|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2019 Фаҗига
"Тынычландырмакчы булган": яшүсмернең сеңлесен үтерүе ялгышмы, алдан уйланганмы?Башкортстанның Салават шәһәрендә 17 яшьлек кызны җиде яшьлек сеңлесен үтерүдә шикләнәләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә. Тикшерү версиясе буенча, көйсезләнеп, дәрес хәзерләргә комачаулагач, апасы сеңлесен тынычландырмакчы булган. Мунчага алып кереп, су салынган тазга баланың башын тыга һәм күпмедер вакыт тотып тора. Нәтиҗәдә кыз тончыгып үлә.
Яшүсмер тоткарланган, хәзер аңа карата Россия Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2нче өлеше «в» пункты («кечкенә баланы үтерү») буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү һәм махсус экспертизалар үткәрү дәвам итә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|