• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

22.09.2019 Мәдәният

Бу йола турында сөйләсәм, әнием ачуланыр инде

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Саный китсәң, хатын-кызларның кулыннан килергә тиешле эш исемлеге дә бер дистә белән генә чикләнмәс. Ашарга пешерү, тегү-чигү дисеңме, бии-җырлый белүме – барысына да оста булырга тиеш алар. 12нче сентябрь көнне Казанның Филармония концертлар залында узган «Республикакүләм татар кызы-2019» бәйгесендә нәкъ шундый уңганны эзләделәр дә.

«ЧЫГЫМНАРНЫ ДӘҮЛӘТ КАПЛЫЙ»
 
«Татар кызы» бәйгесен күпләр матурлык бәйгесенә тиңли. Алай дип әйтергә хакыбыз бар да, чөнки урамда берәр кеше белән очрашканда иң беренче аның йөзенә, киемнәренә карыйбыз бит. Монда да шулай. Кызлар, иң беренче чиратта, сәхнәдә чыгыш ясаучылар. Өйдә киеп йөри торган киемнәрне киеп, тузгып беткән чәч белән халык алдына чыгам димә. Шуңа «Татар кызы-2019» бәйгесенең республика этабына килгән 12 кыз да яхшы әзерләнгәннәр – бизәнгәннәр, чәч ясатканнар, күлмәкләр алганнар. Кесәләрен юкартканнар инде, кыскасы. Хәер, үз кесәләре түгел, дәүләтнеке икән. Алай булгач, бераз юкартырга да мөмкин.
 
– «Татар кызы»н матурлык бәйгесе дип әйтергә яраталар. Әлбәттә, ул шулай. Ләкин тышкы һәм эчке матурлык бәйгесе ул. Рухи кыйммәтләрне, татар халкының гореф-гадәтләрен гүзәл затларыбыз аша күрсәтү – безнең бурыч, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров. – Бәйге республика Президенты Рөстәм Миңнехановның хәер-фатихасы белән үткәрелә, бәйгене уздыруда ярдәм итүчеләр бар. Шуңа күрә кызлардан бернинди чыгымнар да таләп ителми, аларны дәүләт каплый.
 
Моңа да карамастан, кызларның күбесе үз күлмәкләрен алып килгән һәм аларны киеп чыгыш ясады. Мөгаен, татар кызларына хас әдәплелек белән, дәүләттән артыгын алмаганнар… Үзләре исә моны «үзебезнең күлмәкләр бәхет китерә» дип кенә аңлаттылар.
 
УН КАТ ИЛӘК АША УЗГАННАР
 
Бәйгенең финал этабы 12нче сентябрьдә халыкның күз алдында үткәрелсә дә, кызлар өч көн дәвамында төрле сынаулар аша үтәргә өлгергәннәр иде. Ун кат иләк аша узганнар дисәк, һич ялгышмабыз. Финалга кадәр алар аш-су, тегү һәм чигү осталыгына өйрәнгәннәр. Бу көннәрдә дә жюри әгъзалары аларга баллар куеп барган. Өйрәтүчеләр алдында гына үз белгәннәреңне күрсәтү бер, ә зал тутырып килгән тамашачы алдында чыгыш ясау бөтенләй икенче нәрсә шул. Ә халык, чыннан да, күп иде. Һәр катнашучы өчен дулкынландыргыч көнне терәк була алырдай кеше кирәк. Бу очракта бер кызны да аерып әйтә торган түгел: барысы да үзенең җанатарларын алып килгән.
 
«Татар кызы» бәйгесе татар халкының милли йолаларына, гореф-гадәтләренә бәйле булып, оештыручылар моны күрсәтүне максат итеп куйган булсалар да, финалда миллилектән бары тик чулпы, калфак һәм милли бизәкле күлмәкләрне генә күрдек. Сөлге чигү кебек сынауларны ике минут эчендә зур экранда гына күрсәтеп алдылар, анысы. Жюри әгъзалары шунда булып, аларга бәя биргәч, шул җиткән дип ышанып калыйк.
 
Сәхнәдә кызлар ике минут эчендә үзләре белән таныштырырга тиешләр иде. Сер юк, 12 кыз да саф татар телендә сәнгатьле итеп аңлатты, шигырь дә сөйләде. Тик нигәдер сәхнә артында гына кызлардан күбрәк урыс сүзләре ишетелде.
 
Алга таба катнашучылар биергә оста икәннәрен дәлилләде. Кызлар татар халык биюен дә, башкортныкын да, чегән биюен дә, заманча биюне дә башкарды. Җиде төрле бию күрсәтелде. Ләкин тамашачы арасында бию өлкәсендә эшләүчеләр генә утырмый шул, бию алышынган саен «бусы нинди халыкныкы?», «монысы чукча биюеме?» дигән сораулар ишетергә туры килде. Монысы кызлар гаебе түгел, оештыручыларныкы. Кызлар биегендә, нинди бию башкарганнары турында бер-ике генә сүз җитми калды.
 
Җыр өлкәсендә дә сынатмады кызлар. Берсеннән берсе матур җырлыйлар, бер-берсен уздырып моңланалар. Ләкин барысы да фонограммага башкарылган икән. Җыр өлкәсендә эксперт булмагач, моңа халык төшенмәс тә иде. Музыканың узып китеп, кайбер кызларның авыз селкенүе артта калуына да күз йомар иде ул. Ләкин чара ахырында зур экраннарда кыска гына видеоязма күрсәтелде. Анда һәр кызның да тавыш яздыру студиясендә җыр яздыруы ачык күренеп тора. Мондый конкурсларда да ялган бар икән лә. Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина бу вакыйгага карашын «Интертат»ка болай дип белдерә: «Кызганыч, фонограммага җырладылар. Икенче елга бу күренеш булмасын иде. Кызларны тыңлаганда, кайсысының җырлый белүен, кайсысының җырлый белмәвен ачыклап булды. Шулай да, минемчә, җырлый белмәгәннәрне җырлатмаска кирәктер».
 
Кирәкми, монысын үзгәртербез, тегесен көйләрбез дип сүзләр сөйләнсә дә, бер үзгәреш тә сизелми. Узган елны «Татар кызы» бәйгесенең халыкара этабында да кызлар фонограмма белән эшләгән. Оештыручылар анда ук, бу хәл бүтән кабатланмаячак, дип ышандырган булган. Кызганыч, әле дә кабатланып килә.
 
«Дөнья матуры» бәйгеләрендә катнашучы кызларның иң яратмаган туры – интеллектуаль сораулар. Күпләр нәкъ шушы турда үзенең чын йөзен дә ачарга сәләтле. Ә «Татар кызы»нда барысы да шома барды. Һәрбер кыз кечкенә тартмачыктан бер сорау алды һәм шуңа җавап бирде. Арасында «Хәзер бөек манара исемен йөрткән журнал элек ничек аталган?» дигән тарихи сораулар да, «Чәче – озын, акылы – кыска, кем ул?» дигән күңелле сораулар да, «Синең хыялыңдагы йортың…» дигән җайлылары да бар иде. Кызлар барысы да үз фикерләрен белдерде. Кайберләре көлдерергә дә өлгерде. Әйтик, Актаныш районыннан килгән катнашучы Регина Габдрахмановага үз гаиләсенә генә хас йола турында сөйләргә кирәк иде. Ул озак уйлап тормый гына Габдрахмановлар гаиләсенең йоласын ачып салды:
 
– Бу йола турында сөйләсәм, әнием ачуланыр инде, – дип көлеп башлады ул сүзен. – Әнием кечкенәдән үк еракка кияүгә чыга күрмә дип әйтә килде. Әле дә шул сүзләрне еш кабатлый. Үзенең туган ягы ерак булгач, елга берничә тапкыр гына кайтыла шул якка. Әгәр дә ирең белән талашсаң, киемнәреңне җыеп кайтып киткәнче, дуслашырга да өлгерәсең, ди ул гел. Белмим инде, ничек булыр.
 
Гомумән, катнашучы кызлар сүзгә оста, һәр сорауга җавап та табалар. Аннары, биюгә дә осталар. Бәйгенең тискәре якларын исәпкә алмаганда, менә дигән кызлар. Берсен генә сайлап алу, аерып әйтү кыен. Бәлки, шуңа күрә бар яктан да булган 12 катнашучы арасыннан жюри әгъзалары да бары тик бер генә кызны сайлап ала алмады. «Татар кызы-2019» бәйгесенең республика этабында гран-прига Чаллы шәһәре кызы Азилә Әюпова лаек булса, «Казан гүзәле» титулы Казан шәһәре кызы Алия Әхмәтовага бирелде. Бу кызлар 13-16нчы сентябрь көннәрендә «Халыкара татар кызы-2019» бәйгесенең ярымфиналында катнашты. Алия Әхмәтова алдагы турга үтте. Аңа зурдан-зур уңышлар телик.
 
Татар кызлары сәхнәдә генә түгел, гадәти тормышта да бар эшкә дә булган, бар нәрсәгә дә оста булырга тиештер. Үзләренә хас сыйфатларны сәхнәдән төшкәч, яки халык алдыннан киткәч, югалтмасыннар иде.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА. Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.09.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik