поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.05.2010 Бәйрәм

ТАУ АСТЫНДА, КИҢ БОЛЫНДА, ТӘРӘГӘЛ ИНЕШЕ БУЕНДА...

Биредә авылның оештырылуына 400 ел тулуга багышланган Бөтенроссия авылларының беренче Сабан туе үткәреләчәге турында «Бердәмлек» газетасында да, башка рус телле массакүләм-мәгълүмат чараларында да, интернет сайтларында да хәбәрләр гел күренгәләп тора. Менә хәзер без, бердәмлеклеләр, шушы безнең татар дөньясында булачак зур вакыйга турында тәфсилләбрәк язу нияте белән юлга чыктык. Уебыз – язмабызны бәйрәмчә төрле фотосурәтләр белән бизәп, тантанага махсус саныбызны әзерләп бүләк итү.

Кинел елгасы аша салынган күпердән үтеп, Иске Похвистнево авылын артта калдырдык, Галигә якынлашабыз. Тигез асфальт юлның ике ягында да язгы яшеллеккә күмелгән кыр-басулар. Тик нигәдер Гали-Алькино дигән бер генә язу – фәлән дә күренми (соңыннан: «Әле өлгерә алмадык, берничә көннән юлга Галинең 400 еллыгына һәм беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туена багышланган алтакталар эленәчәк», – диделәр). Без инде әллә ялгыш юлдан киттекме дип борчыла башлаган идек, уң якта – «Колхоз имени Тарзеева» дигән, әле теге, элеккеге, хуҗалык исән чакта язылган күрсәткеч-язу күренде.

 

Ә астарак мәчетләрнең манараларындагы ярымайларын, төрле төстәге йорт түбәләренең биек кәрнизләрен кояшта ялтыратып, 400 яшьлек Гали авылы җәелеп ята.

 

Дөрес, авылга төшкән юлның сул читендә берничә ташландык, элеккеге күмәк хуҗалыктан калган терлекчелек биналары хәрабәләренә дә тап булдык (бу турыда да: « Җыярга өлгермәдек, бәйрәмгә кадәр аларның эзе дә калмаячак», – диделәр). Тик нигә ашыгырга, бу кискен контраст, бәлки, Гали авылында соңгы елларда яхшы якка ясалган күп үзгәрешләрнең тәэсирен тагын да көчәйтеп кенә җибәрер әле. Әнә, күпчелек йортларның артларындагы бакчаларда күтәрелгән теплицалар ниндидер фабрикаларны хәтерләтәләр.

 

Тарихтан качарга ярамый, аның начар һәм яхшы якларын да гел истә тотарга кирәктер. Менә без хәзер дә иң беренче булып элеккеге Тәрҗиев исемендәге таралган күмәк хуҗалык идарәсе бинасының беренче катындагы (аның икенче катында бүген Гали авылы җирлеге администрациясе, элеккегечә әйтсәң, авыл Советы) дүрт бүлмәсендә урнашкан Галинең крайны өйрәнү музеен күрергә, аның экспонатлары белән танышырга булдык. Безне биредә аның активистлары (гомумән, бөтен авылның да), укытучылар, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, депутат Кәүсәр Шәйхетдинова, музейның бүгенге мөдире Сания Әмирова каршы алдылар. Килеп керүгә чын музейлардагыча тарих чоңгылына чумдык.

 

Әле үткән гасырның алтмышынчы еллары башында Гали авылының урта мәктәбе каршында тарих укытучысы Ядкарь Мөнир улы Гәрәев (ул күптән мәрхүм инде) тырышлыгы белән башта туган якны өйрәнү түгәрәге оештырылган (ул тора-бара чын музейга әйләнеп китә) һәм биредә берничә дистә ел эчендә Галинең һәм күрше-тирә авылларның тарихы, күренекле кешеләре турында бай материал тупланган.

 

Йомшак келәмнәр җәелгән музей идәненә басу белән, үзебезне борынгы заманга эләккәндәй хис иттек. Нәкъ әби-бабаларыбызның өйләрендәге кебек сәке өстенә утырып, балачагыбызны да искә төшереп алдык. Янәшәдә генә бишек эленгән, ә түгәрәк өстәлдә керосин лампасы яктысында җиз самавыр «кайнап» утыра. Шул мизгелләрдә менә-менә ак яулыгын бәйләгән мөлаем татар әбие килеп чыгар да киштәдән касәләрен алып, мәтрүшкәле чәй ясар һәм бүлмәгә хуш исләр таралыр кебек тоелды безгә.

 

ГАСЫРЛАРДАН ТАРИХ БЕЗГӘ ДӘШӘ

 

Безнең экскурсоводлар Кәүсәр һәм Сания ханымнар бер-бер артлы музей бүлмәләре буйлап йөртеп, Гали авылының кайдан, кайчан, ничек килеп чыгуы белән таныштыра башладылар. Элегрәк бу авылга 2010 елда 300 ел булачак дип санаганнар. Тик галилеләрнең Оренбург шәһеренең Дәүләт архивына ясаган мөрәҗәгатеннән соң, аның шактый күпкә өлкәнрәк булуы ачыкланган. Алынган документ нигезендә Галигә 400 ел тулачак икән инде. Бу турыда Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының этнологик мониторингы үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков түбәндәгеләрне язган:

 

«Бу авылның оештырылу датасы архив мәгълүматлары нигезендә куелган. Шулар арасында Михаил Федорович, Иван Алексеевич белән Петр Алексеевич патшаларның 1792 елгы күрсәтмәләренең сакланган копияләре дә бар. Боларны аларның күчермәләреннән күреп була. Гали авылы кешеләренең борынгы бабаларының шәҗәрәләре дә нәкъ шул хакта сөйли. Бу шәҗәрәдә Минәш (Монаш) Гөлбастанның әнисенең әтисе Ибраһим хан тарафыннан Тархан грамотасы белән билгеләнүе турында әйтелгән урыны бар. Ә бит Казан ханы Ибраһимның 1479 елдан да элегрәк бирелгән Тархан ярлыгы да сакланып калган. Анда аның «Гөлбастан-хатыны»ның Мөхәммәт-Азизхан исемле улына бирелүе турында әйтелгән. Димәк, бу тарихи документлар һәм материаллар комплексы нигезендә Гали авылына нигез салынуга 400 ел булуы турында әйтергә мөмкин. Ә авыл XVI гасыр уртасында биредә яшәгән Гали бай исеме белән аталган. Аның борынгы бабасы 1479 елдагы документта искә алынган нәкъ шул Минәш (Монаш) булырга тиеш».

 

Моны Оренбург Дәүләт архивыннан бирелгән документ та дәлилли. Анда Гали бай нәселләренең 1430 елларда Кама елгасының уң як ярына күчеп килеп, Казан ханнарына хезмәт итүләре һәм шуның өчен аларга дәүләттән җир бүлеп бирелүе турында әйтелгән.

 

Музейда шулай ук Марсель Әхмәтҗановның «Ногай Урдасы» дип аталган китабында күрсәтелгән Манаш Тархан исеменең тулы шәҗәрәсе һәм аерым алганда Манашевлар нәсел башлыгы һәм Гали авылына нигез салучы Галинең һәм изгеләрнең изгесе булган Морат хәзрәт турында да мәгълүматлар күрсәтелгән.

 

Музей экспонатларын карап, бүлмәләр буйлап йөргәндә, вакытның ничек үтүен дә сизми калганбыз.

 

Гали авылында ерак гасырлардан алып бүгенге көннәргә чаклы: революциягә кадәр дә, күмәкләштерү чорында да, Бөек Ватан сугышы вакытында да, аннан соң да яшәгән һәм эшләгән олуг шәхесләр турында күп яхшы сүзләр ишеттек, мәгълүматлар алдык, сирәк очрый торган күп экспонатларны үз күзләребез белән күрү бәхетенә ирештек.

 

Биредә сакланган Гражданнар сугышыннан калган мылтык кисәкләрен, кылыч, патроннар, гильзаларны тагын әле кайда күрер идек?! Бөек Ватан сугышында катнашучылар, фронтка китеп яу кырында мәңгегә ятып калган 285 сугышчының исемнәре, аларның һәм исән-имин әйләнеп кайтканнарның батырлыклары, сугышчан орденнар белән бүләкләнүләре турында да мәгълүматлар тупланган биредә. Шулар арасында туксан яшен тутырган Мидхәт Нурмөхәммәт улы Саниев та бар. Авыр сугыш еллары аша үткән фронтовик күптән түгел Самарада Бөек Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән хәрби парадта да булып кайткан, хәзер әнә быелгы Бөтенроссия авылларының Сабан туенда катнашырга җыена.

 

1992 елда авылның үзәк мәйданында ачылган һәйкәл-обелискта сугышта һәлак булган авылдашларның исемнәре язылган. Ә исән-имин туган якларына әйләнеп кайтучыларның исемнәре елдан-ел кими тора. 2004 елда андыйларның фотосурәтләре авылның Мәдәният йортында һәм мәктәп бинасындагы стеналарга эленеп куелган булган. Бүгенге көндә шуларның сигезе генә исән икән. Тәрҗиев исемен йөрткән элеккеге Гали авылы колхозының Кызыл байрагы да саклана монда. Гомумән, музейдагы Гали авылы тарихына кагылышлы мәгълүматлар буенча хәтта аерым бер китап язарга булыр иде.

 

Хәер, мондый китап язылып, дөнья күргән дә инде. Галинең 400 еллык юбилее уңаеннан1500 данә белән рус телендә күптөсле рәсемнәр белән бизәлеп нәшер ителгән бу китап «Сохраняя вековые традиции» дип атала. Аның авторы Лилия Равил кызы Бурмистрова (Гайнанова) ун ел “Похвистневский вестник” газетасында хәбәрче булып эшләгәндә, район авыллары кырларын бер генә тапкыр әйләнеп чыкмагандыр! Гали авылының борынгы тарихына багышланган зур бүлектә күп документлар күрсәтелгән. Шулай ук егерменче гасырда авыл белән җитәкчелек иткән шәхесләр, хәзерге бай тормышка нигез салучыларның исемнәре, керткән өлешләре дә билгеләнеп үтелгән.

 

Китапта авылның Совет чорына да зур урын бирелә: Тәрҗиев исемендәге күмәк хуҗалыкның тормышы, Фатыйх Шакирович Тәрҗиевның үзе, авылның атказанган агрономнары, тракторчылары, мал караучылары, сыер савучылары, игенчеләре турында тулы мәгълүмат алып була.

 

Быел, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел тулган юбилей елында, һәлак булганнарның, исән-имин сугыш ветераннарының да тормышы, үткән юллары китапта кыскача булса да чагылыш тапкан. Һәм, әлбәттә инде, авылның бүгенге көненә да зур урын бирелә: укытучылар, табиблар, эшмәкәрләр турында күп язмалар урнаштырылган. Тик китап ике телдә – татарча һәм русча да, бастырылган булса, тагын да файдалырак булып, һәр гаиләнең китап киштәсендә сакланып, буыннан буынга мирас итеп тапшырылып, татарлыгыбызга мәдхия булып гасырларда яңгырар иде. Бу турыда шундый кирәкле китапны нәшер итүчеләр әллә ахырына кадәр ныклап уйлап бетермәгәннәрме, әллә татар телен икенче сортлылар санына кертергә теләгәннәрме? Югыйсә, 400 яшьлек авылда чын татарлар, аларның дәвамчылары яши түгелме? Бөтенроссия авыллары татарларының беренче Сабан туе да шул татарларыбыз хөрмәтенә үткәрелә ич. Бу турыда беркайчан да, беребез дә онытмасак иде.

 

ЭЛЕККЕГЕ КОЛХОЗ ҺӘМ АНЫҢ КЕШЕЛӘРЕ

 

Авыл территориясенә, аның кырларына килеп кергәндә, әле Совет чорында куелган «Тарзеев исемендәге колхоз» дигән юл күрсәткеченә игътибар иткән идек бит инде. 1924–1930 елларда Галидә оештырылган, бары тик ике дистә атлары, берничә сабаннары, унлап тимер тырмалары булган «Кызыл юл» һәм «Тургай» кебек кечкенә хуҗалыклардан сугыштан соңгы елларда зур сөтчелек фермалары, ачык грунтта үстерелгән карбыз-кавын, помидор-кыярлары белән дан тоткан, зур механикалаштырылган күмәк хуҗалык барлыкка килә. Өлкәдән авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрелгән «утызмеңенче» легендар шәхес – Фатыйх Шакир улы Тәрҗиев менә шушы берләштерелгән «Кызыл юл» колхозына бары ике елдан артык вакыт (1954–1956 елларда) җитәкчелек итә һәм аны алдынгылар сафына бастырып, еллык кереме миллион сум белән санаучы хуҗалыкка әйләндерә.

 

Күмәк хуҗалыкның яшелчәләр белән сәүдә итү нокталары Похвистневода гына түгел, үзебезнең өлкә үзәгендә дә, күрше Татарстан шәһәрләрендә дә ачылып, елына яшелчә сатудан колхоз кассасына ул чактагы акчалар белән 400 мең сумнан да артыграк керем керә.

 

Тик 1956 елда җитәкченең кинәт йөрәге тибүдән туктый. Ә тора-бара җитәкчелекнең еш алышынып торуы һәм башка объектив һәм субъектив сәбәпләр белән хуҗалык та артта сөйрәлә башлый. Колхозчылар да эшкә чыкмыйча, бәхетне читтән «шабашка»да эзләргә тотыналар.

1964 елда күмәк хуҗалык рәисе итеп Галидә туып-үсеп, биредә белем алган һәм төрле тармакларда эшләп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган Сәйфулла Әсәдулла улы Сафиуллинны сайлап куйгач кына, эшләр яңадан җайланып китә.

 

Сәйфулла Әсәдулла улы Гали авылының күмәк хуҗалыгы белән 22 ел җитәкчелек итеп, 1986 елда гына лаеклы ялга чыга. Ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, 2004 елда аңа, зур хезмәтен искә алып, «Похвистнево районының мактаулы гражданы» дигән исем дә бирелә. Бүгенге көндә дә Сәйфулла абзый Гали авылының, авылдашларының тормышы, көнкүреше белән гел кызыксынып яши, кирәк булганда үзенең киңәшләрен дә бирә. Хатыны белән бергәләп алар алты бала тәрбияләгәннәр, ун оныклары, ике оныкчыклары бар.

 

Миңа – Рәфгать Әһлиуллинга, бу язманың авторларының берсенә, әле өлкә «Волжская коммуна» газетасында хәбәрче булып эшләгәндә, Сәйфулла Әсәдулла улы белән берничә тапкыр очрашып, ул җитәкләгән хуҗалыкның эшләре турында сөйләшеп утырырга туры килгәләде. Газетада ул елларда Тарзеев исемендәге колхоздан репортажлар да, күләмле проблемалы язмалар да бастырылды. Бигрәк тә кышкы көннәрдә хатын-кызларны эш белән тәэмин итү проблемасына багышлап язылган язмамның «Волжская коммуна» газетасында гына түгел, Саратовта нәшер ителүче «Степные просторы» зона авыл хуҗалыгы һәм Россия Федерациясенең «Сельская новь» журналларында да дөнья күрүен хәтерлим.

 

Анда сүз хуҗалыкта агачтан «Хохлома» ысулы белән төрле төстәге бизәкләр төшерелгән кашыклар, савыт-саба ясау өчен махсус сәнәгать цехы, кием-салым тегү һөнәрханәләре ачылуы һәм башка проблемалар турында алып барылган иде.

 

Ә бу соңгы килүебездә без Сәйфулла абзый белән очраша алмадык, шулай да аның язган истәлекләрен музейда күрү бик тә кызыклы һәм файдалы булды.

 

Колхоз рәисе моңа кадәр буш «таяк»ка – «трудодень»гә эшләп йөргән колхозчыларның кулларына акча ала башлаулары, ашлык уңышының бер гектардан 11 центнердан 28 центнерга кадәр күтәрелүе, ә яңа төзелгән сөт комплексында савым сыерларының саны 1200 башка кадәр җитүе, аларның продуктлылыгы күп тапкырга артуы турында горурланып яза.

 

– 1964 елда хуҗалыкта барлыгы 55-60 кеше эшләсә, 1984 елга аларның саны 285кә җитте. Яңа эш урыннары булдырылган саен, даими эштә эшләүчеләрнең саны арта барды, читкә эш эзләп «шабашка»га китүчеләрнең саны да кимеде. Миңа барысы да: «Эш булып, тиешле хезмәт хакы түләнсә, без беркая да китмәячәкбез, туган авылыбызда эшләячәкбез», – диләр иде, – дип исенә төшерә күмәк хуҗалык рәисе. Ул шулай ук үзе җитәкче булып эшләгән чорда күп механизаторларның һәм терлекчеләрнең орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүләрен дә әйтеп үтә. Мәсәлән, сыер савучылар Минкамал Сәлимгәрәева баштан Хезмәт Кызыл Байрагы, аннан Ленин, Әминә Әмирова – III дәрәҗә Хезмәт Даны, механизатор Шәйхулла Йосыйпов Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек булганнар. Шушы елларда барлыгы 24 кеше югары дәүләт бүләкләрен алуга ирешкән. Бу турыда музей экспонатларында да, яңа гына дөнья күргән китапта да бәйнә-бәйнә сөйләнә һәм күрсәтелә.

 

Ә инде илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, өстән ныклы контроль булмавы һәм кайбер җитәкчеләрнең булдыксызлыгы, вөҗдансызлыгы, туры кулсызлыгы сәбәпле гөрләп торган хуҗалык әкренләп тарала, җимерелә башлый, колхозчылар эшсез кала.

 

– Күпләр искечә эшләргә теләмәделәр, ә яңача эшли белмәделәр, – дип борчылып яза хәвәфле еллар турында элеккеге колхоз рәисе. – Кешеләр минем янга: «Хәзер безгә нишләргә инде, кая барырга, ничек яшәргә, гаиләләрне ничек туендырырга? Моңа кем гаепле?» – дигән сораулар белән киңәш сорап киләләр иде. Минемчә, бу Аллаһының безгә биргән язмышыдыр, мөгаен. Шуңа күрә бернинди киңәш тә бирә алмадым. Аллаһыдан сабырлык сорарга кирәк, аның рәхмәте киң, бер җае чыгар әле, – дидем.

 

Чыннан да, чыкты бит. Авылыбызда эшкуарлар барлыкка килде. Кайсысы үзенә җир алып, ашлык, башка культураларны үстерә, кайсысы терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә башлады, кайберәүләр җитештерелгән продукцияне эшкәртү эшенә алындылар. Эшләсәң, эш җитәрлек авылда. Тырышлык, булдыклык, инициатива гына кирәк!

 

ТУГАН ҖИРГӘ БУЛГАН МӘХӘББӘТ ХИСЕ

 

Галинең шундый эшлекле, туган авылына яңадан яшәргә көч биргән эшкуарлары арасыннан Расих Мөҗәһит улы Латыйповны аерым атап үтәргә кирәктер. Ул – авылдагы иң зур Латыйповлар ыруының бүгенге вәкилләренең берсе. Ә бу ыру унсигезенче гасыр башында туган Латыйп бабайдан башланып киткән. Риваятьләр буенча, моннан 300 еллар элек авылга мөселманнарны чукындыру нияте белән поплар һәм жандармнар килгәч, ул аларга каршы балта күтәреп чыккан. Ә инде Латыйп бабай ыруының дәвамчыларының берсе – Риза бабай 1870 елда туып, үзеннән соң өч ул һәм ике кыз калдырган. Аның шул өч улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан, шуларның уртанчысы Ризатдин хәбәрсез югалган, кечесе Җәгъфәр сугыш тәмамлангач та армия хезмәтендә калган. Риза бабайның бары өлкән улы Галириза гына туган якларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән. Ул сугышка киткәндә аның Мөҗәһит улына 13 яшь кенә була әле. Ә гаиләдә аңардан башка тагын өч бала үсеп килә. Шуңа да Мөҗәһиткә яшьли җигелеп эшкә алынырга туры килә дә инде.

 

Әтиләре Галириза абзый сугыштан кайткач, хәзер тормыш җайланыр инде дип торганда, әниләре Сәгыйдә апа, шул дүрт бала һәм сугыштан соң туган өч яшьлек Мидхәтне һәм яңа гына туган Саҗидәне калдырып, үлеп китә. Бераздан Галириза абзый өйләнә, һәм яшь хатыны, Мәрьям аңа тагын дүрт бала бүләк итә.

 

Менә шул Галириза бабайның өлкән улы Мөҗәһит абзый улларының берсе – Гали авылының бүгенге танылган эшкуары Расих Латыйпов. Ә аңа туган халкына, туган җиренә мәхәббәт хисе гомере буе башта колхозда, аннан район заготконторасында заготовитель булып эшләп пенсиягә чыккан, калган еллардагы тормышын дингә, авыл мәчетләрен, мәдрәсәсен торгызуга багышлаган әтисе Мөҗәһит абзый һәм әнисе Бибинур апа тарафыннан бирелгәндер, мөгаен.

 

Безгә Расих әфәнденең «Хәләл» ризыклар эшләп чыгаручы предприятиесендә элегрәк тә булырга туры килгәләгән иде инде. Тик һәр юлы биредәге тәртипкә, чисталыкка исебез китә. Дин тотучы мөселманнар өчен хәләл ит ризыклары нәкъ шундый шартларда эшләнергә тиештәдер. 2003 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның хәер-фатыйхасы белән ачылган бу «Хәләл» колбасалар цехы хәзер бөтен Идел буе төбәкләренә танылырга өлгерде. Аның продукциясе артыннан Самарадан да, Ульяннан да, Оренбургтан да, Уфадан да, Чиләбедән дә, Казаннан да, башка күп шәһәрләрдән дә киләләр. Чөнки ул биредә бөтен мөселман кануннары буенча үз хуҗалыкларында җитештерелгән хәләл иттән эшләнә һәм тәмлелеге белән башкалардан аерылып тора.

 

Җитәкче кыска гына вакыт эчендә тырыш һәм дус коллектив туплаган. Цехта барлыгы 60лап кеше эшли. Бу - авыл халкын эш белән тәэмин итү өчен бик мөһим. Киләчәктә продукциянең күләмен тагын да арттырырга планлаштырыла. Бирегә килүчеләр иң беренче булып безнең як өчен искитәрлек булган тәвә кошларын күрергә тырышалар. Без дә шулай иттек.

 

Тәвә кошларын карап туйгач, экскурсиябезне дәвам иттек. Үзенә күрә бер ранчо бит монда, ләбаса! Әнә ачык сарайдан атлар кешнәве ишетелә. Татарлар яраткан бу хайваннар яныннан тыныч кына үтеп китү мөмкин түгел.

 

Биредә эшләүче Рифат Саниев безне елмаеп каршы алды, чабышкы атларны күрсәтеп йөрде. Атлар биредә өчәү, аларны Сабан туенда ат ярышларында катнаштыру өчен махсус сатып алганнар. Быелгы Бөтенроссия авыллары өчен үткәреләчәк милли бәйрәмдә Ульяновск, Самара, Пенза, Татарстан, Оренбург төбәкләреннән чабышларда катнашу өчен 100дән артык ат теркәлгән инде.

 

Ә менә биредәге ачык ишектән ниндидер каты тимер тавышлары ишетелә. Шунда юнәләбез. Безне түбәтәй кигән чибәр генә ир-ат каршы ала. Камил Вәлиев буялган һәм цинкланган тимердән түбәләргә профнастил һәм йорт тирәләрен тоту өчен штакетниклар җитештерү өчен күптән түгел генә ачылган цехта эшли, теге тәвә кошларын да нәкъ ул карап тора икән. Кошлар үзләрен кечкенәдән тәрбияләп үстергән хуҗаларын гына таныйлар, башкаларны якын да китермиләр икән.

Элек авылда яшәүчеләргә кирәге чыкканда профнастил артыннан 170 чакрым ераклыкта урнашкан Самарага кадәр йөрергә туры килгән булса, хәзер тирә-яктан барысы да бирегә генә киләләр. Әле авыл халкы өчен өстәмә эш урыннары булдырылуы да уңай күренеш.

 

АВЫЛ ЭШКУАРЛАРЫ ҺӘМ ФЕРМЕРЛАРЫ

 

«Хәләл» предприятиесен карап чыккач, Гали авылының теплицаларда помидор үстерү эшен беренче башлап җибәрүчеләрнең берсе булган Минегани Сафиуллинның ярдәмче хуҗалыгына юнәлдек. Нәкъ менә элек колхозда машина йөртүче, комбайнчы, агач һөнәрханәсендә агач остасы булып эшләгән шушы универсаль һөнәрле белгеч, күмәк хуҗалык таралгач, югалып калмыйча, беренчеләрдән булып, эшкуарлык эшенә алына һәм күрше төбәкләрдән алып кайтып помидор һәм башка яшелчәләр сату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан (бу 1996 елда була) үз шәхси хуҗалыгында да кечкенә гена ике сотый мәйданда теплица төзеп, помидор һәм кыяр үстерергә алына.

 

Хәзерге көндә Минегани һәм Әминә Сафиуллиннарның ярдәмчел хуҗалыгындагы зур теплицада 2200 төптән артык помидор һәм кыяр үстерелә. Ә олы уллары Равилнең хуҗалыгында бу күрсәткеч – 5000 төпкә, ә кызлары Алсуның гаиләсендә 3000 төпкә кадәр җиткерелгән.

 

Аларның үрнәге буенча башка авылдашлары да бик теләп теплицаларда яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә хәзер. 714 йортлы, 2100 кеше яшәгән авылда бүген 250 гектар мәйданда 500 теплица булдырылган һәм анда ел әйләнәсендә кыяр һәм помидор үстерелә.

 

Гали авылы яшелчәчеләренең тәҗрибәсен өйрәнергә Россиянең күп төбәкләреннән киләләр. Быел кышын Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә 9 район башлыгы составында зур делегациянең галилеләрнең эшләре белән танышып китүләре дә күп нәрсә турында сөйли.

 

Ә Галидә карарлык, тәҗрибә алырлык әйберләр бик күп. Мәсәлән, Мөсифулла Сәяров сугым атларын үрчетеп симертү, Минтаһир Сираҗев чәчү суганы үстерү белән шөгыльләнә.2000 гектар җире булган Камил Исхаковның крестьян-фермер хуҗалыгында рус авыр йөк атларын үрчетү белән беррәттән, кырчылык, мөгезле эре терлекләр үстереп симертү тармакларында эш киң күләмдә алып барыла.

 

Фермер Наил Баһаутдиновның карамагында 1100 гектар җир исәпләнә, һәм ул анда ашлык һәм башка төрле культураларны игү белән шөгыльләнә. Аның шәхси хуҗалыгында көнбагыш мае чыгару цехы да эшли. Шулай ук шундый ук цехны Наил Арысланов та тота. Рөстәм Сәйфетдиновның пилорамасы, Фәнис Кашаевның автосервис предприятиесе, Рамил Мостафинның он тарттыру өчен тегермәне бар.

 

Ә менә Сәйфулла Маннанов үзенең компаньоны Илдар Юнысов белән бергәләп «Юлдаш» һәм «Йолдыз» дип аталган ике шәхси кибет тоталар. Сигез хезмәткәр эшләгән бу кибетләрдә авыл халкына һәрвакыт азык-төлек продуктларын, көнкүреш товарларын сатып алу мөмкинлеге бар. Бу шәхси кибетләр авылдагы бердәнбер сельпо сәүдә ноктасы белән чагыштырганда үзләренең ассортиментлары белән дә, җиһазландыру ягыннан да күпкә аерылалар. Моны без үз күзләребез белән күрдек, халык та шул фикердә.

 

Димәк, Гали авылының бүгенгесе һәм киләчәге үзгәртеп кору чоры кыенлыкларын уңышлы җиңеп чыга алган авылның яңа хуҗалары – эшкуарлар, фермерлар кулында дип әйтергә дә була. Авылда тотрыклы эш урыннары булдырылгач, яшьләр дә читкә чыгып китәргә ашыкмыйлар. Гаиләләрдә сабыйлар туып кына тора. Мәктәптә балалар саны да кимеми, укучылар елдан-ел арта гына бара. Шунысы куанычлы: мәктәптә татар телен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйтүнә Асылгәрәева балаларда беренче сыйныфтан ук туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Һәр елны авыл Мәдәният йортында укучылар катнашында «Тукай бәйрәме» уздырыла. Анда шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсем һәм китап күргәзмәләре оештырыла, балалар туган телләрендә шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Конкурсларда, бәйгеләрдә җиңүчеләргә районның «Туган тел» татар җәмгыяте әзерләгән (ә аңа Расих Мөҗәһит улы Латыйпов җитәкчелек итә) грамоталар, дипломнар, истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.

 

Гали авылы мәктәбенең башлангычын, архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1900 елдан ук эшләп килгән дини мәдрәсә-мәктәптән санарга буладыр, мөгаен. Димәк, бу уку йортына да йөз ел тулып үткән инде. Үзенең шундый өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул һәрвакыт яшь әле. Ә укучы балалары белән мәктәп яшәсә, бүгенге 400 еллык Гали авылы да мәңге яшәячәк.

 

400 ЯШЬЛЕК ГАЛИ АВЫЛЫ КУНАКЛАР КӨТӘ

 

Без Галидә булган көнне биредә Самара өлкәсе губернаторының беренче урынбасары, өлкә хөкүмәте аппараты җитәкчесе, Гали авылында Бөтенроссия авыллары Сабан туен үткәрүгә әзерлек буенча оештыру төркемен җитәкләүче Алексей Иванович Бендусов өлкә министрлыклары, хокук саклау органнары башлыклары белән бергәләп бәйрәмгә соңгы әзерлек эшләренең барышын тикшереп йөри иде.

 

Зур тамаша үтәчәк урынга – тау астына, Тәрәгәл инеше буендагы киң болынлыкка барганда, без дә шушы төркемгә кушылдык. Биредә күп нәрсә бәйрәм кыяфәтенә кертелгән дә инде. Оештыручылар Тәрәгәл инешенең төбен чүпләрдән, ләмнән чистартканнар, болынлыктагы артык агачлар кисеп алынган, бару юлларына вак таш түшәлгән.

 

Нәкъ шушы көннәрдә автомобильләр кую өчен мәйданчыкларны җиһазлау эшләре тулы көчкә алып барыла иде. Ат чабышлары үткәрү өчен түгәрәктәге юллар да тулысынча әзерләнеп куелган.

 

Сабантуй булачак болынлыкта без күптәнге танышыбызны - танылган көрәшче һәм тренер, күп Сабантуй бәйрәмнәренең мәйданнарында судья буларак катнашкан Хәйдәр Гәрәй улы Гәрәевны очраттык. Ул Самара шәһәреннән туган авылы Галигә күчеп кайтып, менә күп еллар инде яшь көрәшчеләр әзерләү буенча көрәш секциясе оештырган. Сүзебез Бөтенроссия Сабан туена авыл көрәшчеләренең ничек әзерләнүләре турында башланып китте.

 

Күптән түгел генә районның Подбельскидагы спорт комплексында һәр елдагыча яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Похвистнево районының Мактаулы гражданы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган баш тренеры Наил Гәрәев (ул Хәйдәр Гәрәевнең абыйсы) исемендәге өлкә Кубогын яулау өчен ачык бәйге үткәрелгән.

 

Ярышны ачу тантанасы вакытында бу спорт төренең өлкәбездәге һәм Похвистнево районындагы традицияләре һәм танылган якташыбыз, көрәшче Наил ага Гәрәев турында күп яхшы сүзләр әйтелгән. Аннан соң Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән, Оренбург өлкәсеннән, һәм Похвистнево районыннан килгән 100дән артык көрәшчене муниципалитет башлыгы Александр Ларионов сәламләгән. Турнир барышын грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, өлкә Спорт көрәше Федерациясенең башкарма директоры һәм президенты Алексей Чернов күзәтеп барган. Ә ярышка тәҗрибәле судьялар Хәйдәр Гәрәев, Александр Сергеев, Владимир Девяткин, Рәшит Утяшев хөкем чыгарып торганнар.

 

Похвистнево районының Гали, Яңа Мансур һәм Подбельск авылларыннан үзләренең көчләрен һәм булдыклылыкларын келәмдә 36 көрәшче күрсәткән. Нәтиҗәдә бәйгенең 14 үлчәү категориясендә турнир хуҗалары өч көмеш һәм алтын, бронза медальләренә лаек булганнар. Ә Подбельскидан Руслан Серегин 58 килограммлы үлчәү категориясендә җиңүгә ирешеп, алтын медальгә ия булган.

 

Хәйдәр Гәрәй улының әйтүенчә, бу бәйге Гали авылы Сабан туена әзерләнү булып та тора икән.

 

– Авылыбыздагы мин җитәкләгән грек-рим көрәше секциясенә күбрәк мәктәп яшендәге балалар йөри. Шуларның утызы көрәш мәйданына хәзер үк атылып чыгарга тора. Әмма хуҗалар башка өлкәләрдән килгән көрәшчеләргә дә осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирергә тиешләр бит. Шуңа күрә келәмгә иң осталарны гына чыгарырмын дип торам, - дип башлады ул сүзен.

 

Кайсы төбәкләр үз көрәшчеләрен алып килергә теләк белдерүләре турындагы сорауга ул:

 

– Әлегә Әлмәттән якташыбыз, Камышлы районында туып-үскән атаклы көрәшче һәм тренер Салават Йосыпов әзерләгән команда һәм күрше Оренбург батырлары гына хәбәр бирделәр. Уйлавымча, һәр төбәк Федераль Сабантуйга үз көрәшчеләрен алып киләчәк, ә көрәш бик тә кызу булырга ошый.

 

 Абсолют батырны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешмасы президенты, танылган эшкуар Фәхретдин Канюкаев үз акчасына алган “Тойота Королла” автомобиле көтә! Дүрт үлчәү категориясендәге җиңүчеләр өчен призлар да кызыгырлык: өлкә спорт һәм яшьләр белән эш итү министрлыгы дүрт суыткыч, дүрт телевизор, дүрт кер юу машинасы, дүрт микродулкынлы мич әзерләп куйган..

 

Көрәшергә теләүчеләр күп булачагын истә тотып, көрәшне ике келәм җәеп, берьюлы ике мәйданда алып барачакбыз. Шуның өчен ике судья да билгеләнде: берсен сез дә яхшы беләсез – ул Самарадан көрәш бәйгеләренең алыштыргысыз судьясы – Илшат Алмаз улы Бикташев, икенчесе – Татарстан Республикасының татар-башкорт көрәше Федерациясенең башкаручы директоры Наил Хөснулла улы Хәмидуллин, – дип җавап бирде.

 

Сөйләшүебезгә Похвистнево районы башлыгы, бәйрәмнең оештыру төркеме әгъзасы Александр Ларионов йомгак ясады:

 

– Сабан туена барысы да әзер дисәк тә буладыр. Ә бәйрәмгә без бик күп кунаклар килүен көтәбез. Рәсми рәвештә илебезнең бөтен төбәкләреннән, Хабаровскидан Чечня Республикасына кадәр, чакырылган делегатлар саны гына да 450дән артып китә. Аларны тиешле дәрәҗәдә кабул итү өчен барысы да әзерләнгән. Ә барлыгы 20 меңгә якын кеше катнашыр дип уйлыйбыз.

 

Югары дәрәҗәле кунаклардан бәйрәмгә Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков, Татарстанның хәзерге һәм беренче президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев һәм башка дәрәҗәле җитәкчеләр килер дип көтелә. Хәтта Гали Сабан туенда Россия хөкүмәте премьер-министры Владимир Путинның катнашуы да ихтимал икән.

 

Әйтелгәннәргә өстәп, бәйрәмнең төп оештыручыларының берсе – Похвистнево районының «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов безгә түбәндәгеләрне әйтте:

 

– Безгә бу бәйрәмне үткәрергә зур ярдәмне Самара өлкә хөкүмәте белән Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара бердәмлеге күрсәтә. Шулай да, күп эшкуарларыбызның, бигрәк тә Гали авылыннан чыгучыларның, риясыз ярдәмнәрен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, 1976 елда Гали авылы мәктәбен тәмамлаган авылдашыбыз Дания Әсхәт кызы Тулова (Хәсәншина) 1981 елда кияүгә чыгып, гаиләсе белән башта Нижневартовск шәһәрендә, аннан соң Мәскәүдә эшкуарлык белән шөгыльләнә. Ә 2001 елда Америкага китеп шунда яшәп ала. Хәзерге көндә Россиягә кайтып, эшкуарлык эшен дәвам итә. Дания Әсхәтовнаның киң күңеллелеге аңа хәйриячелек белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, һәм ул бик теләп ятим балалар һәм картлар йортына булышып тора. Гали авылын төзекләндерүдә дә аның өлеше зурдан. Шундый игелекле кешеләр рәтенә эшкуар авылдашларыбыз – өч бертуган Рафаэль, Равил һәм Салават Галимуллиннарны да кертергә була. Алар һәрвакыт авылыбыз проблемаларын хәл итүдә үзләренең өлешләрен кертергә әзерләр. Ә андыйларның исемнәрен бик күп санарга мөмкин.

 

Безне бу көнне булачак Гали Сабан туеның мәдәният һәм сәнгать өлеше программасы белән дә таныштырдылар. Аны Татарстан Республикасының «Яңа гасыр» телевидениесенең танылган дикторлары Илфат Әбдрахманов белән Эльза Әхмәтҗанова алып барачак икән. Символик-тарихи пролог формасында «Морат бабай могҗизалары» дип аталган хореографик композициядә «Казан» бию ансамбле артистлары, Похвистнево районы һәм Гали авылы үзешчәннәре катнашачак. Изге Морат бабай ролен Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Ринат Таҗетдинов башкарачак. Төп Сабан туе сәхнәсендә танылган җырчылар Рөстәм Закиров, Вил Усманов Гөлшат Имаева, «Фәридә-Алсу» дуэты, Айдар Габдинов, Фердинанд Фәтхи, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Асаев, Алсу Әбелханова һәм башкалар җырлаячак.

 

Ә Сабантуйның икенче сәхнәсендә көне буе өлкәбезнең төрле төбәкләреннән – Кошки, Сызран, Камышлы, Шенталы, Похвистнево, Челно-Вершины районнарыннан, Самара, Тольятти шәһәрләреннән, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй, Богырыслан районнарыннан, Татарстанның Чирмешән, Алексеевка районнарыннан үзешчән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

 

Гали авылы аксакалларының берсе – тальян гармунында уйнау остасы Дәрҗеман ага Салихов безгә өлкән яшьтәге һәм яшь гармунчыларның бергәләп кунаклар алдында үзләренең осталыкларын күрсәтергә җыенулары турында да әйтте.

 

Сабан туе болынлыгында очрашу тәмамлангач, без Самарага китәр алдыннан изге Морат бабай чишмәсенә кереп, аның тәмле суын татып карадык, анда битләребезне юдык. Шул чакта кылт итеп искә шигъри юллар килеп төште:

 

Яшә, изге чишмә, тагын мең ел,

Башка бәла-каза килмәсен.

Татлы суың, изге кәүсәр кебек,

Сусауларны басар мең гасыр.

 

Шул мизгелләрдә Гали авылы өстендә ахшам намазына чакырып, өч мәчет манарасыннан да моңлы азан тавышы яңгырады:

 

Аллаһы әкъбәр! Аллаһы әкъбәр!

 

Без биредә тагын 29 майда Гали Сабан туенда очрашырга сүз бирешеп, кайтыр юлыбызга чыктык!

 

Сау бул, гыйззәтле Гали авылы! Тау астында, киң болында, Тәрәгәл инеше буенда Сабан туе иртәсендә очрашуга кадәр!

 

Похвистнево – Гали – Самара.

 

 

 

 

Сабан туе бәйрәменә рәхим итегез, мөхтәрәм кунаклар!

 

 

Тау башыннан Гали уч төбендәгедәй күренә

 

 

Кәүсәрия ШӘЙХЕТДИНОВА (сулдан беренче) һәм Сания ӘМИРОВА (уңнан икенче) авылдашларына музей экспонатларын күрсәткәндә

 

 

1964-986 елларда егерме ике ел дәвамында күмәк хуҗалыкның рәисе булган Сәйфулла САФИУЛЛИН

 

 

Гали турында яңа китап

 

 

Легендар колхоз җитәкчесе Фатыйх ТӘРҖИЕВ

 

 

Сабан туен оештыручылар - Расих ЛАТЫЙПОВ белән Кәүсәрия ШӘЙХЕТДИНОВА

 

 

Ат караучыларның берсе - Рифат САНИЕВ

 

 

Минегани һәм Әминә САФИУЛЛИННАРның помидорлары бик уңган быел

 

 

Өлкә вице-губернаторы Алексей БЕНДУСОВ (уртада) Похвистнево районы башлыгы Александр ЛАРИОНОВ, районның "Туган тел" татар җәмгыяте рәисе Расих ЛАТЫЙПОВ һәм башка җитәкчеләр белән бәйрәмгә соңгы әзерлекне тикшергәндә

 

 

Морат бабкай чишмәсе

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Миләүшә ГАЗИМОВА, Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»