|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2010 Милләт
БОЛГАРДА ЯШЬЛӘР ҖЫЕНЫЭлекке Президентыбызны искә алсалар, Болгар җире күз алдына килеп баса. Яңарган, матурайган, төзекләндерелгән сурәттә. Болгарда булачак “игенчеләр авылы”, төгәлрәге, икмәк музее да томан артында гына шәйләнгән кебек. Димәк, безне кул тимәгән тарих көтә. 19 июньдә анда елдагыча зур җыен булачак. Алданрак исә яшьләр барып кайтырга ниятли. Анысы да инде егерме ел элек салынган традиция буенча. 29 май төнендә, 30 май көнне Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачак. Борынгы мәчет, мәдрәсә, казыят (суд) хәрәбәләре, музей белән дә танышырга, мәгънәле итеп ял итәргә мөмкин булачак. Мөселман яшьләре еш кына яңа танышлар таба алмауга, гаилә төзү мөмкинлекләре чикләнгән булуга зарлана. Әлеге җыен дуслар, танышлар табу, туйганчы аралашу өчен дә бер мөмкинлек ләбаса.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Болгарга җыенучы яшьләргә рус мөселманнарыннан кисәтүләр ява. “Руслан Абу Ибраһим” исемле рустелле “остаз” бу нисбәттән хәтта утызга якын мини-вәгазьне интернетка урнаштырган. Ул “брат”ларын ата-бабаларга кирәгеннән артык табынудан, археологик казынулардан, каберләрдә дога кылудан, ирләр белән хатыннарны бергә сәфәр чыгудан тыйган. Соңгысы менә начар булмас иде. Тик яшьләргә ике аерым автобусны кем бирсен?
Җыенны оештыручы – “Шәрык” клубы. Шулай ук Буа, Бөгелмә, Саба, Балтач, Яр Чаллы, Уфа, Мәскәү яшьләре дә җыенга теләктәшлек белдергән. Димәк, 29ы көнне кем җәяүләп, кем атта, кем машинада халык шул якка агылачак. Атта дигәч, көлемсерәп куйгансыздыр, ләкин бу сүздә дә хаклык бар. Шул атта утырып барырга калмагаек.
Болгарга сәфәр чыгарга җыенган яшьләр башта метеор белән барырга хыялланган. Тик моның өчен бер тәүлекле сәфәргә сәгатенә унбер мең сум чыгарып салырга кирәк икән. Шул ук вакытта 29 майда Казаннан бер олау язучы, үзен зыялы санаучы халык автобус белән Самарада сабан туенда кәеф-сафа корып, ял итеп ятачак. “Шәрык” та инвалид яшьләр һәм студентларны Болгарга алып бару өчен бушлай яки арзанга автобус сораган. Президент аппаратына да, хәтта Болгарны торгызучы “Яңарыш” фондына да хат юллаган алар. Нәтиҗәме? Туристлык фирмаларыннан автобус арендаларга тәкъдим ителгән. Салым акчасына исә Болгарга башкалар юл тотар. Әйтик, 19 июньдә “картлар” җыенына Казаннан бушлай автобуслар кузгалачак. Аларга мохтаҗлар яки фәкыйрьләр утырачагына шикләнәм. Кемнәр сәяхәт итеп кайтыр икән? Елдагыча бушка йөрергә күнеккән әрсезләр, ыбыр-чыбыр түрәләрнең әшнәсе, әлбәттә.
Шушы язмамны әзерләп утырганда гына телефоныма Самат исемле инвалид егет шалтыратып, Болгарга барасы килүен хәбәр итте. “Өлкәннәр янында нишләп йөрим, сез, яшьләр белән ял итеп кайтасым килә. 19 июньдә халык күп булачак, арырмын дип куркам”, – диде ул.
Илдинә ЯДКӘРОВА |
Иң күп укылган
|