|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2019 Матбугат
«Татмедиа» агентлыгына яңа җитәкче билгеләндеБүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән Айдар Сәлимгәрәев ведомствоның яңа башлыгы булды. Бу хакта Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туа, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» ҖЧҖнең өлкән редакторы, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшли.
2006-2008 елларда массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан агентлыгы» оешмасы генераль директоры урынбасары була.
2008-2012 елларда «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры булып эшли.
2015 елда Айдар Сәлимгәрәев Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.
--- |
Иң күп укылган
|