поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.09.2019 Шоу-бизнес

Илфак Шиһаповның кызы: “Әти яңадан туган кебек булды”

Зәринәнең кулында – “Кеше эзлим” дигән китап. Үзе елмая, үзе ашыга-ашына нидер сөйли – дулкынлануы йөзенә чыккан. “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”, – ди. Төс-кыяфәте, холкы, хәтта сөйләү манеры белән дә әтисенә тартым кыздан мондый сүзләр ишетү әллә нишләтә икән. Син ушыңны җыярга да өлгермисең, ул инде сине Илфак Шиһапов дулкынына ялгап өлгергән була. Гап-гади бер истәлек, бер мизгел һәм синең күз алдында вакыйгалар җанлана

– Өй җыештырганда әле дә әтине искә алам, дисең…
 
– “Бер урында утырып торып та, ардым” дип әйтә алуы гына да ни тора бит аның… Бер көнне шулай фатир җыештырырга керештек. Аш бүлмәсе, коридор, фәлән бүлмәләрне мин җыям, әти үз биләмәсен тәртипкә китерә. Биләмә дигәне – эш урыны инде аның: өстәле, компьютеры һәм бөтен дөньяны тутырган кәгазьләр, папкалар, төпләмәләр. Өч сәгатьләп вакыт үткәннән соң, мин үз өлешемне җыештырып бетерәм һәм әтине чәй эчәргә чакырырга киләм. Ә анда һәрвакыт бер күренеш: әти урындыкка яисә идәнгә утырган, кулында нинди дә булса кәгазьләр. Аптырап: “Нишләп монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, әти, өч сәгать дәвамында син нишләдең соң”, – дип сорыйм. Ул башын күтәрә дә, монда өч ел буе эзләгән документ табылды, дип җавап бирә. Ахыр чиктә, бөтен әйбер тәртиптә,  кирәк әйберне табып була, дип йомгак ясый. Мин үз дигәнемдә нык торам: “Болай булмый, әти, җыештырырга кирәк. Әйдә, мин сиңа ярдәм итәм”, – дим. Бергә җыештыра башлыйбыз. Бу инде шул кәгазьләрне бер урыннан икенчесенә күчерүгә кайтып кала. Әти үзен Плюшкин дип йөртә иде. Чөнки бөтен әйберне җыя, аның бер документын, бер генә кәгазен дә ташларга ярамый. Мин исә һич югы чекларны ташларга ярыйдыр дип, аларны аера башлыйм. Берзаман әти, сбербанкның бәләкәй генә талоны ята иде шушында, күрмәдеңме, дип сорап куя. Мин ташларга дигән кәгазьләр арасыннан табып алам, аңа сузам. Ташларга җыенган идеңмени, ди әти, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. Аның артында фәлән фәләнечның телефон номеры язылган бит, юк, синең белән булмый, миңа ярдәм кирәкми дип, мине куып җибәрә.Ахыр чиктә бар да тәртип дип, аш бүлмәсенә чыга. Әлбәттә инде, эш өстәлендә берни дә үзгәрми. Чәй эчкәндә, арытты, дим. Ул да, әйе шул, җиңел эш түгел ул, җыештыру, ди.  Ничек искә алмыйсың да, ничек елмаймыйсың инде моңа…
 

– Әтиеңнән алган иң зур тормыш сабагы нинди булды?
 
– Бүгенге көн белән яшәргә өйрәтте. Иртәгә нәрсә буласын ул да белмәгән, без дә белмибез. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырышырга кирәк. Әти шулай иртә китәсен белгән булса, күп нәрсәне башкача эшләгән булыр иде дип уйлыйм.
 
– Газета укучылар Илфак Шиһаповның тормыш кыйпылчыклары белән танышты. Алар арасында үзебезчә, татарча ярату дигәне дә бар иде. Анда сүз исән кешенең кадерен белмәү, ул дөньядан киткәч кенә ярата башлау турында бара. Без, чыннан да, шундый халыкмы? Әтине хәзер генә искә ала башладылар дип үпкәләмисеңме?
 
– Әти фикере генә түгел ул, гомер-гомергә шулай булган. Гомумән, адәм баласы югалткач кына, елый, үкенә, сагына башлый. Мөгаен, якын кешең яныңда булгач, аңа күнегәсеңдер. Беркайчан да китмәс кебек тоела башлыйдыр. Ул кеше бер көнне синең тормышыңнан юкка чыга. Шуннан соң гына аның нинди кадерле, нинди якын булганын бөтен күзәнәгең белән аңлый башлыйсың. Әтинең дусларына,  аның тирәсендәге кешеләргә – берсенә дә үпкәм юк. Барысын да белә, аралаша идем. Берсе турында да, ул әтигә ярдәм итмәде, дип әйтә алмыйм.
 
 
–  Вакыт дәвалыймы?
 
– Безгә әле бик авыр. Вакыт дәвалый дип әйтә алмыйм. Ике ел үтте, минем өчен бу бик аз. Аны уйламаган, искә алмаган көн юк. Искә төшкән саен елыйбыз. Безгә авыр, чөнки әтине кинәт югалттык. Әйтәләр бит, якын кешең авырып ятса, син аның җибәрергә әзерләнеп бетәсең дип. Безнең андый мөмкинлек булмады. Шулай да, вакыт мине үзгәртте, ныгытты, башкача фикерләргә өйрәтте. Мин хәзер күп нәрсәгә башкача  карыйм. Бәлкем әле вакыт дәвалый дип әйтерлек вакытка килеп җитмәгәнбездер без…

– Әтиеңнең беренче китабы дөнья күрде. Аны ничек кабул иттең?
 
– Без бу китапны бик көтеп алдык. Китап чыгаруны үз өстенә алган, берәмтекләп туплаган, барлаган Гөлнара Сабирова, китап чыкты, дип шалтыратып әйткәч,  шатлыктан күзгә яшьләр килде. Үземне кулга алып нәшрияткә йөгердем. Кулыма шул китапны тоттыргач, әти белән күрешкәндәй булдым. Анда бар булган әсәрләре – шигырьләре, уйланулары тупланган. Барысын да яңадан укып чыктым да, озак кына китапны кочаклап утырдым. Әти, янында Гөлнара кебек дусты булуы белән бәхетле булган икән. Һәрберебезгә дә якын дуслары булуын телим.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова   
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.09.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»