поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.05.2010 Җәмгыять

МӘГЪНӘЛЕ ИСЕМ – ЯРТЫ БӘХЕТ!

Хәзер баланың нинди җенестән булуы алдан, ана карынында чакта ук билгеле. Шуңа күрә күпләр исемне сабый туганчы ук сайлап куя. Берәүләр исемен җисеменә туры китерергә тырышса, икенчеләре модага ияреп яки үзләре уйлап тапкан ят исемнәр белән мөгез чыгара. Томрап торган татар баласына шәһәр, тау, елга, акча берәмлеге һәм Трактор, Камаз, Лимон кебек теләсә нинди предмет исеменә кадәр кушучылар бар.

Урыслашуны да кичердек. Ләкин соңгы ун елда ата-бабаларыбыз кушкан исемнәргә әйләнеп кайта башладык. Күпләр исемдә дә хикмәт барлыгын аңлый хәзер. Чыннан да, кеше үз аты өчен оялып, кыенсынып, язмышлардагы ялгышларда әллә исемемнең дә өлеше бармы дип шикләнеп, үзенә тагылган теләсә нинди кушаматларга риза булып йөрергә тиеш түгел, киресенчә, ул үзенең һәм ата-бабасының исеме белән горурланырлык булсын.

 

ИСЕМ НИЧЕК КУШЫЛА?

 

– Хатын-кызның балага азанлатып исем кушарга хакы бармы?

 

– Юк, исемне бары тик ир кеше генә куша ала.

 

– Балага нинди исем кушуны кем хәл итә?

 

– Ата-ана үзара килешсә, яхшы. Уртак бер фикергә килә алмасалар, бала исемен ата кеше әйтергә тиеш. Кайчак ир бала туса – атасы, кыз бала булса, анасы исем куша дип фикерләшеп кую да ярый.

 

– Өлкән яшьтәге яки дингә күчкән кеше исемен алыштырганда азанлатып кушу тиешме?

 

– Әлбәттә, шулай тиеш. Ул очракта аларны кыйблага каратып утырталар.

 

– Балага үз вакытында дөрес итеп исем кушылмаса, нишләргә?

 

– Дин әһеленнән кабат исем куштырырга кирәк. Күп очракта кешедә курку, саташу, авырып китү әлеге сәбәп аркасында да булырга мөмкин.

 

– Мөселман динендә исемнәр ничә төргә бүленә?

 

– 3 төргә: хәләл (рәсүл, пәйгамбәр, әүлия исемнәре), мәкруһ (мәгънәсе белән яхшы булган), хәрәм (мәгънәсез) исемнәргә.

 

 

* * *

 

“БАЛАЛАРГА БОРЫНГЫ ТАТАР ИСЕМНӘРЕН КУШАЛАР”

 

Халык арасында соңгы елларда нинди исемнәр популяр булуы хакында Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина ШӘВӘЛИЕВАдан сораштырдык.

 

– Соңгы елларда балаларга нинди исемнәр кушалар?

 

– Казан буенча үзебез өчен ай саен статистика алып барабыз. Берничә ел дәвамында интернациональ Тимур исеме популяр. Соңгы елларда Кәрим, Әнвәр, Әмир, Булатлар ишәйде. Атна саен балаларны шул исем белән теркибез. Соңгы вакытта Самирә, Алинә, Адилә, Азалия, Сафияләр күбәйде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хәзер ата-аналар чын милли исемнәр кушарга тырыша. Бу бик куанычлы факт. Мәгънәгә дә игътибар итә башладылар. Габдулла, Таһир, Мәдинә, Мәликә исемнәре халык арасына кайтты.

 

– Ә сирәк кушыла торган кайсы исемнәрне атар идегез?

 

– Рамазан, Мөхәммәд, Йосыф, Ансар, Аяз, Самат, Дияс – болар сирәк исемнәр.

 

– Әгәр ата-ана баласына мәгънәсез исем кушам дисә, сезнең идарәдә киңәш бирәләрме, аларны карарларыннан кайтарып буламы?

 

– Ата-ана икеләнсә, бездә исем китаплары, махсус белешмә әдәбият бар. Киңәш бирергә кирәк икән, әлбәттә, сөйләшәбез. Әгәр балага уңышсыз, мәгънәсез исем сайлаганны белсәк, күрәләтә дәшми калмыйбыз. Сирәк булса да, уңышсыз исемнәр очрый, киребеткән кешеләрне үгетләү авыр. Ләкин күпчелек мәгънәле һәм шул ук вакытта яңгырашлы исем кушарга тырышалар. Урыслар белән бергә яшәгәнгә күрә, башкаларга да әйтергә уңайлы, шул ук вакытта милли исем булса, яхшы.

 

– Кемдер яши-яши, аннары кинәт исеме ошамый башлый, алмаштыру теләге туа. Мондый кешеләр күпме? Исемен алыштырырга теләгәннәр кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

 

– Бу мәсьәлә буенча 14 яше тулган һәр гражданин ЗАГС органнарына гариза яза ала. Ләкин 18 яше тулмаганнарга гариза белән бергә ата-анасының рөхсәте кирәк. Кеше балигъ булгач кына әти-әнисенең ризалыгы кирәкми, исемне алмаштырыргамы-юкмы икәнен үзе хәл итә.

 

Ел саен Казанда меңнән артык кеше исемен яисә фамилиясен алмаштыра. Нинди исем сайлауларының хисабы алып барылмый. Әгәр кешенең Йолдыз дип аталасы килә икән, бу очракта аңа каршы килә алмыйбыз. Андыйлар ЗАГСка төгәл нинди исем сайлаячагын белеп, аңлап килә. Әгәр документлар барысы да тәртиптә икән, аларны туплау җиңел. Бер паспортны гына түгел, башка кәгазьләрне дә үзгәртергә кирәк, шуңа күрә яңа исем, фамилияне теркәү эше бер ай чамасы вакытка сузыла.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

 

* * *

 

Аннан моннан

 

 Совет чорында танылган рекордчы-шахтер Алексей Стахановның исеме чынлыкта алай булмаган. “Правда” газетасында күмер табуда рекорд куюы хакындагы язмада исемен ялгыш язганнан соң, аңа, матур легенданы бозмас өчен, паспортын алыштырырга туры килә. Бүген аның исеме төгәл билгеле түгел, кайбер тикшеренүчеләр аны – Андрей, икенчеләре Александр дип исәпли.

 

 Көньяк Америкадагы Квакиутль ыруы индеецлары бурычка акча алганда залог итеп үз исемен калдыра. Бурычын кайтарып бирми торып, аңа берәү дә исеме белән дәшми.

 

 Исландиядә яшәүчеләрнең күбесенең безгә хас фамилияләре юк. Алар үз һәм атасының исеме белән йөри. Мәсәлән, Магнус Карлссон – Магнус Карл улы, ә Анна Карлсдоттир Анна Карл кызы дигәнне аңлата.

 

 1958 елда Нью-Йоркта яшәүче Роберт Лейн үзенең бер улын – Винер (“җиңүче”), ә икенчесен Лаузер (“уңышсыз”) исеме белән атый. Ләкин тормышта Лаузер зур уңышларга ирешә: мәктәп, колледжны тәмамлап, полиция хезмәтендә эшли, детектив, аннан сержант була. Ә Винер вак тәртип бозулар өчен 30 тапкырдан артык кулга алына. Нәтиҗәдә, 2 ел төрмәдә утыра. Хәзерге вакытта ул йорт-җирсезләр приютында көн күрә.

 

 Танылган рәссам Пабло Пикассоның исем-фамилиясен төгәл белүче сирәк. Ул – Пабло Диего Хозе Франциско де Паула Хуан Непомукено Криспин Криспиано де ла Сантисима Тринидад Руиз и Пикассо. Аның шәхес атамасын 93 хәреф билгели.

 

 Бездәге Вил (Владимир Ильич Ленин), Ленар (Ленин, армия) кебек башка халыкларда да ясалма-сәяси исемнәр бар икән. Мәсәлән, Лориэрик – “Ленин, Октябрь революциясе, Индустриализация, Электрофикация, Радиофикация һәм Коммунизм”, Урюрвкос – “Ура, Юра в космосе!”, Лагшливара – “Лагерь Шмидта в Арктике”, Кукуцаполь – “Кукуруза царица полей”.

 

 Планетада иң киң таралган ирләр исеме – Мөхәммәд, ә хатын-кызларныкы – Анна.

 

 Африкадагы Гана халыклары мәдәниятендә кешенең атнаның кайсы көнендә тууына зур игътибар бирәләр. Алар бу шәхеснең язмышын хәл итә дигән фикердә. Шуңа да һәр бала диярлек көнгә бәйле исем ала. БМОның элеккеге генераль сәркатибе Кофи Анананың Кофи исеме “җомга” дигәнне аңлата. Танылган футболчы “Челси” Майкл Коджо Эссьенның исеме аның дүшәмбе көнне туганлыгын күрсәтә.

 

 

* * *

 

“ҺӘРКЕМ ҮЗЕ ҺӘМ АТАСЫ ИСЕМЕ БЕЛӘН ЧАКЫРЫЛАЧАК”

 

Ислам динендә балага исем кушуның үз таләпләре, кагыйдәләре бар һәм бу кысалардан тайпылу һич ярамый. Нарасыйга мәгънәле исем кушу, аның йолаларын җиренә җиткереп үтәү ата-ананың беренчел бурычы санала. Ул – адәм баласы тормышындагы беренче туй, бик мөһим вакыйга. Дин буенча кеше исемендә тирән мәгънә ята һәм ул аның язмышында да үзен сиздерергә мөмкин. Ислам динендә исемнәргә карата мөнәсәбәт турында без Алабуга шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ белән сөйләштек.

 

– Рөстәм хәзрәт, соңгы вакытта сезнең якта нинди исемнәргә өстенлек бирелә?

 

– Күбрәк пәйгамбәрләр, сәхабәләргә кагылышлы мөселман исемнәрен куялар. Мөхәммәд, Фатыйма, Камилә бик популяр, хәтта Адәм кушучылар да бар. Катнаш никахларда күбрәк Гадилә, Гаделне (урысча Аделя, Адель) сайлыйлар. Үземнең зур улым – Йосыф, икенчесе – Хәмзә.

 

– Исем сайлаганда мәчеткә дин әһелләре янына киңәшкә килүчеләр бармы?

 

– Алдан киңәшеп китүчеләр дә шактый. Мәчеттә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт җитәкчелегендә нәшер ителгән исемнәр китабының соңгы басмасы бар. Шуннан карап сайлыйлар, иркенләп карарга өйгә дә биреп җибәрәбез. Әмма кайберәүләр “исемен яздырып таныклык алдык, азанлатып куштырырга иде” дип киләләр. Андый очракларда исем мәгънәсез икән, кире борып җибәрәбез. Дин кысаларыннан чыга алмыйбыз. Хәзер өйрәнәләр, аңлый башладылар.

 

Динебездә исем кушу белән бергә аңа бәйле гадәт-йолалар да үтәлергә тиеш. Шуларның берсе – гакыйка корбаны. Мөселман кешесе ир бала туса – ике, ә кыз бала булса, бер корбан (сарык яки кәҗә) чалдырырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сабый туганнан соң корбан чалдырмасаң, бала өстендә бер афәт торыр, гакыйка чалдыру белән ул афәт китәр”, – дигән.

 

Аннан соң исем куюны соңартмау, 7 нче көннән дә калдырмау хәерле. Сабый туу белән исем кушарга була. Мин балам дөньяга аваз салып берничә сәгать узуга, сырхауханәгә барып үзем куштым. Исемне тәртибен белеп үз атасы кушса, тагын да яхшырак. Сабый туганда ук аны шайтан саклап тора. Азан тавышы ишеткәч, аның көче зәгыйфьләнә, ул кача. Шуңа балага иң элек Аллаһы Тәгалә телгә алынган сүзләр, дога ирешергә тиеш.

 

– Исем кую йоласы катлаулымы?

 

– Катлаулы түгел. Әти-әни билгеле бер исемгә тукталганнан соң, аякларын кыйблага таба сузып, баланы чалкан килеш мендәргә яткыралар. Шуннан соң азан әйтелә һәм баланың уң колагына ягымлы итеп әкрен генә: “Синең исемең ...”, – дип өч мәртәбә әйтелә. Аннан сул ягына чыгып, камәт укыла. Тагын колагына тыныч кына өч тапкыр исеме әйтелә. Аннан соң балага иман, камил акыллылык, иминлек, тәүфыйк, хәерле, бәрәкәтле гомер теләп дога кылына. Доганы ана телендә уку да ярый.

 

– Баланы мендәргә куймыйча гына исем кушарга буламы?

 

– Кулда тотып торып кына да була.

 

– Хәләл һәм кушарга ярамаган хәрәм исемнәргә дә тукталыйк әле.

 

– Исемнәрне дөньялык өчен генә түгел, ахирәт өчен дип тә кушарга кирәк, чөнки кыямәт көнендә һәр кеше үзенең һәм атасының исеме белән чакырылачак. “Корабльгә нинди исем кушсаң, ул шулай йөзәчәк” дигән әйтем дә бар. Исемне дә шулай чагыштырып булыр иде. Мөселманнарда Харис, Хәммәт кебек яхшы мәгънәгә ия һәм пәйгамбәр, хәлифә, сәхабәләр исемнәре хәерле санала. Аеруча “Габдел” кушылганнары яхшы. Мәсәлән, Габделәхәт, Габделхәмит, Габдуллаһ, Габдерахман, Габдерәхим. Соңгылары Аллаһның “Рахман”, “Рәхим” сыйфатларын белдерүче сүзләр кушып ясалган. Ә инде Әл-Рахман, Әл-Рәхим дип Аллаһның исемнәрен кушу зур хата була. Басыйр, Галим, Кадыйр исемнәренә тукталганда да, алар алдына “Габд” сүзен кушарга кирәк, үзләрен генә кую дөрес түгел.

 

– Безнең халыкта шаярып та, бер үк исемнәр күп булганда буталмас өчен дә кешене кушаматы белән атап йөртү гадәте бар. Бу гөнаһмы?

 

– Кушамат кеше күңеленә хуш килә, аңа ошый, начар нияттән әйтелми икән, ярый. Гарәпләрдә бу күренешне куния дип атыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер малайны кечкенәдән Әбү-Хүрәйрә дип йөрткән. Бу сүз “песинең әтисе” дигәнне аңлата. Әлеге кушамат малайга бик ошаган, шуңа сүз әйтмәгән. Ә кешенең теләгенә каршы килеп, аны кимсетеп, аерым шәхесләрдән көлеп яки ачудан үчләшеп әйтелгән кушаматлар куллану диндә генә түгел, һәркайда гөнаһ санала.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

 

* * *

 

АТЛАС Гафиятов, “Татарстан яшьләре” журналисты:

 

– Безнең Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман якларында Атлас исеме шактый таралган, аны сирәк яисә сәер исемнәр рәтенә кертеп булмый. Миңа кадәр дә авылда Атласлар шактый, миннән соң да куштылар. Хәзер дә малайларга Атлас исемен куючылар бар. Әтинең исеме озын – Хәмидулла, шуңа да миңа кыскарак исем сайларга тырышканнар. Атлас исемле пәйгамбәр, грек мифологиясендә күкне тотып торучы баһадир Атлант булган, исемем шуңа бәйле булырга мөмкин.

 

Укыган чакта мине Глобус та, Карта дип тә үртәделәр, ләкин ул үтә торган хәл. Ни өчен миңа шундый исем куштыгыз, дип әти-әнине аптыратмадым. Бер кушылган исемне үзгәртеп булмый дип саныйм. Андый теләк тумады да.

 

Кемгә ничектер, ләкин үземә исемем ошый, бервакытта да кимсенмәдем. Киресенчә, аның миңа тәэсире булгандыр дип уйлыйм, чөнки балачакта география белән кызыксындым. Атлас, карталар белән мавыктым. Әле дә “ә” дигәнче авылларны табып, нинди сала белән күрше торганын әйтеп бирә алам. Татарстанда барлык районнарда булдым, Русияне дә айкап чыктым. Кайсы ил кайсы дәүләт белән чиктәш икәнен беләм.

 

ЛУАРА Шакирҗан, Камал театрының музей мөдире:

 

– Безнең гаиләдә исемнәр кушу тарихы бик кызык. Без – дүрт бала. Исемнәребез: Амур, Нил, Лена, Луара. Болар барысы да зур елга исемнәре. Ул заманның бер модасы булган, күрәсең, интеллигенция балаларына кызыклырак исем уйлап табарга тырышкан. Гастрольдә йөргәндә бер әбигә өйгә кердек, ул: “Кызым, бу синең исемең түгел. Мулладан дога белән үзебезнең исемне куштыр”, – дип кистереп әйтте. Бу минем күңелемә кереп калды.

 

Равил хәзрәт Гайнетдинның шәкерт булып йөргән чагы. Хатыны Зөһрә белән урамда очраштык һәм исемне алмаштыру теләгемне белдердем. Исемне озак уйламадым, Равил хәзрәтнең хәләл җефете аты күңелемә якын булды, алар да каршы килмәде.

 

Ике исемемне дә яратам, алар мине саклый төсле. Финляндия татарлары миңа бары тик Зөһрә дип кенә дәшә. Алар тарафыннан моны кабул итәм, ләкин Казанда гомер буена Луара дип дәшкән кешеләрнең Зөһрә дип әйтүләре сәеррәк тоела. Шулай да, берничә якын дустым Зөһрә ди, чөнки кешегә мулла кушкан исем белән ешрак дәшәргә кирәк икән. Абыйлар үзләренең исемнәрен алмаштырмадылар, аларның моңа әллә ни исе китмәде. Амур, Нил абыйларым инде гүр ияләре, үзебезчә мәгънәле исемнәр куштырасы калган, күндерә алмаганмын дип үкенәм. Лена апа Шагыйрьҗан – шагыйрә. Аның исеме инде киң билгеле. Матур мәгънәле исемнәр – ул ярты бәхет, язмыш чыганагы дип саныйм.

 

АНУРБИК Гобәйдуллин, “И.М.”ның актив укучысы:

 

– Исемем берни аңлатмый, мәгънәсен белмим, әти-әни ни өчен мондый исем сайлаганына да төшенә алмыйм. Кечкенәдән ятим калдым, шуңа күрә аның тарихын белә алмадым. Дөнья йөзендә үземне мондый исем йөрткән бердәнбер кеше дип уйлый идем, Кукмарада адашым яшәве билгеле булды. Ул миннән яшьрәк. Әнием дә Кукмара якларыннан. Бер туганым сөйләвенчә, әни гомумән миңа Мадлат исеме куштырмакчы булган, анысы нинди исемдер, белмәссең. Авыл кешесенең шыттыру галәмәте булгандыр, мәгънәсен аңлап та, сорап та тормаганнар, күрәсең.

 

Исемемне алмаштыру турында уйлаганым булмады, ямьсез яңгырашлы түгел, үземә ошый. Үзбәкстанда миңа Әнвәр, Әнвәрбик диләр иде, метриканы да төрлечә язганнар.

 

МАУЗЕР Гыйниятуллин, “Агыйдел” татар-башкорт дуслыгы оешмасы рәисе:

 

– Үземне белгәннән бирле исемемә шакката идем. Маузер – немец фамилиясе, пистолет исеме дип билгеле. Балачакта әллә ни үчекләүләр булмады, киресенчә, исемемне тиз отып алалар иде. Урысларга да әйтүе җиңел. Армиядә хезмәт иткән чакта “почетта” булдым. Командир мине шаяртып, Маяковскийның шигыре белән: “Тише, ораторы, ваше слово, товарищ Маузер!” – дип әйтеп, рота турында хисабымны сорый иде.

 

Паспортта исемем Маузир дип язылган, әнием бу исемне Урта Азиядә яшәгән чакта ишеткән. Башкортостаннан Фәнүр һәм Маузир исемле ике матур егет килеп йөргән. Аларның исемнәрен куен дәфтәренә язып куйган һәм мин тугач, шул исемне кушкан. Быел бик кызыклы очрак булды. Мин Маузир исемле абыйны эзләп таптым. Башкортостанның Сидәш авылыннан булып чыкты. Хәзерге вакытта Маузир абый Сургутта яши, аның белән озаклап сөйләштем.

 

Маузир исеменең мәгънәсен күп еллар узгач кына белдем, ул гарәпчәдән “вәзирнең ярдәмчесе” дигәнне аңлата.



Ирек мәйданы
№ 21 | 28.05.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»