|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда өеннән тапочка һәм футболка гына киеп чыгып киткән баланы эзлиләр (ФОТО)
Казанда өеннән тапочка һәм футболка гына киеп чыгып киткән 14 яшьлек кызны эзлиләр, дип хәбәр итте кызның әнисе Анна Игнарина. "Маша өйдән 17 сентябрь көнне китте. Ул көнне без уку буенча бераз сүзгә кереп алдык. Баланың якын арада ОГЭ имтиханын биреп карау көне булырга тиеш иде, ул нык дулкынланды, мәктәпкә бармыйм дип белдерде", - дип сөйләде "Татар-информ"га әнисе. "Мин артыннан йөгердем, ләкин куып тота алмадым", - дип елап сөйли хатын-кыз.
Бер атна эчендә Анна Игнарина баласының дусларын һәм танышларын йөреп чыккан, барлык оешмаларга һәм волонтер җыеннарына шалтыраткан, ләкин Машаны таба алмаган.
"Мин полициягә һәм эзләү хезмәтләренә мөрәҗәгать иттем. Ләкин эзләү әлегә нәтиҗә бирмәде", - ди ул.
Полициядә баланың югалуын расладылар.
"Гариза "Гвардейский" полиция бүлегенә 18 сентябрьдә килгән, эзләү эшләре бара", - диде "татар-информ"га Россия эчке эшләр бүлегенең Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.
Бала турында мәгълүматы булган кешеләргә 8-962-575-63-00 яки 02 телефоннарына шалтыратуларын үтенәләр.
--- |
Иң күп укылган
|