поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.09.2019 Ана теле

Сүзсез җөмлә була аламы?

Сүзсез җөмлә була аламы? Әйтмә сөйләмдә җөмлә үзгәме? “Нинди мәгънәсез сораулар”, диюче дә булмый калмас. Ә бит узган язмада болай дигән идек: “җөмләнең асылы нәкъ менә әйтмә сөйләмдә тулы колачына ачыла.

Анда сөйләм яңалыгын белдерә торган төп интонацион чара – ул мантыйкый (логик) басым. Аңа тавышның көче, микъдаре һәм тон үзгәреше керә.  Кызыгы һәм әһәмиятлесе шунда ки, татар сөйләмендә күзәтелә торган барлык басым күренешләре (иҗек, сүз басымы, синтагма, фраза басымнары) гамәли чара буларак нәкъ менә җөмләдә, нәкъ менә мантыйкый басым сыйфатында тормышка ашырыла да. Басым җөмләдә генә тонга әверелә, ә тон нәкъ менә фикри мәгълүмәт бирү, ягъни предикативлыкны дөрес билгеләү һәм адресатка җиткерү чарасы да ул. Җөмләдә нәкъ менә мантыйкый басым төшкән сүз яисә синтагма җөмләнең коммуникатив үзәге, икенче төрле әйткәндә, сөйләм яңалыгын белдерә дә”, дигән идек. Килешмәүче, бәхәскә алучы булмады. Килешми нишлисең, язма җөмләнең күпчелеге тел (грамматика) кануннары, лингво берәмлекләр, ягъни башлыча  сүз белән эш итүгә кайтып калса да әйтмә  җөмлә, аны куллану, бәхәссез ки, пара-экстралингвистик чаралардан (тавыш, интонация, басым төшенчәләреннән) да  аерылгысыз. Интонация – әйткәндә тавышның төрле хәрәкәте (күтәрелүе, төшүе, аерым урында көчлерәк яки көчсезрәк, сузыбрак яки кыска итеп, тиз генә әйтелүе, паузалар ясау һ.б.) җөмләдә кирәкле мәгънә бирү өчен хезмәт итә.

Ярый әле югары уку йортлары өчен дәреслекләрдә бу хакта бераз телгә алына. Менә бер дәреслектә болай диелә: “ Әйткәндә төрле кешенең интонациясе төрлечә була, ә әдәби телдә сөйләүчеләр өчен интонациянең уртак бер нормасы да билгеләнә. Синтаксис фәне әнә шул норма итеп кабул ителгән интонацияне өйрәнә”.

Һәркайсыбыз өчен шул норманы белү мәҗбүридер. Бу үзеңнең интонация мөмкинлекләреңне барлап торырга кирәклек турында да искәртәдер. Шул нормага туры килеп торган талант, сәләтләр сәнгатьнең үзен тәшкил итәләр түгелме соң инде!?
   
Интонациянең өлешләре җөмлә төзүдә төп рольне уйныйлар, үзара бәйләнештә генә тәэсир итәләр:
   – Фраза басымы – бер яки мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзне (синтагманы) бер басым астына алып әйтү дигән сүз. Синтагмада берничә сүз булганда, басым шундагы бер сүзгә төшә, башкалары шул басымлы сүзгә кушылып китә. Бу күренеш, бердән, җөмләнең нормаль төзелешен сакларга булышса, икенчедән, ул сүзләрнең бәйләнешен дә тәэмин итә...– ди М. Зәкиев. Һәр сүз арасында пауза булса, җөмлә була алмый, басым бер сүз үзәгендә укмаша;
   – Пауза. Һәрбер синтагма, ягъни фраза басымына тупланган сүзләр башка синтагмалардан паузалар белән аерыла. Пауза синтагмаларны гына түгел, бәлки җөмләләрне дә бер-берсеннән аера, аерымланган иярчен кисәкләрне, эндәш һәм аерым сүзләрне аерырга ярдәм итә (Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле  синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1984,–11 б.).
 
Көйгә карап, интонациянең пауза өлеше тагын хәбәр итү паузасына, санау, каршылык (тиңдәш кисәкләр һәм тезмә кушмә җөмләләрдә), көттерү паузалары була. Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә;
    – Мантыйкый  (логик) басым. Җөмләдә мәгънәсе буенча иң әһәмиятле булган сүзгә төшә торган  басымны мантыйкый басым, диләр. Мантыйкый басым төшә торган сүзне, ягъни тыңлаучы өчен яңа булган төшенчәне, хөкемләүнең предикатын белдерүче сүз дип атыйлар. Мантыйкый басымны күчерү белән, җөмләнең мәгънәсе дә үзгәрә, бүтән төрле хөкемләү барлыкка килә Без сезгә бер йомыш белән килгән идек. (Зәкиев, 12 б);
   – язма әдәби телдә мантыйкый басым хәбәрдән башка кисәккә төшсә, ул кисәк хәбәр алдыннан янәшә куела;
   – көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдә тойгы басымы аерым сүзләргә төшә һәм сөйләүченең чынбарлыкка карата нинди мөнәсәбәттә торуын белдерә. Тойгы басымы төшкән сүз сузыбрак (төрле шәхес төрлечә әйтәдер – И.Н.) әйтелә. Ул күп вакыт мантыйкый басым белән бер урынга туры килә, аннан аерым да булырга мөмкин;
   – тойгы басымы, мантыйкый басым һәм пауза белән аерылгысыз рәвештә сөйләмнең көе дә барлыкка килә. Сөйләмнең көенә карап, җөмләнең төрләре, сүзләр һәм җөмләләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләре, модаль мәгънәләр билгеләнә (Бу инде мәгънәдән башка көе дә юк дигән сүз – И.Н.). (Зәкиев, 12 б.);
   – тулы интонация: күтәрелү өлеше, югары ноктасы һәм төшү өлеше. Студентлар түгәрәккә барысы да теләп язылдылар. Күтәренке интонация – әкренләп күтәрелә бара һәм үзенең иң югары ноктасында кинәт туктап кала. Төшүче интонация – үзенең югары ноктасыннан башланып, әкренләп төшеп туктый.
   
Мәктәптә без грамматик “дөрес”, ягъни иясе, хәбәре, аергыч, хәл, тәмамлык, тиңдәш һәм башка кисәкләре булган, икенче төрле әйткәндә, синтаксиста калып-стандарт саналган җөмләләр белән эш итәргә күнегәбез. Ә тормышта андый “тәртипле” җөмләләр бик тә аз кулланыла. Димәк ки, җөмләдә сөйләм яңалыгы һәм аңа карата мөнәсәбәт традицион булмаган, башка чара-ысуллар белән дә белдерелә?
   
Нәкъ шулай. Без бит инде М.Зәкиев, Ф.Сафиуллина, Р.Сибәгәтев хезмәтләренә таянып, ул ысулларны барлый башлаган да идек. Җөмләне тоемлауда, сөйләмдә аның мөмкинлекләрен куллануда аны өни-интонация ысулы белән анализлауның әһәмиятенә махсус тукталган да идек. Аңа өстәп әйтәсе бер факт бар икән әле: күренекле тел белгече Латыйф Җәләй заманында Габдулла Тукайның шигъри синтаксисын нәкъ менә шушы ысул белән анализлауның нәтиҗәле булуын исбатлаган. “Интонация,– дигән ул,– теге яки бу строфа яки строфа эчендәге аерым җөмләләрнең әйтелеш, укымышларында тавыш үзгәрешләре шактый төрле була дигәнне аңлата һәм бу төрлелек аларның сурәтлелегенә ярдәм итә”, ди. Моңа ул шагыйрь әсәрләреннән күп мисал китерә (К.у., 1954, №4, 105–107 б.).
   
Хәзер килеп, традицион булмаган янә берничә чара–ысулга тукталыйк. Җөмләдә сөйләм яңалыгын белдерүче тулы мәгънәле лексик чараларның төп роль уйнавын һич тә кимсетмичә, шул ук вакытта бер караганда кимсетебрәк карала торган берәмлекләр: кисәкчәләр, алмашлык, рәвешләр, мөнәсәбәтле сүзләр кебек икенчел чираттагы берәмлекләрнең сөйләм яңалыгын белдерү сәләтенә игътибарны көчәйтергә кирәк. Р.Сибәгәтев билгеләгәнчә: “Алар шулай ук, сөйләм яңалыгы белән бәйләнешкә кереп, аның эчтәлеген һәртөрле субъектив бәя, хис-тойгылы мөнәсәбәт төсмерләре белән баету, шуның белән бергә акустик характеристикасын көчәйтү функциясен дә үтиләр”. Менә бу мисалларга диккать итик әле:  Тәслия үксергә тотынды – Тәслия үксергә үк тотынды; Авыру сорап килми – Авыру сорап килми ич; Йөрәк тибүдән туктап тора алмый – Йөрәк тибүдән туктап тора алмый бит. Сиздек ки: яңалык һәм мөнәсәбәтне белдерүдә гап-гади мөнәсәбәтлекләрнең дә мөмкинлекләре мулдан. Димәк ки, кисәкчә, мөнәсәбәтлекләрнең,  хәтта ярдәмче фигыльләрнең сөйләм яңалыгын белдерү сәләтенең эчке механизмын аңлау аларны ешрак, күбрәк кулланырга кызыксыну тудырыр иде. Мәктәп программасы, кызганыч ки, моңа әле тиешле игътибар биреп җиткерми.
   
“Кисәкчәләр кулланылышында, гомумән, шундый үзенчәлек бар: алар җөмләнең мантыйкый басым төшкән сүзенә тартыла. Бу үзенчәлек гамәлдә ике төрле чагылыш таба: Беренчесе, кисәкчәләр күбесенчә мантыйкый басым төшкән сүз янында килә. Мантыйкый басым төшкән сүз урынын алмаштырганда аның артыннан “ияреп йөри” торган кисәкчәләр дә бар: Әйтик, -мы/-ме кисәкчәсе әнә шундый:
   – хәбәр янында: Агач материалы таба алырбызмы? Ия янында: Алабугамы, Казанмы эләгер? Иярчен кисәкләр янында: Өчме, дүртме ел дәвам иткән эш. Нефтькәме, төзелешкәме эшкә китәр? Хәтерлим, тел галиме Рифкат Әхмәтҗанов газетка алып килгән язмасын “Нульдәнме башлыйбыз?” дип атаган иде. Без бит “Нульдән башлыйбызмы”га күнеккән. Шулай да аныңча әйткәндә, диккать “нуль” сүзенә көчлерәк төшә бит.
   
Икенчесе, күп кенә кисәкчә, хәбәр составында калган хәлдә дә, мантыйкый басым төшкән сүз белән мөнәсәбәткә керә: үзенең мөнәсәбәтлек төсмерен шуңа бәйли. Мәсәлән, Әнием килеп кермәкче дигән җөмләдә  -мәкче кисәкчәсе хәбәр составында килгән. Ләкин җөмләнең басымы иягә төшкәндә, кисәкчә хәбәр белән мәгънәви бәйләнешен югалта, иягә карый башлый. Моны без -лабаса/-ләбаса, түгел, -дыр/-дер, -мы/-ме кисәкчәләрендә күрәбез. Чагыштырыгыз әле: Ике җәй, бер кыш узды лабаса; Алар хуҗа түгел; Яңгыр яугандыр.
   
Күренә ки, кисәкчәләр җөмләдә коммуникатив функция үти, ягъни сөйләм яңалыгын билгелиләр. Тик бер нәрсәгә игътибар итү кирәк – бу үзенчәлеге аларның мантыйкый басым белән бергә булганда гына ачыла ала.
   
Кисәкчәләрнең үзара бәйләнә алуы, төрле комбинацияләр хасыйл итүе дә сөйләм оештыручыга мәгълүм булсын. Аерым комбинацияләр ике, өч, дүрт кисәкчәдән торырга мөмкин. Алар ишле булган саен басым көчәя һәм сөйләм яңалыгы да ачыграк, күпертебрәк төсмерләнә. Р.Сибәгатев ишле кисәкчәләрнең өч төрле комбинациясен аерып күрсәтә:
   – хәбәрдән соң килгән кисәкчәләр комбинациясе. Мәсәлән: Әмма юк бит, юк кына бит капка ачкычы! Ул бер үк вакытта горур да, шат та лабаса; Һай, матур да соң инде иртәнге урман! Мин гади солдат кына түгел бит! Төш кенә түгелдер ич бу;
    – хәбәрнең алдында килгән кисәкчәләр комбинациясе. Мисаллар: Инде дә бәхетле булачак бу йортка төшкән килен! Соң бит әле язып бетермәгәнсез; Һич кенә дә кайгырмадым;
    – хәбәрнең алдында да,  артында да бер үк вакытта килгән кисәкчәләр комбинациясе. Мәсәлән: Гафу итегез, мин тик тамашачы гына; Сүзләребез һич бетә торган түгел; Син, әнә, солдат бит әле.
    Өченче төр комбинациядәге кисәкчәләр хәбәрдән башка кисәкләр тирәсендә дә берләшә. Бу очракта да алар сөйләм яңалыгын ассызыклап күрсәтүгә хезмәт итә. Мисал: Хәтта чишмәләр дә корыган; Көлү – табигать тарафыннан фәкать кешегә, бары тик кешегә генә бирелгән бүләк.
 
Әлбәттә, сөйләм яңалыгын белдерүдә кисәкчәләргә генә таянырга, аларга гына мөкиббән китеп, аларга гына күнегергә димәгән. Моның хәтта сөйләмнең кимчелеге булып китү куркынычы да бар. Кисәкчәләр башка сүзләр белән, аерым алганда, мөнәсәбәтле сүзләр, керешләр белән дә бергә килә ала. Мәсәлән: Таштугай дигәне, мөгаен, Ык буедыр; Белмим, болай сөйләшүләре, бәлки, уйдырма гынадыр. Мөнәсәбәтле, икенче төрле әйткәндә модаль берәмлекләрнең, бигрәк тә кереш сүзләрнең, кисәкчәләр белән кушылуы актив кулланыла. Алар сөйләм яңалыгын ассызыклыйлар, сөйләмнең төгәллеген, ачыклыгын көчәйтәләр.
   
Әйтмә сөйләмдә ярдәмче фигыль, мөнәсәбәтлек, кисәкчәләрне куллану интонация белән аерылгысыз. Моны тоемлап бетермәү күзәтелә. Аеруча җырларда. Менә берничә генә мисал: Бәхет кошы булып төшләремә керәсең... Шагыйрь бит төшкә бәхет кошы керә димәкче, ә җырчы булып дигән нәрсә төшкә керә ди; Яннарымда син булганда   кадерлерәк минем яшәвем...; Җырчы “әлдәсинбәрәле” дип сингармонизм канунына буйсынып, дөрес җырлый, димәк, сүзен язучы ул канунны истә тотмаган;
   
Җөмләдә мәгънә дөреслегенә ирешү өчен кулланыла торган пара-экстралингвистик чаралар, аерым алганда структура-төзелеш белән бәйле чаралар үзенә бер сөйләшү темасы икәненә төшенә барабыз шикелле.
                                          Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»