|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2019 Шоу-бизнес
Фәридә-Алсу: "Төркем таркалачак..."Сары чәчлесе - Фәридә, Башкортстанның Бакалы кызы, кара чәчлесе - Алсу, Татарстаннан. Туксанынчы еллардан бирле сәхнәдә алар. Әмма соңгы арада экранда, сәхнәләрдә сирәк күренәләр. Әллә... - Дуэтларның барысы да диярлек таркалып бара. Башка дуэтларда бер-береңә юл куя белү юк. Әлбәттә, талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак. Әйткәнемчә, без талашырга яратмыйбыз. Кем беләндер бәхәсләшү, конфликтка керү - иң җайлысы. Ә син дәшми калып кара, мөнәсәбәтләрне яхшы итеп төзе! Дуэтлар эшчәнлегендә дә шулай ук. Без үзебезнең 25 ел дус булуыбызга шаккатабыз. Әйтерсең лә безнең танышуыбыз, бергә эшләвебез күктән иңдерелгән, - ди гүзәл ханымнар.
Соклангыч дуэт, матур ханымнар, имин гаиләләрдә тәүфыйклы балалар үстерә, җыр белән халыкка хезмәт итәләр. "Кызыл таң"ның җырлы кичләре проектында Бакалы районыннан чыгыш ясап, безнең дә дуслар сафына басты алар. Иҗади уңышлар телик үзләренә, дип яза басма.
Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|