поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.09.2019 Медицина

Бай кешеләр дә үлә: Яман шеш кемнәрне “ярата”

Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы төбәктә онкология белән авыручыларның күпме булуы турында мәгълүматларны белдерде. Н. Н. Петров исемендәге Онкология милли медицина тикшеренү үзәгенең һәм Тампер (Финляндия) университетының фәнни хезмәткәре, онкоэпидемиолог Антон Барчук куркыныч чир белән кемнәрнең күбрәк авыруы турында шактый мәгълүматлы белгеч.

Куркыныч зонада

– Онкология авырулары буенча лидерлар исемлеген Курск өлкәсе һәм Мордовия республикасы җитәкли. Бу нәрсә белән бәйле булырга мөмкин?
 
– Теләсә нинди күрсәткечне төрле яктан карарга кирәк. Еш кына авырулар санының югары күрсәткече, аларны төбәкләрдәге табибларның ничек ачыклавына бәйле. Мәсәлән, Европа илләрендә сөт бизе яман шеше белән авыручылар саны, Русиянең күп кенә төбәкләренә караганда, ике тапкырга артыграк дип күрсәтелә. Чынлыкта исә, аларда диагностика хезмәте яхшы оештырылган. Монда бит яман шештән үлүчеләр саны күрсәткечләре мөһимрәк булырга тиеш. Шулай ук, авырулар санының бик түбән күрсәткечләре дә сораулар тудырырга тиеш. Мәсәлән, соңгы елларда Мәскәүдә күрсәткечләр түбән. Әмма моны диагностика белән түгел, ә халыкны исәпкә алу тәртибенә сорауларларның булуы белән аңлатырга кирәктер.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының тормыш дәрәҗәсе түбәнрәк булган төбәкләрдә авырулар күбрәк дигән тезисы белән килешәсезме? Шулай ук ул мохит факторлары белән чынлап та бәйләнгәнме? Чөнки онкологиядән тормышта уңышка ирешкән, бай кешеләр дә үлә бит?
 
– Онкология чирләре күбрәк халкы аз керемле булган илләрдә күзәтелә. Гадәттә бу аналык һәм ашказаны яман шешләре. Шулай ук тәмәке тарту аркасында килеп чыккан үпкә шеше дә бай илләрдә сирәк күренеш. Алга киткән дәүләтләрдә сөт бизе һәм колоректаль яман шеш күп таралган.

Кем тәмәке тартмый һәм эчми...

– Яман шеш күбрәк нинди сәбәпләр аркасында килеп чыга?
 
– Кешенең яше – яман шеш үсешенең төп факторы. Русиядә яман шештән үлүчеләрнең чиреге тәмәке тартудан булырга мөмкин. Башка факторлар да бар: алкогольне күп куллану, аз хәрәкәтләнү, составында күп микъдарда тоз һәм шикәр булган диета, озак вакыт кояш астында кызыну һ.б. Һәр яман шеш төренең үз факторлары бар.
 
– Тик сәламәт яшәү рәвешен уйлап та бирмәүчеләр, хәтта киресенчә – эчүче, тартучы, майлы ризыклар ашаучылар арасында озын гомерлеләр җитәрлек?
 
– Һәр лотереяның җиңүчесе бар, әмма катнашучыларның күбесе җиңелә. Әлбәттә 100 җиңелүчегә караганда, бер җиңүче турындагы хәбәр ныграк истә кала. 100 процент гарантия бирә алмыйм, ләкин дөрес яшәү рәвеше алып барганда сәламәтлек өчен куркыныч сизелерлек кими һәм моны һәрчак истә тотарга кирәк.

– Яман шешкә психосоматика (стресс, депрессия, эмоцияләр) китерә диләр. Бу шулаймы?
 
– Стресслар яман шешне китереп чыгара дигән нигезле фәнни мәгълүматлар юк. Бу күбрәк популяр мифка охшаган.

– Чынлыкта ракка каршы ышанычлы профилактика чаралары бармы?
 
– Аны профилактикалау яман шешнең булмавын гарантияләми, ләкин аннан авырып китү, үлем куркынычын киметергә мөмкин. Әлбәттә профилактикага дәүләт программасы кирәк. Хөкүмәт тәмәке тартуга, алкоголь куллануга каршы көрәш алып барырга, вич һәм гепатит вирусларына каршы вакцинация үткәрүне, сәламәт диета сайлауны оештырырга, сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Шул ук вакытта һәр кешенең үзе һәм гаиләсе өчен күп нәрсә эшли алганын да онытмаска кирәк.
 
Тормышка өмет

– Ни өчен Русиядә онкология белән авыручыларның саны елдан-ел арта? Ешрак чирли башладыкмы, әллә диагностиканың сыйфаты яхшырдымы?
 
– Гомер озынлыгы арту белән авыручылар саны да һәрвакыт арта. Әлбәттә, диагностика челтәрләренең үсеше һәм камилләшүе дә авыруларны күбрәк ачыкларга ярдәм итә.
 
– Онкологияле авыруларның гомер озынлыгы арта. Бу нәрсәдән тора. Солженицын яман шеш белән 89га, язучы Анатолий Алексин – 92 яшькә кадәр яшәде.
 
– Елдан-ел яман шешне дәвалау мөмкинлеге дә арта. Хәзер онкологик авыруларның яртысыннан артыгы диярлек савыга. Киләчәктә алар тагын да күбрәк булсын иде.

– Моның өчен авыруларны ачыклауны тагы да камилләштерергә кирәк. Финляндия яки Көньяк Кореядагы кебек, безгә дә скрининг кертергә нәрсә комачаулый?
 
– Скрининг – күп компонентлы процесс. Ул диагностикадан алып дәваланганнан соң да сыйфатны күзәтеп торуны оештыруны таләп итә. Ун елдан соң скринингның тулы көченә эшли башлавын телибез икән, эшне бүгеннән башларга кирәк. Сүз уңаеннан әйтим, АКШ һәм Көньяк Кореяда скрининг Финляндия һәм Голландиядәге кебек яхшы эшләми.
 
Сайлаулар һәм тикшеренү

– Русиядә кертелгән мәҗбүри диспансерлаштыруның файдасы бармы?
 
– Анда кулланыла торган алымнарның бер өлеше яман шешкә каршы скрининг төшенчәсенә тулысынча сыеша. Әмма шуны истә тотарга кирәк, диагностика скрининг программасының бер кисәге генә. Скрининг тулы куәтенә эшләсен өчен, гамәлләр чылбыры белән сыйфатны контрольдә тоту процессын оештырырга кирәк.

– Сайлауларга сайлаучыларны җәлеп итү ниятеннән оештырылган медицина тикшерүләренең файдасы була аламы?
 
– Күп дигәндә, мондый акцияләр белән халыкка авыруның мөмкин булган симптомнарын һәм профилактика алымнары турында җиткерергә була. Әлбәттә бу яхшы. Әмма, системасыз һәм даими булмаган тикшерү яман шештән үлүчеләрнең санын киметми, киресенчә, кайчагында зыян гына китерергә дә мөмкин.

– Президент юлламасында 100 мең кешегә 185 үлем очрагы гына дигән бурыч куйды (хәзер – 197). Моны эшләп булырмы?
 
– Белмим, планлаштырып кына үлем күрсәткечләрен киметеп булырмы икән? Яман шешкә каршы көрәшнең уңай нәтиҗәсенә берничә, елдан күп очракта дистә елдан соң гына ирешергә мөмкин. Хәзер сөт бизе, ашказаны, клоректаль яман шештән үлүчеләр күпмегәдер кимеде, тик авыручыларның яшәү рәвеше турында да онытмаска иде. Аларның гомеренең соңгы айларында мөмкин кадәр уңай шартлар тудырырга кирәк.
 
Яман шештән вакцина

– Якындагы 10, 20, 50 елда яман шештән дару табылырмы?
 
– Моңа шикләнәм. Яман шеш – бик күп авырулар төркеменнән тора. Димәк, яман шештән тулысынча котылу өчен бөтен авыруларны берьюлы дәваларга кирәк. Мондый универсаль даруны уйлап табулары хәзергә икеле.

– Дөньяда, бигрәк тә Русиядә онкофобия үсә. Нигә шулай икән?
 
– Онкология авырулары турында күбрәк ишеткән саен, шуның кадәр күбрәк курка башлыйбыз. Дусларда, танышларда, туганнарда яман шеш табарга мөмкиннәр. Бу очракта бер генә киңәш: яман шештән профилактика алымнары, симптомнары турында максималь адекват мәгълүмат кына алырга кирәк.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.09.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»