен өлкәннәргә кул күтәрә? Нигә әти-әниләр замана балаларының телен аңлый алмый?
 
Инде хәбәр иткәнебезчә, бөтен республикага “танылган”  үсмер үзеннән кечерәкләрдән акча каеру белән шөгыльләнгән. Хокук сакчылары әнә шундый 7 очракны ачыклаган. Бу юлы ул беренче сыйныф укучысына бәйләнә һәм аннан 300 сум акча таләп итә. Бу хакта 7 яшьлек малайның әнисе белеп ала һәм улын яклап, үсмер янына китә. Игътибарны җәлеп иткән видео – килеп чыкмаган әнә шул әңгәмәнең ахыры. Әниеңә әйтәм дигәч, үсмер хатын-кызның чәченә ябыша, битенә суга.
 
Матбугатта дөнья күргән мәгълүматларга караганда, күңелсез хәл килеп чыккан гаилә бала тәрбияләү белән кызыксынмаган. Әти кеше дә үз баласын гаепләми. Әгәр акча биргән икән, димәк, үзләре җебегән. Малайның укуы да әллә ни түгел икән. Алты ел эчендә ул биш мәктәпне алыштырган.
 
Мәктәпкә тәрбия кирәк
 
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, отставкадагы генерал Рафил Ногманов фикеренчә, мәктәптә тәрбия мәсьәләсенә зуррак игътибар бирергә кирәк.
 
– Бер баланың мондый кыланмышыннан 90 нчы еллар шаукымы кире кайтмас, анысы. Әмма мәктәптә тәрбия мәсьәләсенә зуррак игътибар бирергә кирәк. Без яшь чакта пионеры да, комсомолы да бар иде. Әлеге оешмалар тәрбияләде, ә хәзер бу нәрсә юк. Әти-әнигә ышаныч юк, алар көн-төн эштә. Бәлкем, баланы укытырга анысы да????? кирәктер. Сыйныф җитәкчесе бөтен баланың холкын белеп тора бит, балалар белән эшләмичә булмый. Бүген мәктәпләрдә психологлар да җитми, – ди Рафил Ногманов.
Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе Юрий Прохоров әйтүенчә, бүген мәктәп хезмәт күрсәтү  урынына әйләнде. Тәрбия исә андый хезмәт төре була алмый.
 
– Элек мәктәп тәрбия белән ныклап шөгыльләнә иде, хәзер бу мәсьәлә аксый. Гаиләнең тәрбияләргә вакыты юк, әти-әниләрнең акча эшлисе бар. Акча күбрәк булган саен, сине күбрәк хөрмәт итәләр дигән фикер яши. Укытучының абруе төште. Әти-әниләр балалары янында укытучы, тәрбиячене хурлый. Әлбәттә, шуннан соң педагог ничек яхшы була алсын, ди? Балалар акны карадан аера белмиләр. Жимерү жиңел, торгызу һәрвакыт авыр. Тәрбияне мәктәпкә кайтарсыннар һәм моның өчен түләнергә дә тиеш, – ди ул.
 
Интернетта ялтырау кемгә кирәк?
 
Арча районының Ташкичү мәктәбе мөгаллиме,халык укытучысы Мәсхут Гарифҗанов әхлак мәсьәләсе турында күптән уйланып йөри икән.
 
– Укытучының гомере хисап тапшырып үтә, аның кая укытырга вакыты калсын? Без элек бу эш белән шөгыльләнмәдек. Интернет аша көн саен хисап бирү дөрес эшмени? Инстаграмга фото урнаштырып, хисап белән ялтырарга калдыкмыни? – ди ул. – Яшьләр мәктәпкә килми, ә укучыларга карт укытучылар кирәкми. Мәктәптә 70 яшьлек әбиләр укыта бит. Яшьләр килер иде дә, укытучының дәрәҗәсе юк. Авылда балалар күзгә карап тора әле, күз тимәсен. Бездә 8 нче сыйныф укучылары ялгыз яшәүче әбиләрне үзләре табып булыша. Ә бит шәһәрдә бу нәрсә юк. Укучыларга мәктәптә такта сөртергә ярамый, алар үз урыннарын җыештыра белми. Хезмәт тәрбиясен кире кайтарырга кирәк. Бүген башта әти-әниләрнең үзләрен тәрбиялисе бар.
 
Яшьләрнең дә фикерен белештек. Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, Түбән Камадагы вакыйга бик күп сорауларга җавап табуны таләп итә.
 
– Бу егетнең гаиләсендә дә проблемалары бар. Акча каеруы беренче мәртәбә генә кабатланмый икән. Мәктәп, укытучылар тарафыннан нәрсә булса да эшләнгәнме? Барысы да җентекләп өйрәнүне сорый. Видеоязма үсмернең олыларга мөнәсәбәтен күрсәтә, – ди ул. – 90 нчы еллар узды инде. Моңа күптән нокта куярга кирәк. Балаларның гаиләдәге хәлләрен өйрәнү системасына яңалыклар кертүне таләп итә. Тәрбия бар ул, аны кире кайтарырга кирәкми, бары көчәйтергә генә кирәк. Мәктәпләрдә гаилә белеме дигән дәрес кертелгән иде. Чыгымнар таләп иткәч, туктатылды. Аны сыйфатлы укыту әлеге проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр иде дип уйлыйм.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.09.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»