• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

22.09.2019 Киңәш-табыш

"Каенанам гел әрли, юк өчен тавыш куптара"

Былтыр тормышымда зур сөенечле үзгәреш булды – инде берничә ел очрашып йөргән егетем белән өйләнешеп гаилә кордык. Шулай килеп чык­ты инде – без ирем белән аның төп йортында, әнисе белән бергә торабыз. Каенанам белән һич уртак тел табып булмый: мин нәрсә эшләсәм дә, гел дәгъва белдерә, әрли, юк өчен тавыш куптара. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре берәр киңәш бирмәсме икән? Җавап көтеп, Г.

Килен белән каенана мөнәсәбәтләре яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел. Каенана – киленнән, ә килен каенанадан зарлануы көндәлек тормышыбызның гадәти бер күренешенә әйләнде.
 
Еш кына каенана белән киленнең каршы торуында кемнең хаклы, ә кемнең хаксыз булуын ачыклау бик кыен була. Яшьләрнең дә үзенчә яшисе килә, үзен кызганмыйча, бар көчен малаен тәрбияләп үстерүгә гомерен багышлаган ананың газиз улы өйләнгәннән соң кинәт кенә икенче (ә бала туганнан соң өченче) планга күчүен авырлык белән кичерүен дә аңлап була кебек...
 
Әйе, проблема бар һәм аның чишелешендә психологлар олы кешенең тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге һәм сабырлыгы шактый зур роль уйный, дип әйтәләр. Гадәттә, каенаналарга килен кешегә карата хәерһахлы мөнәсәбәттә булырга, аны «минем малайны үз кулына төшергән начар ниятле көндәш» итеп кабул итмәскә киңәш ителә. «Киленем – улымның тормыш юлдашы, аның дусты, оныкларымның анасы» дигән карашта булу хәерледер. Шул ук вакытта киленнең олы кешене зурлый, хөрмәт итә белүе, каенананың шелтә белдереп, ә бәлки тупасрак та әйтелгән кайбер сүзләрен йөрәккә якын алмыйча, тынычлык хакына дәшми кала алуы да бик мөһим.
Гаиләдә татулык, мәхәббәт хисе сүрелмәсен, яхшы мөнәсәбәтләр сак­лансын өчен, килен дә, каенана да аларга кагылышлы кагыйдәләрне белергә тиеш.
 
Ислам динендә әхлакый кагыйдәләр буларак кабул ителгән шушы киңәшләрне карап узыйк.

Килен өчен кагыйдәләр
 
1) Кияүгә чыккан Һәрбер хатын-кыз аның гомерлек тормыш иптәше булган ирнең анасы белән даими аралашырга кирәклеген аңларга тиеш: ул хәзер аның икенче әни дәрәҗәсендәге якын туганы... Шуңа күрә киленнәргә каенананы үз әнисе итеп күреп, аңа шундый ук мөнәсәбәт белдерергә киңәш ителә. Газиз әнкәң итеп күрә алмасаң да, каенананың синнән олырак яшьтәге туганың булуы гына да аны хөрмәтләр өчен җитди сәбәп булып тора.
 
2) Һәр килен кеше кайчандыр үзе каенана булачак. Күп проблемаларга шушы фикерне истә тотып карау да яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин.
 
3) Килен каенана белән бергә тормаса да, ул аның хәлен еш белешергә, телефоннан шалтыратып булса да, сәламәтлеге хакында сораштырып торырга тиеш.
 
4) Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә каенананың туган көнендә, аны, бүләк биреп, котларга кирәк. Бу үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.
 
5) Мөнәсәбәтләр яхшы, дустанә булган очракта да, каенананы олы кеше итеп күреп, аның белән ипле, әдәпле сөйләшергә кирәк. Ирнең олырак яшьтәге туганнары янында чыкы-чыкы килеп шаркылдап көлү ислам әдәбенә каршы килә һәм арадагы ихтирам-мәхәббәтне киметә.
 
6) Һәр кешенең башкалар белми торган кимчелекле гадәте, өй әһелләре генә белә торган үзенчәлекләре була. Каенананың шундый гадәтләре турында килен чит кешеләргә сөйләп йөрергә тиеш түгел. Килен каенана серләрен үз әнисе серләрен кебек сакласа, бу аңа карата ышаныч һәм хөрмәт хисе булдырачак.
 
7) Каенана белән ниндидер мәсьәлә буенча фикер алышканда, килен үҗәт һәм кире булырга тиеш түгел. Каенанасы белән риза булмаган очракта да, низаг учагына «утын» өстәмичә: «Әни, син хак­лы, ләкин минем фикерем бераз башкачарак», – дию хәерлерәктер. Ә бөтенләй дәшмичә калу динебез буенча аеруча саваплы булып санала.
 
8) Әгәр низаг уты кабынган икән, ничек кенә ачу чыкса да, әдәп кысаларыннан чыкмыйча, хәтерне калдырырлык тупас, начар сүзләр әйтмәскә кирәк, чөнки низаг уты сүнәчәк, ләкин әйтелгән начар сүз озак истә калырга һәм алдагы мөнәсәбәтләрне салкын, киеренке итәргә мөмкин.
 
Каенана өчен кагыйдәләр
 
1) Улың өйләнгән икән, бераз читкәрәк китеп, балаңа үз гаиләсен булдырырга мөмкинлек бир. Әгәр ярдәм кирәк булса, ул үзе дәшәчәк. Тәрбияле малай өчен әни барыбер гомергә Әни булып калачак.
 
2) Каенана йортына килгән килен кеше – үз әти-әнисе өчен йөрәк парәсе булган газиз баладыр. Хәзер ул сезнең гаиләгезнең бер өлеше һәм аны Аллаһ сезгә тапшырган бер әманәт итеп кабул итәргә кирәк (каенана кешенең үзенең дә кайчандыр ире йортына килен булып төшкән елларны искә төшерү хәерле буладыр).
 
3) Киленгә үз кызыңа караган кебек җылы мөнәсәбәт белдереп, илтифатлы, игътибарлы булу тиешле. Аның белән боерык биргән сыман сөйләшмәгез, юкса үзара киеренкелек барлыкка килергә мөмкин.
 
4) Улыгызның хатынын ничек бар –  шулай кабул итегез. Һәр кешенең ниндидер кимчелеге була. Аңа күнегергә тырышыгыз.
 
5) Улыгыз белән килен арасында ниндидер бәхәс, ызгыш килеп чыкса, араларына кысылмаска кирәк.
 
6) Чаманы белмичә, көн саен ниндидер киңәш биреп киленне аптырату, яшьләрне йөдәтеп бетерү дә файда урынына зарар гына китерер­гә мөмкин.
 
7) Аерым яшәгән очракта, яшьләр йортына алдан хәбәр бирмичә бармаска кирәк. Телефоннан бик еш шалтыратып, гел аптыратып тору да киңәш ителми.
 
8) Үз балаларының кимчелекләрен яшергән кебек, киленнең дә кимчелекләрен яшерергә, башкаларга сөйләп йөрмәскә кирәк. Хәзрәтләр билгеләп үткәнчә, кимчелек турында никадәр күбрәк сөйлисең, шул кадәр ул арта, «күперә». Ә менә «киленем шундый әйбәт, моны да эшли, тегесен дә булдыра» дип сөйләү рөхсәт ителә.
 
Гаилә мөнәсәбәтләре – ислам динендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, һәр очрак өчен дә бердәм универсаль киңәш, бәлки, юктыр. Шулай да, туганнар бер-берсенең кадерен белеп яшәргә тиеш. Ислам динендә бер гаилә әһелләренең бер-берсе өчен дога кылуы – иң күркәм гамәлләрнең берсе булып санала. Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, якын туганың сиңа ниндидер авырлык китерсә яисә начар сүз әйт­сә, төнге тынлыкта ихлас күңелдән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, дога кыл: «Йа Раббым! Минем шушы туганымның (каенанам, киленем...) гөнаһларын гафу ит, күңелен йомшарт, Үз рәхмәтеңнән аерма, җәннәт әһеле булып яшәргә насыйп әйлә...».
 
Шундый дога нәтиҗәсендә үз күңелең дә йомшарып, рәнҗү хисе юк булачак, аның урынына тынгылык вә рәхәтлек хисе барлыкка киләчәк. Аллаһы Тәгалә бит безнең бик күп хата-гөнаһларыбызны гафу итә. Шулай булгач, безгә дә башка кешеләрне кичерергә өйрәнергә кирәк. Ә тормышта килеп чыккан төрле хәлләргә килгәндә, «Бәкара» сүрәсенең 153нче аятендәге Аллаһ нәсыйхәтен гел истә тотып яшәсәк иде: «Иннәллаһә мәгәссаабириин» – Аллаһы Тәгалә сабырлар белән бергә...
 
Ришат Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире
Фото: соцчелтәрләрдән

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik