|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2019 Шоу-бизнес
"Ачуланма гына..." - Илсөя Бәрдетдинова улыннан гафу үтенә (ФОТО)Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман фотога төшәргә бер дә яратмый. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, яшүсмер социаль челтәрләргә үзенең фотоларын бик куймый, әнисе куйганны да бик өнәми икән. Күрәсең, шуңа күрә җырчы инстаграмга Нариманның әлеге фотоларын куйгач, алдан ук гафу үтенергә булган.
"Улым... Улымчугым, бу фотоларны монда куйган өчен миңа эләгәчәк бүген әйме? Ачуландыңмы? Ярар индееее... Кызмале сиин... Мин сиңа кызыл балык пешердем... һәм брокколи парда... Син сораганча яме. Әле тагын ни... өйләрне җыйдым, ә синең бүлмәңне җыймадым... тоже син теләгәнчә яме. Черт с ним... теге дурацкий свитерны да алам мин сиңа. Ачуланма гына... Яратам сине!!! Яратам мин сине дим... Елмай әлеее..." дип яза Илсөя Бәдретдинова.
--- |
Иң күп укылган
|