поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.09.2019 Мәдәният

"Әни һәрвакыт сүзен «мин үлгәч» дип башлады"

Ул әле дә үзенең яраткан кызыл бәрхет күлмәген киеп, халык алдына чыгар төсле. Ул һаман да халык күңелен яуларлык итеп җыр сузар төсле тоела… Әлфия апа Авзалованың арабыздан киткәненә ике елдан артык вакыт үтсә дә, аның исеме дә, җырлары да – барысы безнең янда. Моңа кабат-кабат инанырга туры килә. Әйтик, 7нче сентябрь көнне җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясе дә моны дәлилләде.

«УЛ ӘЛЕ ДӘ БЕЗНЕҢ ЯНДА»
 
Легендар җырчының кызлары нигез салган әлеге фонд Әлфия апаның иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә. Фонд 2009нчы елда ук оешкан булса да, Әлфия апа вафат булганнан соң гына актив эшли башлый. Ә бүген исә, башкарылган эшнең уңышларына сөенергә дә мөмкин. Дөнья халыклары мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән өчен фонд лаек булган «Дөнья премиясе» – барлык уңышларның йөздән бередер, мөгаен.
 
– Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль уңышлы үтте. Анда катнашучылар Русиядән генә түгел, бөтен дөньядан килде. 17 телдә җырлаган Әлфия Авзалова исемендәге конкурста катнашу – алар өчен зур дәрәҗә булса, оештыручылар өчен икеләтә мөһим чара, – дип сөйләде хореограф һәм җырчының якын дусты Айрат Хәмитов. – Әлфия апа исән булса, бүген уңышларыбызны күреп сөенер иде. Бу эшләрне бераз алданрак эшләргә өлгерми калдык. Хәер, аның рухы әле дә безнең янда.
 
Ике елга бер тапкыр оештырыла торган бу фестивальнең әһәмияте елдан-ел артыр дип көтә, оештыручылар. Шуңа да төрле үзгәрешләр кертергә ашыга. Әйтик, II халыкара фестиваль экспедиция форматында үткәреләчәк. Фонд вәкиле Айгөл Нурисламова сүзләренчә, «Оештыручылар Татарстанны алты зонага бүлеп, шулар буйлап экспедицияләргә чыга. Максатыбыз – талантлы яшьләрне табу. Безнең сәяхәтебез октябрь аеннан башлана һәм 2020нче елның сентябренә кадәр дәвам итә».
 
Фонд моның белән генә чикләнми. Аның алдында торган төп максатларның берсе – Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәген ачу. Анда мастер-класслар, тематик очрашулар уздырылыр дигән хыял яши Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигмәтҗанова-Авзалова күңелендә.
 
– Сезгә бер сер ачам, бу хыялымны урламассыз дип уйлыйм, – дип сүзен башлады Зөлфия ханым. – Мемфис шәһәрендә бер музей бар. Ул рок-н-ролл «патшасы» Элвис Пресли исемен йөртә. Бөек шәхеснең соңгы көннәре шунда үткән. Ул берничә бүлмәдән тора. Берсендә – җырчының киемнәре, икенчесендә – дисклар, афишалар, өченчесендә тавыш яздыру студиясе. Мин әнинең музеен да шуңа охшатып эшләргә телим. Шунда ук тавыш яздыру студиясен дә булдырырга кирәктер. Теләгән һәр кеше дә үз тавышын яздыра ала. Гадәти музейларда борынга бәрелеп торган нафталин исе булмаслык, иҗади тормыш кайнаган үзәк булдыру – иң зур бурычыбыз. Шулай итеп, без гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшырыр идек».
 
«СҮЗЕН «МИН ҮЛГӘЧ» ДИП БАШЛЫЙ…»
 
Әлфия апа Авзалованың халык җырчысы булуы берәүгә дә сер түгел. Бөтен гомерен халыкка багышлаган легендар шәхес үлгәндә дә, халкым мине матур итеп күрсен дигән, васыятендә кызыл күлмәк кидереп күмәргә боерган. Кызлары бу васыятьне үтәделәр. Гомумән, Зөлфия ханым сүзләренчә, әлегә кадәр барысы да аның васыятендәгечә бара. Менә Әлфия Авзалова каберенә куелачак һәйкәл-таш та җырчы үзе теләгәнчә ясалган.
 
– Мин Казанга кайткан саен, табын янына утыра идек. 25 ел дәвамында әни өстәл артында һәрвакыт сүзен «мин үлгәч» дип башлады. Шул елларда ук ул менә болай эшлисе, моны менә болай башкарасы дип исебезгә төшерә иде. Барлык васыятьләрен дә безнең акылга сеңдереп барды. Кайткан саен озату мәрасимендә киертеләсе кызыл бәрхет күлмәген күрсәтә иде… – дип искә алды җырчының кызы. – Барчабызның күз алдында: ике кулын да җәеп, үзенең халыкка ачык икәнен күрсәтүе. Шуңа да «Зиратта мин менә шулай ачык итеп басып тора торган урын табыгыз. Мин халкыма һәрвакыт ачык» дия иде. Без әни сүзләренә туры килә торган, кешегә күренә торган урын сайладык. Ташны да үзе теләгәнчә, ясадык. Әлегә барысы да ул әйткәнчә бара.
 
Кабер өстенә куеласы таш сәхнә шикелле итеп эшләнгән һәм анда – Әлфия Авзалова образы. Ул җырчы зурлыгында эшләнелгән. Һәйкәлнең скульпторы – Фәнил Вәлиуллин. Ул шулай ук күптән түгел Сарман районында ачылган күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров бюстының да авторы. Моннан тыш, Авзалова яшәгән йорттагы истәлек тактасы да – Вәлиуллин эше.
 
Әлфия Авзалованың кабер өстенә куелачак һәйкәл үрнәге
 
Һәйкәл ничек кенә матур булмасын, ислам динендәгеләргә кабер өстенә мәрхүмнең йөзе булган ташны кую рөхсәт ителгән эш түгел. Андый кабер янына фәрештәләр килми, дип аңлата ислам дине. Бу сорауны да җайга салган Зөлфия ханым.
 
– Мәскәүдә булганда, иң беренче эш итеп мин Русия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән сөйләштем. Аңа да бу васыять турында хәбәр иттем. Равил хәзрәт: «Зөлфия, Әлфия апа халык кешесе иде, шуңа күрә аңа барысы да рөхсәт ителә», дип җавап бирде», — дип аңлатты җырчы кызы.
 
Халык җырчысы, гади һәм һәрчак ачык йөзле Әлфия апаның чын мәгънәсендә халыкныкы булуына көннән-көн инанабыз. Инде иң яхшы әниләр рәтенә кертсәк тә ялгыш булмас. Кечкенәдән үк кызлары күңелендә хөрмәт һәм анага карата мәхәббәт тәрбияләнгәне, Әлфия апаның тәрбиясе күренеп тора бит. Шуңа да ул балаларының кылган гамәлләренә, халыкның аны яратып искә алуына шатланып йөри. Ул әле дә безнең белән. Безнең янда.
 
P.S. Сүз уңаеннан, 20нче сентябрьдә Яңа татар бистәсе зиратындагы Әлфия Авзалова каберенә таш куелачак. Әлеге вакыйга тантаналы шартларда үтәчәк. Ачылу тантанасы 10.00 сәгатьтә.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»