|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2019 Мәдәният
Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль композиция ачыла20 сентябрь сәг 10:00да Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында тарихи вакыйга булуы көтелә. Үзәк аллеяда бөек татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова каберендә ясалган мемориаль композиция ачылачак. Җырчының кызы Зөлфия Авзалова белдерүенчә, кабер өстенә куеласы таш сәхнә шикелле итеп эшләнгән һәм анда – Әлфия Авзалова образы. Ул җырчы зурлыгында эшләнелгән. Һәйкәлнең скульпторы – Фәнил Вәлиуллин. Ул шулай ук күптән түгел Сарман районында ачылган күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров бюстының да авторы. Әлеге мемориаль композиция - җырчының иҗади юлы һәм тормышын чагылдыра – сәнгатькә тугрылыкның чын һәм киләчәк буыннарына лаеклы үрнәге булып тора. Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|